Янгыннан сакланыгыз!
2017 елның башыннан Удмуртия Республикасының бакча ширкәтләрендә 17дән артык янгын чыккан. Күзәтчелек эшчәнлеге алып баручы бүлек хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, караклар бакча йортларындагы тимердән булган әйберләрне урлыйлар һәм ут төртәләр.
Язгы чорның иң зур проблемасы булып чүп-чар, кипкән үлән яндыру санала. Шул сәбәпле өй, бакча йортлары яна. Исегездән чыгармагыз: корылмаларга 50 метрдан да якын арада учак ягу катгый тыела, ә бакча ширкәтләрендә корыган агач, үлән яндыру өчен махсус урын булдырылырга тиеш. Учакны сүндермичә урыннан китәргә ярамый. Тагы бер сәбәп — электр җиһазының техник яктан төзексез булуы. Җылылык приборларын караучысыз калдырмаска, аларның төзеклеген һәрдаим тикшереп торырга кирәк. Яз һәм җәй — янгыннар куркынычы аеруча көчәйгән чор. Коры, эссе һава болай да ут-күз чыгу өчен бик кулай. Ләкин ут белән бәйле бәла-казаларның күпчелегендә кеше үзе гаепле. Саксыз, тәртипсез рәвештә ут белән эш итү, җавапсызлык еш кына афәт белән төгәлләнә. Шуңа күрә язгы-җәйге вакытка алдан әзерлек чаралары күрү зарур. Практика күрсәткәнчә, халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә салкын каравы — кул астында ут сүндергеч, тартма белән ком, сулы мичкә һ.б. шуның ише әйберләрнең булмавы янгыннарның көчәюенә китерә.
Участокларыгызны һәрчак чиста тотыгыз, ихатада запас су саклау мөмкинлеген булдырыгыз. Һәр бишенче янгын очрагы балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыга. Төп сәбәп — балаларның караучысыз калуында. Өлкәннәргә бала-чаганың кызыксынучан булуын онытмаска кирәк. Алар бит күпчелек зур кешегә охшарга тырыша. Өлкәннәр кулындагы шырпы ризык әзерләү, яисә бүлмәне җылыту өчен хезмәт итсә, балалар кулына эләккәч, зур куркыныч яный.
Хәтерегездә тотыгыз! Сүндерелмәгән тәмәке төпчеген һәм шырпыны теләсә кайда ташламагыз. Янгын чыгу куркынычы булган урыннарда ачык ут белән файдаланмагыз. Газ исе чыкканда бинада шырпы кабызу, тәмәке тарту, электр приборлары белән файдалану катгый тыела.
Хуҗабикәләр игътибарына!
Өегездән чыгып киткәндә электр приборларын, газ плитәсен сүндерергә онытмагыз! Янгын чыга калса, нәрсә эшләргә? Мондый очракта кичекмәстән янгын сүндерү командасын чакырырга кирәк. Мөмкин кадәр тизрәк кешеләрне һәм әйберләрне эвакуацияләү хәстәрен күрү мөһим. Янгын сүндерү командалары килеп җиткәнче, кул астында булган беренче чараларны кулланып, янгын сүндерүне оештырыгыз.
Екатерина Смольянинова,
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия Республикасы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.