Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ямау өстенә ямау
11.04.2013

Ямау өстенә ямау

Ямау өстенә ямау

Урамда яз. Кояш сирәк елмайса да, ул үз эшен яхшы башкара: кыш буе катлам-катлам өелгән карлар күзгә күренеп югала, әкренләп табигать уяна. Ләкин елның бу матур фасылы юл йөрүчеләрне бер дә шатландырмый. Ни дисәң дә, сугыштан соң калган кебек юллардан барганда, матурлык белән хозурлану түгел, ә машинага зыян китермичә, тиешле урынга исән-имин барып җитү кайгысы көчлерәк шул.

Ижау шәһәренең Союзная белән Ленин урамнары чатында гына да бер көнне 70 машинаның тирән чокырларга төшеп, тәгәрмәчләренә зыян килүе, юлларның начар булуы сәбәпле, 15 марттан 4 апрельгә кадәр 100дән артык авария теркәлү, урамнарда “бөке”ләр хасил булу бу өлкәдә хәлнең гадәттән тыш булуы турында сөйли.

Министр Олег Гарин әйтүенчә, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагында 6000 чакрымнан артыграк юллар исәпләнә. Узган ел шуларның 58 чакрымын төзекләндерүгә 1 миллиард сумга якын акча сарыф ителгән. 1 чакрым авыл юлына гравий түшәү 11 миллион сумга төшкән. Быел федераль бюджеттан килгән 405 миллион сум акчага 41 чакрым юл төзү күздә тотыла. Республика башлыгы Александр Волков әлеге суммага рес­публика казнасыннан бүленгән 300 млн сумны да өстәгәч, 700 млн сум килеп чыгуын, акчаларны хуҗаларча тотарга кирәклеген һәм иң мөһиме – үтәкүренмәлелек булырга тиешлеге турында кистереп әйтте. “Удмуртия грунтының һәм рельефының катлаулыгы, яңа технологияләр куллану акчаны җавапсыз исраф итүгә сәбәп булырга тиеш түгел. Әлеге өлкәне финанслау ике тапкыр артса да, юллар яхшырмый, юл төзүчеләргә шикаятьләр артканнан-арта”, — диде ул һәм юл төзүчеләрнең тәүлекле эш сәгатенә күчүләрен, машиналарны имгәтүче чокыр-чакырларны тиз арада ямауларын таләп итте, ә юллар кибүгә төзекләндерү эшләренә керешергә боерды.

Ижау шәһәр хакимиятенең төзекләндерү һәм транспорт идарәсе җитәкчесе Михаил Тарасов белдерүенчә, шәһәрдә чокыр-чакырларны ямау эшләре бара. 1 кв. м чокырны ямау — 600 сумга, 1 кв.м юлны капиталь төзекләндерү 2000 сумга төшә. Кайсы урамга беренче чиратта “ашыгыч ярдәм” кирәклеге диспетчерлар кабул иткән заявкалар буенча билгеләнә. Диспетчерларга 78-72-78 телефоны буенча шалтыратып, һәркем үзенең кайсы урамдагы юллардан канәгать булмавын хәбәр итә ала. Май ае ахырында түбәндәге урамнарны капиталь төзекләндерү эшләре башланачак:

Ленин урамы (40 лет Победы белән Бабушкин урамы арасы), 14-я,15-я, Телегин, Крылов, Заречное шоссе урамнары, Славянское шоссе (“Альтаир” заводы янындагы гаражлардан бакчалар массивына кадәр), К.Маркс урамы (Ленин урамыннан К.Либкнехет урамына кадәр), Молодежный урамы (Ленин урамыннан “Магнит” сәүдә үзәгенә кадәр),

Ново-Ажимова (күпердән Азин урамына кадәр),

Сабуров урамы (Петров урамыннан Барышников урамына кадәр). Шулай ук Ангарная, Парашютная, Степная, Богдан Хмельницкий урамнары да төзекләндереләчәк.Югарыда язып үтелгәннәрдән күренгәнчә, бар да ал да гөл булырга тиеш. Тик барыбер юлларның адәм рәтенә килеренә күңел ышанмый. Бүген сулы чокырга салынган сумала озакка чыдармы? Тиешле оешмалар: «Бу урамдагы чокырны ямадык», — дип “галочка” куйгач, кабат бирегә әйләнеп кайтырлармы – икеле. Хәер, монысын вакыт күрсәтер. Ә бүген планнар билгеле, республика башлыгы Александр Волков тарафыннан бурычлар куелган, акча җитәрлек. Бары тик яхшыга өмет итеп, көтәргә генә кала.

 

Рәмзия Габбасова