Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Ял паркына исем кирәк
22.05.2014

Ял паркына исем кирәк

“Яңарыш» газетасын укучы мил­ләт­тәшләремнең күпчелеге авылларда туып-үсеп, хәзерге вакытта төрле шәһәрләрдә, районнарда яшәүчеләр. Тормышлары ничек кенә рәхәт булса да, аларның күбесе туган якларын, сабый чакта уйнап үскән урамнарын, яшел болыннарын, бигрәк тә туган нигезләрен сагынып яшиләр. Шуңа күрә дә җәй айларын көтеп алалар. Чөнки алар ямьле җәй айларында туган якларына кайтып, яшәү көче алалар. Туган нигезләре исән булганнарга анда кереп дога кылу насыйп була. Кызганычка каршы, мондый бәхеткә ия булучылар күп түгел. Менә шундый якташларыбызны туган авылым Кичкетаң якты чырай, мул табын белән ел саен көтеп ала. Моны оештыруда башлап йөрүче Азат Гатинга һәм барлык җитәкчеләргә, табын әзерләп йөрүчеләрнең барысына да зур рәхмәт.
Бу күңелле мәҗлес авылыбыз үзәгендәге ял паркында үткәрелә. Биредәге матурлыкны аңлар өчен үз күзләрең белән күрү кирәк. Мәчет, балалар бакчасы, мәдәният йорты, кибетләр — барысы да шушы парк янәшәсендә урнашкан. Бу паркның агачлары узган гасырның 70нче елларында утыртыла. Соңрак Барҗы, Балтач авылларыннан күченеп килгән гаиләләр булачак парк тирәсендә өйләр җиткерәләр, урамнар хасилбула. Менә шулай итеп ярты гасырга якын вакыт узып китә. Ләкин паркның исеме бүгенге көндә дә юк. Андагы һәм авылыбыз янындагы агачларны утыртуны башлап йөрүче укытучы Роза Гатина була. (Ул инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын). Бу миһербанлы ханыма хөрмәт йөзеннән ял паркына “Роза Гатина” яки “Роза ханым” исеме бирелсә, яхшы булыр иде. Чөнки ел саен ерак җирләрдәге халыкны бирегә чакырып 4-5 сәгатькә сузылган күңелле мәҗлес үткәрүче дә Роза апаның кече улы Азат Гатин бит. Ходай насыйп итсә, алдагы очрашуларда, җыелган халык белән килешеп, бу паркка исем бирелер дигән өметтә яшибез.

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.