Ял паркыбыз булды
“Гаилә нык булса, Ватан да көчле була!” дигән исем астында авыл уртасында ял паркы калкып чыкты. Әлеге ял итү үзәгенә проект моннан 3 ел элек эшләнгән иде. “Табигатьне саклау” елы унаеннан Ижау каласыннан балалар өчен атынгычлар алып кайтылды. Спорт мәйданчыгы ясалды. Ни өчен дигәндә, күптән түгел генә авылыбызда 3 сабый аваз салды. Бу — авылыбыз яшәрә, дигән сүз бит. Ял паркы, гомумән, авыл халкы өчен менә дигән аралашу, ял итү урынны булачак.
Аны оештыруда Фәнис Арсланов башлап йөрде. Авыл халкы аны хуплап алды. Үзеннән зур өлеш кертүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсебез килә: “Лукойл”, “Ритек” компаниясенә, Әгерҗе мәдәният йорты җитәкчеләренә, Касай авылы егете Ришат Закировка, Фәнис Хәйдәровка, Рафаэль Әхмәтовка, Иске Эсләк авылы егете Илкин Кәримовка, Исәнбай авылы эшмәкәре Раил Симаковка, урман хужалыгы җитәкчеләре Ирек Камаевка, Айрат Рамазановка, Ләбиб Айтуганов исемендәге мәктәп коллективына, авыл советы хезмәткәрләренә, Илшат Шәриповка, Азат Шәяхмәтовка, Фәнил Гәрәевкә, Әнвәр Шакировка, Альфир Хисмәтуллинга, Рәфис Гатауллинга, Камил Мөхәммәтшинга, Ирек Рәхмәтуллинга һәм әти-әнисенә, Раушан Ситдыйковка, Зөфәр абый Габдрахмановка һәм авылыбызның сәхнә ветераннарына рәхмәтебез чиксез зур. Рамазан аенда сабыйларга шундый зур бүләк ясаганнары өчен Ходай аларга меңе белән кайтарсын. Фәнис Арслановның үзенә дә авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтәсе, берсеннән-берсе матур хыяллары сүнмәсен-сүрелмәсен! Әлеге үзәкне ачу тантанасы 28 июньдә булачак.
Алия Арсланова, Девятерня авылы.