Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ял иттек…
11.01.2013

Ял иттек…

Узган елда Дәүләт Думасы депутатлары кышкы каникулларны нишләтергә — май бәйрәмнәренә күчерергәме, юкмы дип бик озак баш ватсалар да, бер фикергә килә алмадылар һәм халык теләсә дә, теләмәсә дә быел тагын 10 көн ял итте. Удмуртия Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, яллар хәвеф-хәтәрсез үткән. Яңа ел төнендә Удмуртиянең 6 шәһәрендә һәм 20 торак пунктында барлыгы 127 бәйрәм чарасы узган. Анда 37 меңгә якын кеше, шуларның 27 меңе Ижауда күңел ачкан. Бу төнне 1254 полиция хезмәткәре, 70 хәрби хезмәткәр тәртип саклаган.

1 гыйнвар көнне Удмуртия юлларында исерек килеш руль артына утырган 36 автомобиль йөртүче тоткарланган, юл хәрәкәте кагыйдәләре бозу буенча 323 очрак теркәлгән. 81 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның икесендә 2 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.