Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ялтыравыкка кызыкмыйк
7.07.2016

Ялтыравыкка кызыкмыйк

Инде 8 ел рәттән 8нче июль көнне илебездә Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көнен билгеләп үтәбез. Дәүләт Думасы депутатлары нияте белән гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан барлыкка килде бу бәйрәм. Әйтергә кирәк, җанга рәхәтлек, җиңеллек иңдерә, күңелне якты, матур хатирәләр белән баета торган бик тә кирәкле бәйрәм бу.
Гаилә. Нәрсә соң ул? Тирән мәгънәгә ия әлеге төшенчәне ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә генә кайтарып калдырасы килми. Дөньяга карашлары төрле булып та, уйлану-кичерешләре, шатлык-борчулары уртак булган, бер-берсен үзара хөрмәт иткән кешеләр гаилә булып берләшә. “Яңарыш” газетасы һәм аның укучылары да егерме биш елдан артык бер гаилә булып яши. Милли басмабызга рәхмәт белдергән, матур эчтәлектәге күпсанлы хатлар да шуны исбатлый. Моннан берничә ел элегрәк гаиләбез тагы ишлерәк иде әле, 6 меңнән артык тугры дустыбыз белән элемтәдә тора идек. Бер буын газета укучыларыбыз олыгаеп бара, яшьләр исә хәзер башка камырдан әвәләнгән.
Мәгълүмат агымы көчле бит. Кайда, нәрсә булган шул ук мизгелдә халыкка барып ирешә. Телевидение, Интернет, радиодан минут саен, секунд саен яңалык-хәбәр агыла. Яшьләр дә “кызу-кызу” яши хәзер. Нәрсәнең ничек булганын Интернеттан белә дә, ни сәбәпле булганлыгы турында уйлап та карамый. Башларын артык информация белән чүпләп тормыйлар, имеш. Газеталарга да искелек калдыгы дип кенә карыйлар.
Әлеге мәгълүмат агымын бүгенге көндә популяр булган фаст-фуд (инглизчәдән тәрҗемә иткәндә “тиз ризык” дигәнне аңлата) белән чагыштырыр идем. Ул гамбургерлар тәмле дә кебек, артык кыйммәт тә түгел. Тик аны күпме генә ашасаң да, туклык хисе барлыкка килми. Әле мондый ризыкның гәүдә төзлегенә зыян салуын да исәпкә алсак, күңел җылысын өстәп әзерләгән ризыкны алмаштыра алмый фаст-фуд дигәне. Әйе, мәгълүмат җитәрлек хәзер. Тик андый язмаларны укыйсың да онытасың. Журналистларның, хәбәрчеләрнең кызыклы фикерләре, уйланулары, эзләнүләреннән торган сыйфатлы язмаларны укыган саен укыйсы килә. Андый язмаларның авторы синең “автоматлаша” барган күңел-җаныңны актарып чыгара да, теге яки бу ситуациягә башкача карарга этәрә. Андый язмаларны укыйсың да: “Аһ, ничек минем башыма мондый уй килмәгән соң?” — дип уфтанып та куясың әле кайчак. Шушы очракта каләмнең олуг көченә ышанасың.
Газеталар кешегә мәгълүмат кына биреп калмый, ә аны тәрбияли, үстерә. Бай һәм чуар мәгълүмат базарында үз кыйбласына тугры калган, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып нәшер ителүче газеталар саны, ни кызганыч, кими бара. Җыен гайбәт, расланмаган файдасыз мәгълүмат таратучы ялтыравык басмалар (“сары матбугат”) кыс­рыклап чыгара аларны. Шулай да үз фикере, дөньяга аек карашы булган зыялы кешеләр сыйфатны беренче урынга чыгарып, “Яңарыш” кебек халык фикерен өстен санаган татар газеталары белән дуслык­ларын сатмаслар, киләчәктә дә тугры булып санын-санга укып барырлар, дип ышанасы килә.

Альбина Шәйхетдинова.

Гел янәшә, бергә атлагыз!

Гаилә ул — балчык чүлмәк сыман,
Тик ясамый аны осталар.
Ике йөрәк бергә кушыла да
Сөю җебе белән кысалар.

Гаилә — матур бер гөлдер ул
Тармаклана, чәчәк җибәрә…
Онытмасаң, Сөю чишмәсеннән
Шифалы су көн дә сибәргә.

Гаилә ул – серле утрау кебек
Үз кояшы, үз болыты аның…
Үз давылы, язмышларны язган
Уртак моңы ике гашыйк җанның.

Гаилә ул — бәллүр савыт сыман,
Саксызланып, ялгыш ватмагыз!
Сөюләргә төреп, тугрылыкның
Бишегенә салып саклагыз!
Гел янәшә, бергә атлагыз!

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.