Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ялгыш юлга баскач, соң була
9.12.2016

Ялгыш юлга баскач, соң була

Кайсы ата-ана баласының тәмәке, хәмер, нар­котиклар кебек яман гадәтләргә бәйле булуын тели икән? Әлбәттә, юк. Бүгенге көндә Россия күләмендә бу проблемаларга житди карыйлар. Яшүсмерләр дә, ата-аналар да бу яман гадәтләрнең никадәр куркыныч икәнен чамаларга тиеш. Без, “Яшүсмер” шәһәр профилактика үзәге хезмәткәрләре дә, бу юнәлештә узган чараларда катнашабыз, мәктәпләрдә, техникумнарда яшүсмерләргә һәм ата-аналарга бу проблемалар хакында сөйлибез, сәламәт тормыш алып баруның зарурлыгын ассызык­лыйбыз. Һәр яшүсмерне начар гадәтләрдән йолып калу — безнең бурыч. Компанияләрдә яшүсмерләргә тәмәке, хәмер, хәтта наркотик татып карарга тәкъдим итүчеләр очрарга мөмкин. Бала катгый рәвештә «юк» дип әйтергә, дөрес юл сайларга әзер булырга тиеш. Ялгыш юлга баскач кына нәрсәдер эшләргә соң була.
Наркоман булган гаиләләрдәге коточкыч хәлне күз алдына китерү кыен түгел: дөньядан иртә киткән яшьләр, инфарктан үлгән әти-әниләр… Бер генә мисалга тукталасым килә. 14-15 яшьлек ике татар егетенең башта дәрес калдыру, мәктәптә тәртип бозу белән башланып киткән юллары бүгенге көндә наркотиклар куллануга китереп җиткерде. Әниләре кредитлар алып, инде берничә ел дәвамында аларны реабилитация үзәкләренә җибәреп карадылар. Әмма өйгә кайту белән алар яңадан наркотик куллана башлыйлар… Шуны да әйтергә кирәк: бүгенге көндә илебез, шул исәптән үзебезнең Удмуртия дә яңа матдәләр — тарта торган катнаш­малар, «тозлар» белән тулган. Закон тарафыннан аларны тарту тыела. Ләкин яшьләрне, яшүсмерләрне наркотикларга өйрәтеп, акча эшләүчеләр артып тора. Бу төр яңа наркотиклар нерв системасын какшата, баш миенә начар йогынты ясый һәм кеше организмында бара торган процессларны бозып, наркотикларга бәйлелек тудыра. Кайбер яшүсмерләрдә беренче тапкыр кулланудан ук бәйлелек барлыкка килә.
Кайбер ата-аналарның балала-
рының тәмәке тартуына исләре дә китми. Тәмәке шул ук «жиңел нар­котик», бәйлелек тудыра. Бер кыл­тыклык белән генә тарта башлаган кешеләр гомер буе ташлый алмый интегәләр. Ата-аналарның бәйрәмнәрдә балаларына шәраб, хәмер салып бирүләрен, «өйдә эчеп карасын» дигән фикерләрен мин ялгыш дип уйлыйм.
Хөрмәтле ата-аналар! Бүген баларыбызга игътибар бирик, аралашыйк, балалар алдында хәмер эчүләрне киметик. Бергә киноларга йөрү, аннары алар турында фикер алышу, чаңгыда шуу, табигатьтә бергә ял итүне, нидер эшләүне гадәти хәлгә әйләндерик. Бүген балалар белән кызыксынмасак, калган гомеребездә үкенергә туры килер.

Фирая Газизова, “Яшүсмер” шәһәр профилактика үзәге белгече.