Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Якынлык кылу әдәпләре
24.03.2016

Якынлык кылу әдәпләре

“Ике кеше беркайчан да гыйлем алмас”, — дигән борынгылар, беренчесе — тәкәббер кеше, ул үзен җитәрлек дәрәҗәдә белемле дип йөри. Икенчесе — артык оялчан кеше, оялуы сәбәпле сораулар бирми, эзләнми. Артык оятсыз кеше булмасам да, әлеге язмамда бераз кызарта торган нәрсәләргә керергә булдым. Белү оят түгел, белмәү оят, дигән сүз белән бераз күңелемне тынычландырдым.

Аның каравына, без монда оялышып утыр­ганда, 5-6нчы сыйныф укучыларының телефон­на­рына кереп карасаң, чәчләрең үрә торырга мөмкин. Интернет дигәне балаларга әти-әниләре го­мер ишетмәгән һәм күрмәгән нәрсәләрне өйрә­тә.

Хатыныңны яратуың да — сәдака

Аллаһының никах аша ир һәм хатынга бир­гән зур нигъмәте — җенси мө­нә­сәбәт. Бүген, ирек­ле хисләр, ирекле мө­­нә­­сәбәтләр макталган за­манда, җенси мөнәсәбәт ешрак азгынлыкка, хәтта шакшылыкка кайтып кала. Кем белән теләсәң — шуның белән йокла, туйсаң — башкасын эзлә… Телевизор һәм Интернет та шушы сәясәтне алга сөрә. Ә бит ир һәм хатын арасындагы якынлык ике арада гына кала торган серле дөнья булырга тиеш. Ул дөньяны башкаларга ачарга ярамый. Аллаһы Тәгалә кешеләрне ир һәм хатыннарга бүлде, бер-берсенә карата шәһвәт хисләре салды. Динебез әлеге хисләрне җимерми, аларга каршы көрәшми, ирләрне хатыннардан, хатыннарны ирләрдән ваз кичәргә, мәгарәләргә бик­ләнеп, дога гына кылып ятарга өндәми. Киресенчә, үз тиңеңне эзләргә, гаи­лә корырга, табигый дәртеңне хәләл юл белән канәгатьләндерергә куша. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) вакытында бер егет гыйбадәткә бирелү нияте белән: “Мин беркайчан да өйләнмим”, — дигәч, Пәйгамбәр (с.г.в.с.) аңа: “Мин өйләнәм һәм бу — минем юлым. Кем минем юлымнан баш тарта, ул миннән түгел”, — диде.
Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерү, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле тәртипләре, үз кагыйдәләре, хәтта кайбер чикләүләре бар. Изге ният, тиешле әдәп, махсус догасы белән кылынган якынлык — гади шәһвәт сүндерүдән изге гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә һәм кешегә аның өчен әҗер-савап языла.
Пәйгамбәребез: “Сезнең җенси мөнәсәбәтегез дә — сә-­дака”, — диде. Ке­шеләр: “Шәһвәтебезне ка­нәгать­ләндереп тә әҗер-­савап алабыз мыни?” — дип сорадылар. Пәй­гамбәр: “Әгәр берегез җенес әгъзасын хәрәм юлда кулланса, моның өчен гөнаһ булырмы? Нәкъ шулай, хәләл юлда кулланып, әҗер-савап алыр”, — диде (Мөслим риваяте).
Җенси якынлык — гаилә кору­да төп максатларның берсе. Ул кешенең сә­­ламәтләген саклый, читләргә карамаска, намусны сакларга ярдәм итә, шәһвәт утларын сүндерә, күңелләрне күтәрә, мәхәб­бәтне арттыра, кешегә ләззәт һәм рәхәтлек бирә, балалар тууга, нәселне арттыруга сәбәп була. Әгәр кешедә җенси шәһвәт булмаса, күбесе гаилә дә кормас иде, балалар да тумас иде.

Якынлык кылу әдәпләре:

1. Изге ният. Югарыда искә алынган хәдистән аң­ла­шылганча, ир белән хатынның бер-берсен яра­­­тулары, җенси мөнә­сәбәтләре изге эш санала, бер-береңнең хакын сак­лау булып тора, шуңа күрә икесенең дә ниятләре изге булса, фәрештәләр аларга савап яза.
2. Җенси мөнәсәбәт үзара хөрмәт итүгә нигез­ләнергә тиеш. Ир кешегә тизрәк үз шәһвәтен сүн­дереп, аннан артын куеп яту дөрес түгел. Пәйгамбәр: “Берегез хатыны белән якынлык кылса, аңа изгелек кылсын: үз ихтыяҗын үтәп, аныкы үтәлмәсә, ашык­масын, аныкын да үтәсен”, — диде. Шуңа күрә пәйгамбәребез якынлык кыл­ганда бер-береңне назлау, уйнау, үбешү кебек бер-береңне уята, шәһвәтне арттыра торган нәрсәләргә чакырды.
Моның өчен җенси мөнәсәбәт вакытында ир һәм хатынның матур киеме, тән чисталыгы, авыз эченең пакь
булуы, бер-береңнән хуш исләр килеп торуы мөһим. Бу әдәп хатын-кызларга гына түгел, ирләргә дә кагыла. Хатыны ире кайтуга киенеп-ясанып, хуш исләр белән фәрештәдәй балкып каршы алса, ә иреннән солярка яки ферма исе килеп торса, авызыннан тәмәке исе аңкып торса, бу гаделсезлек була. Пәйгамбәр вакытында ирләр дә хатыны янына керү алдыннан матур киемнәрен кигәннәр, исле майларын сөрткәннәр. Габдуллаһ ибн Габбәс: “Хатынымның минем өчен зиннәтләнүен ничек яратсам, үзем дә аның өчен бизәнергә яратам. Чөнки Аллаһ: “Хатыннарның бурычлары булган кебек, хаклары да бар”, — диде”, — дип әйтте (“Бәкара”, 228).
3. Җенси мөнәсәбәт алдыннан “бисмилләне” әй­тү һәм махсус дога уку киңәш ителә. Ха­тын балага узса, ул бисмилләле, догалы бала була. Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганда “Бисмилләһи, Әллааһүмма җән­ниб­нә-шәйтаанә вә җән­ниби-шшәйтаанә мәә разәкътәнә”, — дисә һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас”, — диде (Бохари риваяте). Доганың тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһ, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла”. Әлбәттә, иман иясе өчен бу доганы яттан белү һәм куллану хәерле.
4. Якынлык кылу ир бе­лән хатынның го­селен боза һәм аларга госел алу (бөтен тәнен юу) мәҗбүри була. Андый кеше “җөнеб” дип атала. Җөнеб хәлдә намаз уку, Коръән китабын тоту, аятьләрне уку, тәваф кылу, мәчеткә керү тыела.
Госел алырга тиешле кешегә госелен намазга кадәр кичектереп йокларга ятарга ярый. Ләкин аңа йоклар алдыннан тәһарәт алу киңәш ителә. Гомәр ибн Хаттаб Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән: “Җөнеб хәлдә йокларга ятарга ярыймы?” — дип соргач, ул: “Әйе, әгәр теләсә тәһарәт алсын”, — диде (Ибн Хиббән риваяте).
5. Хатын-кызның ай­лык күрем вакытында җенси мө­нәсәбәт кылу хә­рәм булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Кешеләр синнән айлык күрем турында сорашалар. Син аларга: “Бу алар өчен авыр вакыт”, — дип әйт. Шуңа күрә, күрем вакытында якынлык кылудан сакланыгыз һәм чистарынганчы аларга якынлашмагыз. Хатыннарыгыз арулангач, аларга Аллаһ әмер иткәнчә килегез. Аллаһ тәүбә итүчеләр­не һәм пакьләнүчеләрне сөя”, — диде (“Бәкара”, 222).
6. Әгәр ир белән хатын бала тууын телә­мәсәләр (сәбәпләре төрле булырга мөмкин), ир кешегә җенси мөнәсәбәтне өзәргә яки сакланырга ярый. Ләкин, сак­ланган очракта хатынның да ризалыгы кирәк, чөнки аның да бала табарга хакы бар. Җәбир ибн Габдуллаһ: “Без пәйгамбәр вакытында җенси мөнәсәбәтне өзә идек. Бу хәбәр пәй­гамбәребезгә барып иреште һәм ул безне бу нәрсәдән тыймады”, — диде (Бохари. Мөслим риваятьләре).
Шулай да, мөселман гаиләләре күбрәк балалар тудырып, аларны тәрбияләп үстереп, үзләреннән соң зур һәм хәерле нәсел калдырырга тырышырга тиешләр.
7. Иргә дә, хатынга да гаи­лә эчендәге, бигрәк тә җенси мөнәсәбәт белән бәйле серләрен башкаларга сөйләү катгый рәвештә тыела. Пәйгамбәребез: “Хатыны белән ялгызы булып, соңыннан аның серләрен башкаларга сөйләүче ир — Аллаһ каршында иң яман ирләрнең берсе булыр”, — диде (Мөслим риваяте).
Кайберәүләр үзләренең ятакта булган казанышлары, “бөек җиңүләре” хакында мактанышып сөй­ләргә, социаль челтәр­ләрдә язарга яраталар. Тәрбияле һәм иманлы кешеләр үзләренең ятакта булган нәрсәләрен башкаларга сөйләргә тиеш түгелләр.
8. Хатын авырлы булганда аның белән җенси мөнәсәбәт тыелмый. Го­мумән, динебездә бар нәрсә дә хәләл, әгәр хәрәм булына дәлил кил­мәсә. Бу мәсьәләдә Коръән һәм хәдисләрдә тыюлар күренми. Әмма бу хатынга һәм балага зарар китерергә тиеш түгел. Монда тәҗрибәле табибның киңәше кирәк. Кайбер хатыннар авырлы вакытта ирләрен бөтенләй якын китермиләр, әмма сәламәт ир 8-9 ай буе ничек түзеп йөрергә тиеш?

Җенси мөнәсәбәт бүләкме, әллә бурычмы?

Ир белән хатынның бер-берсен җенси яктан канә­гатьләндерергә тырышулары бер-берсенә булган бүләге генә түгел, бәлки изге бурычлары булып тора. Пәйгамбәребез: “Әгәр ир хатынын ятакка чакырып, хатыны килмәсә һәм ире аңа ачулы булып йокласа, фәрештәләр иртәнгә кадәр ул хатынны каргап торырлар”, — диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Хатынның иренең чакыруыннан баш тартырга хакы юк, әгәр гозере булмаса (күрем вакыты, авыру). Ләкин кәефе юклыгы, бераз арып китүе иреннән баш тартуга сәбәп булмый. Ир дә гаилә хуҗасы буларак, гаиләсенә ризык, акча эзләргә, хезмәт итәргә бурычлы. Ул: “Минем кәефем юк”, — дип кенә гаиләсен ашатудан, тәрбия кылудан баш тарта алмый.

Җенси бурычны үтәү ир өстендә дә изге бурыч булып тора

Ләкин ирдә дә, хатында да ниндидер сәбәп бе­лән юкка чыккан дәртне “Хәдистә кушыл­ган бит”, — дип кенә булдырырга тырышу дөрес түгел. Җенси дәрт үзара мәхәббәткә һәм дуслыкка нигезләнергә тиеш. Моның өчен бер-береңә карата яхшы мөгамәлә кылып, ярдәмләшеп яшәү кирәк.
Ир белән хатын арасын­дагы җенси мөнәсә­бәт­ләрнең яхшы булуы гаиләнең ныклыгына, йө­рәк­ләр­дәге мәхәббәтнең артуы­на сәбәп булса, җенси мө­нә­сәбәтләрдәге проблемалар еш кына гаиләләрнең таркалуына китерә. Диннән ераграк торганнарның тән җылысын гаиләдән читтә эзләүләренә сәбәп була.
Гаиләләребез нык бул­сын, мәхәббәтебез как­шамасын. Бәхетле булыгыз.

Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.