Якты эзе калды
Удмуртиядә яшәп иҗат итүче яраткан шагыйрьләребезнең берсе — Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталовның арабыздан китүенә дә 40 көн була. Аның белән очрашуым 2017 елның декабрендә булды. “Хәерле кич” тапшыруына сәхифәдә катнашырга сорап шалтыратуым. “Мин бик нык чирлим, килә алмам, — дип җавап бирде башта Ринат абый. — Бәлки, үзең безгә килеп, тагын берәр тапшыру әзерләсәк, тарихта калыр иде”, — дип тәкъдим итте ул. Тиз генә очрашып та булмады, ел азагы – я оператор юк, я машиналар — районда. Иптәшем Рәис безне Батталовлар фатирына оператор Алексей Крылов белән илтеп куйды. Шушы тапшыруга әзерләнгән язманы, хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм.
Халкыбызның язмышы, туган туфрагын сагыну, ватанын сөю, табигать белән хозурлану, мәхәббәт һәм үзенең тормышка карашы, башкарган гамәлләре, киләчәккә хыяллары – болар барысы да берничә китап авторы, шагыйрь, публицист Ринат Батталов ижатының төп темалары. Шагыйрьнең бик үзенчәлекле, гади һәм аңлаешлы итеп язылган, әмма тирән фәлсәфи эчтәлекле шигырьләре һәр кешенең күңел кылларын чиртә дисәм, арттыру булмас. Ринат Батталовның публицистик язмаларын да укып туя алмаслык, ә геройларының тормышы — күпләр өчен үрнәк.
“Шигырь язарга җиде яшьтән башладым. Беренче шигырем беренче класста укыганда басылды. Ул көл җыюга багышланган иде. Укытучы мине мактады. Шуннан соң яза башладым инде. Яздым да яздым. Армиядә хезмәт иткәндә генә тукталып тордым”.
Шушы район газетасында басылган беренче язмасыннан соң инде күп еллар узган. Шагыйрьнең иҗатын дүрт шигырьләр җыентыгы, бер хикәяләр китабы сыйдырган. Китапларның исемнәре дә авторның темаларын бик яхшы чагылдыра: “Гомер сагышларым” (2000 ел), “Агым суда – акчарлак” (2002 ел), “Гомер учагы” (2008 ел) һәм 2013 елда “Миһербанлык чишмәсе” дип аталган хикәяләр, мәкаләләр китабы Казан китап нәшриятларында дөнья күрде.
Әдәбиятның роле, дөресрәге, максаты – уйландыру, укучыда теге яки бу вакыйгага карата үз позициясен булдыру, бәлки, яңача карарга этәргеч бирү. Автор бер яктан матурлык белән хозурланса, икенче юлларында тормыштагы тискәре күренешләрне тәнкыйть утында тота.
— Язма, — диде берсе.
— Юк, мин язам!
Артта калды, туган,
Язмый торган заман, — дип ассызыклый шагыйрь үз фикерен.
Авыр чорга туры килә шагыйрьнең балачагы. Ринат Гыймазетдин улы ачлы-туклы сугыш елларыннан соң – 1948 елның 17 июнендә дөньяга аваз салган. Әтисе сугыш ветераны. Үткән гасырның 40нчы еллары. Авылда әле электр уты юк. Лампага керосин салып яктырталар өйне. Керосин урынына бензин сатып биргән кеше Батталовлар гаиләсенә фаҗига китерә. Ринат Батталовның әтисе Гыймазетдин абыйның беренче хатыны, кечкенә баласы белән янып үлә. Бу – Ринат аганың әнисе Наҗиянең олы апасы була. Гыймазетдин ага 17 яшьлек Наҗияне исән калган өч балага әни, үзенә хатын итеп килүен үтенә… Ринат ага әлеге фаҗига, әнисенең язмышы, аның олы йөрәкле, сабыр холкы, башына төшкән авырлыкларны җиңеп чыгуы хакында “Шәфкатьле җан иясе” язмасында тасвирлый.
Батталовлар гаиләсендә тагын алты бала туа.
”Без бер гаиләдә тугыз бала кич булдымы Сабан туе ясый торган идек. Кичке уен, Сабан туена хас уеннар оештыра идек. Кем кемне җиңә, үзебезчә ярышабыз. Шулар талпындыргандыр, китергәндер инде мине иҗатка”, — дип аңлатты үзенең балачак уеннарын һәм иҗатка омтылышын.
Язмыш Рыс авылы халкына зур кайгылар китерә. Кама суы күтәрелү сәбәпле, Рыс авылы болыннары, Ринат аганың яшьлек урамнары, җиләкле аланнары, тугайлары күздән югалып, су астында калган. Авыл халкы ата-бабалары нигез салган җирләрдән күчеп китәргә мәҗбур булган. Бу вакыйгаларга багышланган язмалары да, шигырьләре дә укучы күңелендә тирән эз калдыра, аларны күз яшьләре аша укыйсың.
Калды бит суга күмелеп
Урта Болын, Таңатар.
Кайда тилмереп йөрисез
Өч йөз җитмеш биш татар?
Авыл халкының бер өлеше Әгерҗе районының Салагыш, Уразай авылларына күченеп китә, икенчеләре шәһәрләргә юл тота. Ринат аганың гаиләсе Уразайны сайлый. Автор авылдашлары тормышы, язмышы белән даими кызыксынып тора, алар белән элемтәсен өзми, туган якларында очрашулар уздыруда актив катнаша.
Юк, үземне куймыйм акка –
Елыйм, калам бушанып,
Күңел елый кайгыларның
Кайгысына кушылып, – дип яза автор авылдашлары белән бер очрашудан соң.
“Безнең авылда шундый яхшы гаиләләр бар иде. Иң беренче Тураевлар, Мөхәммәдиевләр гаиләсе. Аларга әйтү кирәкми, үзләре белеп эшли кирәкне. Гарифуллин Вәлихан гаиләсе. Алар авылны, һичшиксез, күтәрәчәкләр иде. Безнең авыл илнең шундый почмагына урнашкан, анда бөтен мөмкинлек бар. Кама елгасы, болыннар, анда җиләк-җимеш үсә. Күлләр дә, елгалар да, бар да бер җирдә”, — дип сөйләде Ринат абый.
Туган авылына мәхәббәт, сагыну тагын шигъри юлларда чагылыш таба. Аларны һәвәскәр композиторлар көйгә сала. Шундый җырларның берсен Ринат Батталовның 60 яшенә багышланган кичәдә Тәнзилә Хәбибуллина башкарган иде. Якташы Илшат Хәбибуллин репертуарында да шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар бар.
Җырларга килгәндә, Ринат Батталов сүзләренә язылган җырларның саны байтак. “Салагыш”, “Рыс авылы”, “Иж буйлары” һәм башкалар Татарстан радиосыннан да еш кына ишетелә. Җирле композиторлар да Ринат Батталов иҗатына мөрәҗәгать итә. Республиканың атказанган укытучысы Фирдәвес Мортазинны да үткән гасырның 80нче еллар фаҗигасе – Әфган сугышында катнашырга мәҗбүр булган егетләр истәлегенә багышлап язылган “Каен зары” шигыренә көй салган. Ул җырны төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган һәвәскәр җырчы Ләйсирә Шәрипова башкара.
Армия хезмәтеннән соң авыл советында эшләве дә, һичшиксез, авылдашлары белән элемтәләрне өзмәскә ярдәм итә. Нәкъ шушы елларда тормыш иптәше Илсөяр ханым белән таныша.
“Илсөярне белми идем. Армиядән кайткач таныштык. Туганнары килде, паспорт сорап. Җиңел генә эшләп бирдем. Кыш иде. Башта кар атышып уйнадык, шуннан дуслашып киттек, гаилә кордык. 43 ел бергә. Бик әйбәт торабыз. Улыбыз һәм кызыбыз, оныкларыбызның уңышларына сөенеп яшибез.
— Ринат абый, “Сөйгәнемә” дигән шигырегез —
Ян кояшым, балкы аем,
Нурың сүндермә.
Авыр юллар, авыр еллар,
Шуны сиздермә, — Илсөяр ханыма багышланганмы?
— Сөйгән ярларга шигырь язмыйлар… Ничектер, кала. Мин язган идем Илсөяргә…
Гаиләдә туган сабыйларына багышлап тагын бик матур шигырьләр язган. Бу юлларда күпме соклану, күпме наз!
Ак бәллүдә йоклый бала
Юрган ябынган.
Күзәтәләр ата-ана
Ике ягыннан.
Ике бала үстерәләр Ринат һәм Илсөяр Батталовлар. Кызлары Резеда, әтисе кебек, иҗатка тартыла, аның юлыннан атлап, журналист һөнәрен сайлый. Удмурт дәүләт университетын тәмамлый. Уллары Илнарны әти-әнисе авыл хуҗалыгы белгече итеп күрергә телиләр. Әмма ул башка һөнәргә өстенлек бирә.
“Качып, механика курсына керде. Аны тәмамлап, зур дәрәҗәгә иреште. Күп еллар Көньяк Кореядә яши. Өч телне яхшы белә ул – татарчаны, русчаны, инглиз телен. Кореялеләр телен дә үзләштерә. Кореядә аны бик нык хөрмәт итәләр. Эшләгән оешмасының җитәкчесе үзенең ашыннан калдырганы юк. Балалар белән бергә чакыра. Кунак итә. Эше бик җаваплы, кирәкле кеше дип уйлыйм. Моннан киткәнче күп нәрсәләр уйлап тапкан иде. Мисал өчен, тимер юлда авария булдырмый торган әйбер. Аннан соң Президентның иминлеген саклау чараларын тәкъдим иткән иде. Бездә яклау тапмады. 7 мең сум хезмәт хакы түләделәр. Башта үзе китәргә дип сорап карады — җибәрмәделәр. Тиешле кешеләргә үзем бардым. Ике елдан соң җибәрергә ышандырды. Дөрестән дә, ике елдан соң Кореягә китте. Зур уңышларга иреште анда улым. Аның белән киңәшләшәләр. Хәзер зур компаниянең директоры.
— Ринат абый, сез үзегез дә Көньяк Кореядә ике тапкыр булып кайттыгыз. Анда тормышның нинди булуын күрдегез, чагыштыра аласыз?
— Тормыш анда икенче, әлбәттә, кешеләр дә әйбәт. Анда бер-берсенә итагатьле халык. Һәрвакыт ярдәм итәргә торалар”, — дип хатирәләрен яңартты ул.
Үткән елда уллары әтисе белән әнисенә Корея иле буйлап сәяхәттән тыш, дөньяга танылган, Россиянең матур бер почмагы – Байкал күлен дә күрсәтә. Андагы фотосурәтләр – гаилә архивында, хатирәләрне яңартып торалар.
Чынлыкка әверелде теләгем –
Йөзәмен дөньяны мин иңләп.
Дусларны, илемне яратам
Гел сиңа, әнием, мин тиңләп, — дип яза Ринат абый сәяхәтләреннән соң.
Ринат Батталов — тыныч холыклы, әмма үзенә дә, башкарган эшенә дә бик таләпчән караучы шәхес. Кайда гына эшләмәсен – үзенең нәкъ шушы сыйфатлары белән хезмәттәшләре арасында казаныш тапты. Гаделлекне, дөреслекне яклады. Башкаларга ярдәм итәргә омтылды, дип бәяли аны коллегалары. “Яңарыш” газетасында Ринат Батталов күп еллар “Әдәби сәхифә”не әзерләде, газета каршында оешкан каләм тибрәтүче, иҗатка тартылучы Риза Шәфи исемендәге әдәби түгәрәкне җитәкләде. Ринат Батталов Татарстан Язучылар берлеге белән тыгыз элемтә булдырды. Удмуртия һәм Татарстан республикаларының Язучылар берлекләре арасында хезмәттәшлек килешүен имзалауга да күп көч куйды. Ринат Батталов җирле авторлар арасыннан беренчеләрдән булып Татарстан һәм соңрак Удмуртия Язучылар берлегенә кабул ителде. 2005 елда Удмуртия Язучылар берлеге каршында оешкан татар авторлары бүлеген җитәкләде. Иҗат итүче милләттәшләребезнең осталыгын үстерүдә дә аның тырышлыгы зур. Ринат Батталов ике дистәдән артык җирле авторларның китапларын мөхәррир буларак дөньяга чыгарды.
Ринат Батталов берничә ел рус телендә нәшер ителүче “Новое время” газетасының татар телендәге битен алып барды. Ринат абыйның шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары Татарстанда нәшер ителүче журналларда, газеталарда даими басылып торды. Тарихи Ватаныбыздан чит төбәкләрдә яшәп иҗат итүче милләттәшләребезнең әсәрләре тупламаларында да аның тырышлыгы нәтиҗәсендә җирле авторларыбыз язмалары күләмле урын алып тора. Шагыйрьнең төрле өлкәләрдә тырыш хезмәте, иҗаты да югары бәяләнде. 2012 елда Удмуртиядәге Риза Шәфи, Мамадыш районының Шәйхи Маннур, 2015 елда “Татнефть” һәм Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләре лауреаты. 2016 елда Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде, шулай ук 2016 елда “Муса Җәлилнең тууына 110 ел” медаленә лаек булды.
Россия Журналистлар берлеге, Татарстан һәм Удмуртиянең төрле министрлыкларының Мактау грамоталары да бихисап. Ринат Батталов — Удмуртиянең атказанган журналисты, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Шагыйрь мәктәпләрдә татар сыйныфлары укучылары янында еш булды. Аның үтемле сүзе балаларда иҗатка кызыксыну уятты.
Шагыйрьнең туган ягы чишмәле, урман-күлле Әгерҗе төбәге. Шушы чишмәләр иле су астында калмаган булса, бәлки, ул шәһәргә юл алмас иде.
— Ринат абый,
Безнең яшьлек авыр булды,
Күп булды кыен җире.
Мөмкин булса, яшьлегемә
Кайтыр идем мин кире, — дип язасыз. Дөрестән дә шулаймы? — дип сорап та өлгермәдем, Ринат абый дәвам итте (барлык шигырьләрен дә яттан белә иде):
Яшәр идем яңабаштан, —
Төзәтеп хаталарны,
Үпкәләтми күршеләрне,
Рәнҗетми апаларны.
Бәләкәй чакта күп сөйрәдем
Мин бәләкәй арбаны.
Тик шулай да, кул-аякларым
Юлда туктап калмады.
Авылда үземә эш табылыр иде. Кайтыр идем дип хыяллана иде… Тик ул дөньядан мәңгелеккә китте шул. Аның китапларын кулыма еш алам. Казанда автор үзе әзерләп тапшырган тагын бер “Әрем тәме” исемле китабы 70 яшенә чыгарга тиеш. Көтәбез. Ринат Батталовка 17 июньдә 70 яшь тулыр иде. Аның белән соңгы тапкыр 12 апрельдә күрештек. Тиздән юбилеегыз, очрашырбыз, Аллаһ бирсә, дип саубуллаштык. Кызганыч, мәңгегә саубуллашканбыз. Бу язма аның рухына дога булып ирешсен иде.
Хәмидә Гайфуллина, Удмуртиянең атказанган журналисты.