Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Якташыбыз белән горурланам
7.06.2017

Якташыбыз белән горурланам

Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле тормышка ямь өсти торган ачышлар булуын барыбыз да яхшы беләбез. Шулар арасында көзге ясау бик җитди һәм әһәмиятле ачыш булып, тора. Бу һөнәрнең тарихы да игътибарга лаек. Билгеле булганча, көзге ролен башта җыелып торган су үтәгән. Бу очракта суның тонык булуы шарт булган. Борынгы заманнарда Урта диңгез ярында яшәүче бай гаиләләр обсидиан кисәкләрен, бронзадан эшләнгән дискларны көзге итеп кулланганнар. XIII гасырда пыяла уйлап табыла, ләкин аны әле сыйфатлы көзгегә әверелдерә алмыйлар. 1500 елда Франциядә пыяланы терекөмеш белән буяп, аның өстенә кургаш фольганы ябыштыралар. Мондый пыяла бик кыйммәт була. Венеция сәүдәгәрләре дөнья илләрендә аны саталар, әмма көзге ясау серләрен беркемгә дә әйтмиләр. Гади халык исә пыяланы да, аннан эшләнгән көзгене дә ала алмый, чөнки биеклеге 1,2 метр, киңлеге 80 см булган көзгенең хакы XVI гасырда Италия рәссамы Рафаэль Санти картинасыннан 2,5 тапкырга кыйммәтрәк була. Хәзерге көзгеләр тарихы Голландия һәм Германия белән бәйләнгән. Бу илләрдә иң беренче көзге ясау цехлары барлыкка килгән. XV гасырда исә иң сыйфатлы көзгеләр Венециядә эшләнә. Европа корольләре көзге ясау серләрен бик белергә теләсәләр дә, XVII гасырга кадәр бу мөмкин булмый. Франция короле Людовик XIV (аны Кояш короле дип атаганнар) үзенең министры Кольберга бик җитди эш куша — бик күп алтын вәгъдә итеп, көзге җитештерүче осталарны Франциягә алып килергә куша. Кольбер бу бурычны төгәл үтәп, корольнең ихтирамын яулый. Французлар исә эрегән пыяланы тигез формага салып, валик белән бик озак җәеп, көзге ясаганнар. Шул рәвешле Версальдә көзгедән эшләнгән галерея барлыкка килгән.
Безнең илебездә исә XVII гасырның ахырына кадәр өйдә көзге тоту зур гөнаһ саналган, дини кешеләргә өйдә көзге тоту тыелган. Бөек тарихчы Н. И. Костомаров әйтүенчә, чит илдән кайтарылган кечкенә көзгеләрне бай ха­тыннары гына кулланганнар. Петр I заманында Рос­сиядә дә көз­ге ясый башлаганнар.
Көзге ясау тарихына Удмуртия­нең нинди катнашы бар соң? Шушы арада минем кулыма бик зур та­рихи әһәмияткә ия булган материал килеп керде. Аны миңа Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы, музыка белгече Гайсә Морат улы Талипов тапшырды. Бу материалны зур кызыксыну белән укып чыкканнан соң, горурланып куйдым. Чөнки бу җирле тарихка карый торган материал. Мин аны “Яңарыш” газетасы укучыларына да тәкъдим итү урынлы булыр дип уйлыйм.
1936-38нче елларда Ижау шәһәренең Азин урамында “Инвалидлар артеле” эшләгән. Нәкъ шушы оешма көзге ясау белән шөгыльләнгән. Халыкка бик тә кирәкле булган көзге ясаучылар булмау сәбәпле, бу эшкә алтын куллы татар кешесе Талип алына. Бу милләттәшебезнең язмышы да бик кызыклы. Чыгышы белән ул Минзәлә районының Дәвек авылыннан була. Нык­лы хуҗалык иясе буларак, 2 сыер, 3 ат асрап яшәгән. Аның үз тегермәне, башка йорт хайваннары да булган. Талип карт җәен Казанга килгәч, бер рус кешесе белән таныша. “Алтын куллы ювелир була, сыйфатлы көзге ясау һөнәренә дә өйрәнгән булып чыга, Талип бабайны да шушы һөнәргә өйрәтә ул. Бу кеше озак еллар Һиндстанда яшәп, шунда укыган булып чыга, ә әтисенең исә Санкт-Петербург университеты профессоры икәне ачыклана. Бу рус кешесенә Талип бай зур ярдәм күрсәтә: аны ашата, киендерә, торакка урнаштыра. 1934 елда Талип карт Морат, Камал, Заһидулла исемле малайларын һәм 1 кызын алып, февраль аеның салкын көнендә Ижауга күчеп килә. Шәһәр башлыгы бик шатланып, аңа рөхсәт бирә, һәм шулай итеп, печән базары мәйданында мастерской ачыла. Соңрак исә бу мастерской Прасовская урамындагы мастерскойга кушыла. Шулай итеп, Ижауда көзге җитештерү киң колач ала. Мондагы эшчеләр химик матдәләрне, пыяланы, эш коралларын үзләре тапканнар, үзләренең бухгалтериясе аша исәп-хисап ясаганнар, үзләре сатканнар. Хөкүмәткә салымны да бу артель вакытында түләгән. Талип карт мас­терскойны олы улы Моратка тапшыра. Бу мастерской гаилә бизнесына әверелә. Анда Талип картның балалары, соңрак аның оныклары, шул исәптән Гайсә Морат улы Талипов та эшлиләр. Сугыш елларында да артель эшен туктатмый. Бу артель белән беррәттән, Ижау­да мебель фабрикасы да эшли башлый. Анда техника да яңара, көмешнең күләме дә зур була. Шуңа күрә сугыштан соңгы чорда, көмешнең кыйммәт булуын исәпкә алып, көзге ясауда алюминий порошогын кулланалар. Көзгенең хакы бермә-бер очсызлана. Әмма сыйфаты начаррак була. Кулдан ясалган көзгеләр музейларда урын ала. Төрле музейларда экспонат булып әби-патша Екатерина II заманындагы идәннән түшәмгә кадәр булган трюмолар, эллипс формасындагы чын көзгеләр саклана. Хәзерге көзгеләр белән чагыштыра калсак, чын көзгеләрнең хакы пыяла белән бриллиант аерма­сын хәтерләтә. Ә милләттәшебез Морат Талипов ясаган көзге бик күп бәйгеләрдә җиңеп чыга, эталон дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә Морат Талипов Россиянең атказанган көзге мастеры исемен яулый. Аның көзгеләре Мәскәү музейларында саклана. Бил­геле инде, эш остасы балаларында да хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияли алган. Аның улы Гайсә актив җәмәгать эшлеклесе, талантлы музыка белгече, кешелекле милләттәшебез. Бу материалны минем кулыма биргәне өчен дә мин аңа чиксез рәхмәтлемен.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.