Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле дуслар!
Яз һәм хезмәт бәйрәме – ул җәмгыятебезне ныгытучы көчләрне берләштерүче көн. Шуна күрә дә майның беренче көнендә республиканың социаль-икътисади үсешенә үзеннән лаеклы үлеш кертүләре белән чын күңелдән горурланган хезмәт ияләре шәһәрләр һәм поселоклар урамнарына бәйрәм итәргә чыгалар. Республика халкының намуслы хезмәт итүе нәтиҗәсендә, без икътисади кризиска бирешмәдек һәм бүгенге көндә кризиска кадәрге күрсәткечләрне узып киттек. Узган ел күрсәткечләре буенча регионда тулысынча җитештерелгән продукция күләме, 2010 ел белән чагыштырганда, 14,5 процентка артып, 300 миллиард сум тәшкил итте. Бүген безнең алда Удмуртиядә яшәүче һәркем әлеге икътисади үсешне тойсын өчен барысын да эшләү бурычы тора. Бу — һәр гаиләнең керемен арттыру һәм тормыш шартларын яхшырту дигән сүз.
Без республиканың социаль, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрен яхшыртуга йөз тотабыз. Сәнәгать предприятиеләренең һәм эшмәкәрләрнең яңа эш урыннары булдыру, хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәт хакларын арттыру турындагы тәкъдимнәрен хуплыйбыз һәм яклыйбыз.
Безнең якта элек-электән хезмәт сөюче, кайсы гына өлкәдә булмасын алдынгылыкны бирмәүче халык яшәгән. Шуңа күрә дә Удмуртиянең хезмәт данын тудырган өлкән буын алдында без баш иябез һәм алардан калган матур традицияләрне дәвам итәчәкбез.
Сезне якынлашып килүче 1 Май бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итеп, һәммәгезгә сәламәтлек, муллык, тынычлык һәм иминлек телим.