Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
30.04.2019

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Кадерле дуслар!

Беренче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме. Ул — бердәмлек көне, яңарыш һәм игелекле эшләр символы.
Майның беренче көнендә хезмәт кадерен белүче меңләгән россиялеләр шәһәр, бистәләр, авыллар урамнарына һәм мәйданнарына чыгып, үзләренең бердәмлекләрен күрсәтәләр. Сәяси һәм икътисади системалар үзгәрсә дә, җәмгыять үсешенең төп чыганагы булып хезмәт тора.
Республикада яшәүче халыкның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Удмуртия социаль йөкләмәләрне үти – ясле һәм балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт объектлары төзелә, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы елдан-ел арта, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармагында уңай үзгәрешләр көтелә.
Регионыбызда хезмәт куючылар Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән дистәләгән милли проектны гамәлгә ашыруга актив кушылдылар. Инде бүген үк шуны әйтергә була: якындагы елларда республикада яхшы якка җитди үзгәрешләр көтелә. Әмма бу үзара аңлашып эшләү һәм бер-береңә ярдәм итү шартларында гына мөмкин. Безгә хакимият, бизнес, һөнәри һәм иҗтимагый берлекләр көчләрен берләштерергә кирәк. Удмуртия Россия Федерациянең динамик үсештәге алдынгы регионы булырга тиеш.
Бәйрәм көнендә сезгә күтәренке кәеф, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим! Һәр кешенең йөрәгендә яз булсын!
Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.