Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


18.04.2013

Язны сагындык

 

Табигать җанлана: яз хәбәрчеләре кара каргалар килде, саесканнар, чәүкәләр оя барлый, кыш буе күренмәгән песнәкләр пәйда булды. Аккошлар, салкынга да карап тормыйча, ел саен  27-30 март көннәрендә Иж елгасы өстенә килеп төшәләр. Мәктәп укучылары бу көннәрдә берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясау белән мәшгуль. Ә без, «Кичке-Таң» тыюлыгы хезмәткәрләре, әлеге көннәрдә Әгерҗе районы мәктәпләре укучылары арасында «Сыерчык оялары» акциясенә йомгаклау ясадык.

Күмәк хуҗалыкларда да кызу вакыт – язгы-кыр эшләренә хәзерлек бара. 822 гектар   җире булган Кичкетаң авыл җирлеге дә бу уңайдан киң күләмдә эш алып бара. Язга техниканы әзерләү, чәчүлек орлыкларын тиешле дәрәжәгә китерү, печән чапкыч-жыйгычларны ремонтлау белән беррәттән, авыл эчендәге язгы су агышы юлларын чистарту, ташу вакыты кисәк булган очракка МЧС звенолары барлап кую — көнүзәк мәсьәләләр булып тора. Кичкетаң авыл җирлеге   башлыгы Зөлфәт Рәвил улы Нуриев халыкка күңел ачу чаралары оештыруга да зур әһәмият бирә. Быел да авылыбызда Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Анда Кичкетаң авыл җирлегендә урнашып, яшәп-эшләп килүче барлык оешма хезмәткәрләре,  Кичкетаң гомуми урта белем бирү коллективы һәм укучылары, «Кояшкай» балалар бакчасы, сәламәтлек сагында торучылар, авыл җирлеге хакимияте, «Кичке-Таң» тыюлыгы белгечләре, китапханәчеләр, клублар һәм мәдәният йорты эшчеләре, сатучылар актив катнаштылар. Коллективлар аерым командаларга берләшеп төрле мәдәни һәм спорт ярышларында сынау уздылар. Ярышлар җыр-бию чыгышлары белән үрелеп барды.   Язга аяк басканда үткән елдагы низаглар, кайгы-хәсрәтләр, борчулар, ямьсез тойгылар артта калып, көлгә әйләнеп җилгә очсын дигән теләкләр теләп, карачкыны  яндырдык. Бәйрәмнең төгәлләү мизгелләре — Яз белән Кышның аркан тартышу уены иде. Халыкның язны җаны-тәне белән сагынуы шундый көчле күрәсең, Нәүрүз кыз ягындагылар әзрәк көчсезрәк булуларына карамастан, алыптай Кыш бабай тезмәсен “ә” дигәнче сөйрәп алдылар. Амин! Алдагы тартышлар да  шулай төгәлләнсен иде. Яше миллионлаган саннар белән хисапланган Җир Анабызның ел фасыллары галәм кануннары буенча агышын дәвам итсен!

Әмир Хәсәнов, Кичкетаң авылы