Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Язның үзеңә тиң бәйрәм
21.03.2013

Язның үзеңә тиң бәйрәм

Кунак сые – якты йөз

Язның  үзеңә тиң бәйрәм

Язның үзеңә тиң бәйрәм

Яз — бар матурлыкны үзенә туплаучы иң матур фасыл. Табигатьнең уянуы, кояш елмаюы, күңелдәге хисләрнең ташкын булып ташуы — яз шаукымы нәтиҗәсе. Илебезнең төрле төбәкләрендә чибәрлек бәйгеләрен уздыруны да юкка гына яз айларына билгеләмәгәннәрдер. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән танышсаң, якын арада әле бер, әле икенче төбәктә мондый конкурслар үткәрелүен белергә була. Мисал өчен, 2 мартта Мәскәүдә узган “Мисс Россия-2013” бәйгесендә илебезнең иң чибәр кызы исемен, төрле төбәкләрдән җыелган 49 кыз арасында, 18 яшьлек татар кызы Эльмира Абдразакова яулаган. Җиңүчегә дөньядагы иң кыйммәтле таҗны кидергәннәр, бик күп кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар. Кемерово өлкәсенең Междуреченск шәһәрендә туып үскән җиңүче кыз “Мисс Мира” һәм “Мисс Вселенная” бәйгеләрендә дә катнашачак икән.

Үзебезнең Удмуртиядә дә 16 мартта “Татар кызы — 2013” бәйгесе гөрләп узганда, нигә Мәскәүдәге чара турында язам әле?! “Иман” татар яшьләре бу бәйгегә әзерлекне берничә ай элек башлаганнар иде. “Яңарыш” газетасы аша да, башка мәгълүмат чараларыннан да конкурсның кайда, ничек узуы, кемнәр катнашуы турында мәгълүмат күп бирелде. Яшьләр оешмасының, бигрәк тә Рушана Саттарованың, алдан хәстәрлек күрүе, тынгысызлыгы юкка булмаган икән. Әлеге чарада югары дәрәҗәдәге әзерлек, оешканлык, кичәнең һәр адымы нечкәлекләренә кадәр уйланылган булуын күреп, сокланып утырдым.

Милли киемле, ягымлы йөзле татар яшьләре һәр килүчене ишектән үткәреп, “Халыклар дуслыгы йорты”ның тамашачылар залына юл күрсәтеп торды. Зал шыгрым тулы булганлыктан, тамашачыларны урнаштырып бетерү дә җиңел түгел иде. Егетләр эш бүлмәләреннән бер-бер артлы урындыклар ташыды. “Иман” татар яшьләренең үзләренең исә утыру түгел, басып торырга да вакыты булмады. Тамашачының бәйгедә катнашучы кызларның кайсысына тавыш бирүен белү өчен аларга алдан ук сайлау талоннары да таратылды.

Килбәт — киемдә


Хәзер кичәнең үзенә килик. Бәйгедә катнашучы 10 кыз дүрт өлештән торган ( иҗади конкурс, дефиле, “Татар кызы якын киләчәктә нинди булырга тиеш?” — дигән темага чыгыш һәм милли бию башкару) сынауларны берсеннән-берсе оста, әзерлекле, мавыктыргыч итеп башкарып, тамашачылар күңелен яулады. Кызларның милли киемнәренең матурлыгы таң калдырды. Һәр бәйге саен алышынып торган, әмма һәммәсе дә милли, татар орнаментлары белән бизәлгән һәм бик зәвыклы булган костюм-күлмәкләрне кызлар кайдан табып бетерде икән соң?” — дигән кызыксыну туды. Соңрак белдем: бу киемнәрнең бер өлеше — яшь модель­ер Лиана Трофимованың хезмәт жимеше, ә кайберләрен кызлар үз хисапларына махсус тектергәннәр икән. Кызлар үз чыгышларында ачык, татар милләтенә хас булмаган киемнәр киеп чыкмады, барсы да зәвык белән сайланган иде. Дефиле вакытында аларның XV, XVIII, XX гасыр һәм хәзерге заман татар милли модасын күрсәтүләре, шушы заманга хас киемнәрне киеп чыгулары тагын да ныграк сокландырды.

Татар сылуы нинди булырга тиеш?


Әмма әле сылу булу өчен киемнең матурлыгы гына җитми, шушы киемне аклый белергә дә кирәк. Кызлар ул яклап та сынатмадылар. Татар кызының нинди булырга тиешлеге турында саф татарча сөйләүләре, татар биюен зур осталык белән башкарулары моның ачык мисалы булды. Афәрин, кызлар сынатмадылар. Алар иҗади чыгышларында татар традицияләренең нәрсәгә нигезләнгән булуын да ачып бирергә омтылдылар. Мисал өчен Румия Сабирҗанованың “Әбиемнең күңел сандыгы” дип аталган иҗади чыгышын атап үтү дә җитә. Ул сандык төбендә сакланучы милли хәзинәләрне бер-бер артлы тартып чыгарып, аларның кыйммәтен биюләренә үреп күрсәтә алды. Заман татар кызын төрле яктан ачып биргән Рузанна Адылова исә үзенең чыгышы белән чын сәхнә йолдызы булуын исбатлады. Көянтә-чиләк, калфак, чигелгән алъяпкычлар бәйгенең күрке булды. Әле кызларга бәйге азагында жюри әгъзалары тарафыннан төрле сораулар да бирелде. Алар күбрәк кызларның ни дәрәҗәдә татар телен белүләренә, милләткә, дингә, тарихка, милли тәрбия һәм киемгә кагылышлы булды. Сынау үтүчеләрнең лаеклы җаваплары шатландырды.

Жюри дигәннән, бу җаваплы эшкә алынырга батырчылык иткән һәм бу эшне гадел башкарып чыгучы кешеләрнең исемнәрен атап китмичә һич ярамый. Алар: “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин, УР Милли сәясәт министрлыгының баш белгече — Айрат Гайнетдинов, “Яңарыш” газетасының хатлар бүлеге җитәкчесе, журналист Рилия Закирова, әлеге чараның иганәчеләре Йусуф Челик һәм Линар Садыйков. Ә жюри рәисе Татарстанның “Идел” яшьләр үзәге рәисе вазифасын башкаручы мөлаем ханым Ләйсән Төхфәтуллина булды.

“Иман” татар яшьләре берлеге оештырган “Татар кызы” бәйгесенең шундый бер матур традициясе дә бар икән ләбаса. Бәйгедә җиңү яулаган кыз алдагы елда буласы шушындый ук бәйгене үзе алып барырга тиеш. Шушы традицияләргә тугры калып, “Татар кызы-2013” бәйгесен узган елгы татар гүзәле Гүзәл Нургаянова белән Казан кунагы Илнур Кәбиров алып барды. Гүзәл узган ел җиңүче итеп сайлангач, “Ул татар гүзәле булырга лаек түгел, ул телне белми”, — дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Үзем дә аның сәхнәгә килешеп бетмәгән кыска киемнәрдә чыгуын тәнкыйтьләп язган идем. Ел дәвамында Гүзәл татар телен өйрәнүне алгы планга куйган. Бу юлы сәхнәгә чыгып, дүрт сәгатьлек кичәне саф татарча алып барды. Афәрин!

Гөлназ Габдуллина — “Татар кызы — 2013”


Ниһаять, бәйгегә нәтиҗә ясау, җиңүчене сайлау минутлары да килеп җитте. 10 кыз арасыннан бу титулга иң лаеклысы дип, Можга шәһәреннән Гөлназ Габдуллина сайланды. Аннан да бәхетле, дулкынланган кеше булды микән бу мизгелдә?! Җиңүче кызның үзеннән дә бигрәк можгалылар, андагы “Иман” яшьләр берлеге рәисе Ленар Галиев шат иде. Әмма башкалар да аннан калышмады. Бигрәк тә Гөлназдан бер генә баллга калышучы, артистлыкта, кыюлыкта аңа тиңнәр булмаган Рузанна Адылова соклану уятты. Гомумән, бар кызлар да биредә җиңүче, алар барсы да уңган, булган һәм сәләтле. Сәхнәгә чыгып көч сынашырга үзләрендә рухи көч табулары гына да ни тора?! Ә матурлык бәйгесе ул ат чабышы, яки кул көрәше түгел, һәркем матурлыкны үзенчә кабул итә. Жюри гына түгел, һәр тамашачы күңеленнән үз җиңүчесен сайлый бит. Тавыш бирү нәтиҗәсендә тамашачы мәхәббәтенә Рузанна Адылова ия булды. Бәйге азагында мин “Татар кызы-2013” титулын яулаучы Гөлназга мөрәҗәгать итеп, аның фикерләрен белергә ашыктым.

“Алдан кат-кат әзерләнеп, билгеләнгән көнгә, билгеләнгән сәгатькә сәхнәгә чыгуны көтү бик авыр икәнен үз тәҗрибәм аша кичердем. Иртәгә бәйге була дигән көнне үземнең әзерлек дәрәҗәм турында икеләнеп бер утырып еладым, сәхнәгә чыгар алдыннан: “Әллә чыкмаскамы соң?!”- дигән фикер тагын бер уянган иде. Шулай да, бар тискәре уй-кичерешләрне җиңәргә тырышып, үземдә көч табып, бәйгедә катнаштым. Әзерлек барышы турында әйткәндә, ул минем өчен катлаулы да, файдалы да, кызыклы да булды. Беренчедән, никадәр дуслар таптым! Икенчедән, татар мохитенә ныграк якынлаштым һәм үземә киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә кирәк икәнлеген билгеләдем. Кыенлыклар да күп очрады, әлбәттә. Бигрәк тә атнасына ике тапкыр Можгадан Ижауга репетицияләргә йөрү, аның өчен машина табу, төрле маҗараларга эләгә-эләгә юл йөрү. Әмма болар барсы да артта калды. Иң мөһиме — мин өмет-ышанычларымны акладым, хыялымны чынга ашырдым. Мин әлеге максатыма ирешергә ярдәм иткән әти-әниемә, дусларыма, музыка мәктәбендәге укытучы-хореограф Елена Анатольевнага зур рәхмәтемне белдерәсем килә”, — дип уртаклашты Гөлназ кичерешләре белән. Мин аңа ихластан уңышлар теләдем.

Жюри рәисе Ләйсән Төхфәтуллинаның да фикерен ишетәсем килде.

Ләйсән Төхфәтуллина: “Удмуртиядәге әлеге бәйге чагыштырмача яшь, аңа нибары 2 яшь кенә. Ә гадәттә беренче беленнәр төерлерәк булучан. Узган ел үткән бәйгедән соң халык фикере, массакүләм-мәгълүмат чаралары язмалары белән танышып бардык. Шуңа быел үзебезне әлеге чарага жюри буларак чакыргач, куркыбрак та килдек. Үзегез беләсез, жюрида утыру ул — иң катлаулы, үтә җаваплы эш. Алдан тоюымча, ул шулай булды да. Җиңүче кызны сайлап алу бик җиңел булмады. Бер балл гына аерып торган ике кызның берсен сайлап алу бигрәк тә… Без дөрес бәя биргәнбездер дип уйлыйм.

Быелгы бәйге турында әйткәндә, чара югары дәрәҗәдә узды. Мондый зур чараны матур итеп әзерли белергә дә кирәк. Бәйгедә катнашучы кызларга татар телендә аралашу авыр булса да, аларның берсен дә аерып алып: “Бу татар түгел бит”, — дип әйтерлек түгел иде. Барсының да туган телләрен хөрмәт итүе, аның белән горурлануы, чарага бик әзерлекле килүләре күренеп торды. Җиңүче кызга әйтәсе килгән фикерем шул: татар кызы титулы – ул югары бәя. Ел дәвамында аны күтәрә белергә дә кирәк. Гомумән, бәйгедә катнашкан бар кызлар да телне өйрәнүләрен дәвам итсеннәр, милләтебезнең бер вәкиле икәнлекләрен беркайда да онытмасыннар”, – дип сөйләде.

Мин үзем дә “Татар кызы- 2013” бәйгесенә барып, уңай хис-кичерешләр генә туплап кайттым. Удмуртиядә саф татарча чыгыш ясап, сокландырырлык, сәләтле татар кызлары барлыгына, шушындый яшьләрне вакытында күреп, үзенә җәлеп итеп, берләштерә алучы “Иман” татар яшьләре берлегенең сүзләре эштән аерылмавына тагын бер кат инандым.

Элмира Нигъмәтҗан