Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Язның беренче бәйрәме белән!
3.03.2016

Язның беренче бәйрәме белән!

Сез, гүзәл затлар, һәммәгез —
Картыгыз һәм яшегез,
Данга, шөһрәткә лаеклы —
Шуны белеп яшәгез.
Сез — бу дөньяның бизәге,
Зур тормышның терәге.
Бәхет-шатлыкка уралсын
Һәммәгез киләчәге.

Шиһабетдин Садыйков.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Соловьевның котлавы

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Кыш өчен гадәти булмаган җылы һава торышы айдан артык инде күңелләргә язгы кәеф өсти. Әмма без көткән чын яз сезнең гүзәл бәйрәм белән генә киләчәк. Нәкъ менә Халыкара хатын-кызлар көне яхшы үзгәрешләр, яңарыш билгесе, мәхәббәт һәм матурлык тантана итүне белдерә.
Бу — яраткан әниләребезгә, хатыннарыбызга, апа-сеңелләребезгә, кызларыбыз, оныкларыбызга мәхәббәтебезне һәм хөрмәтебезне аңлата торган көн. Тормыштагы иң авыр чак­ларда да сез табигый зирәклегегезне, шәфкатьлегегезне, сизгерлегегезне һәм күңел җылыгызны җуймыйсыз.
Сез үзегегезгә генә хас булган җаваплылык һәм фидакарьлек белән бар көчегезне балалар тәрбиясенә, йортта ямь булдыруга бирәсез. Шул ук вакытта хезмәт урынында да югары үрләр яулау буенча өлге булып торасыз. Хезмәт сөючән һәм тырыш хатын-кызлар үрнәк күрсәтмәгән бер генә тармак та юктыр.
Бүгенге көндә Удмуртиядә аналар һәм балаларны яклауга юнәлтелгән эшнең уңышлы баруы сөендерә. Демографик хәлне яхшыртуга багышланган чаралар комплексы яхшы нәтиҗәләр бирә. Туучылар саны буенча без Идел буе федераль округында гына түгел, Россиядә дә алдынгы урында барабыз. Бу — җәмгыять торышын билгеләүче мөһим күрсәткеч.
Республикабызда яшәүче гүзәл затлар! Һәрвакыт шундый ягымлы, юмарт һәм сөйкемле булып калыгыз. Тормышның һәр мизгеленә куанып яшәгез. Якты күңелегездә ел әйләнәсендә яз булсын. Бәхет һәм сәламәтлек телим сезгә!