Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Язмыш якасына ябышып…
13.08.2015

Язмыш якасына ябышып…

«Аякларым зәгыйфь», — дип тормый бу егет. Ерак дистанцияләргә дә йөгерә, пауэрлифтинг белән дә шөгыльләнә. Язмыш тез астына китереп сукса, аның якасына ябышып яшәргә кирәклеген бик яхшы аңлый һәм гамәлләре белән дәлилли.

 

Республикабызда узган инвалид­лар спорты спартакиадасында мил­ләттәшләрем белән таныштым. Аларның һәрберсенең язмышы авыр һәм гыйбрәтле. Бу язмам алар турында.

Күптән түгел мин спорт буен­ча спартакиадада булдым. Үзем спорт белән шө­гыль­лә­нүчеләр, хәтта җана­тар­лар рәтенә дә кермим. Шуңа да бу өлкә белән өстән генә танышып барам, спорт ярышларына барырга да ярат­мыйм. Ләкин бу юлы башка төрле, бик тә үзенчәлекле спартакиада булды. Бу — рес­публикабызда 6нчы тапкыр уздырыла торган инвалидлар спорты спартакиадасы. Ул көнне мин алар белән бергәләп, рә­хәт­ләнеп көлдем дә, алар­ның көчлелегенә сок­ла­­ныпмы, кызганыпмы ела­­дым да. Бәлки, үзем сау-сә­ламәт булып та спорт белән шөгыль­лән­мә­вемнән гарь­лә­неп елаганмындыр. Сәбәбен аңлата алмыйм.

Сәгать 10.00. Спартакиада тан­­таналы рәвештә ачылып ки­тәргә тиеш. Аңа кадәр рес­пуб­ликабызның төрле шәһәр, районнарыннан килгән спортчылар үзләре катнашачак спорт төрендә теркәлү уздылар. Бу мизгелләрдә стадионда ыгы-зыгы булса да, анда мохит шундый җылы иде. Берничә ел рәттән спартакиадада катнашкан инвалидлар дус-танышларын очратып, елмаеп, кочаклашып исәнләшәләр. Аларның һәр мизгелгә сөенеп, һәр минутның кадерен белеп яшәүләре күренеп тора.
22 төбәктән 300дән артык спортчы җыелган спартакиада көне буе барды. Спортчылар өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика, пауэрлифтинг (яткан килеш кулларда штанга күтәрү), бочче (боулинг уенына ошаган туплы уен), пляж волейболы, йөзү кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар. Алар арасында мил­ләттәшләребез дә бихисап иде.

Ленар
Ленар Шәфиевкә 31 яшь. Буй-сынга, төс-биткә чибәр егет Ижау шәһәренең Ле­нин районыннан. Тумыштан аяк­­лары кыеннан йө­ри, гаиләдә бердән­бер бала. Бүгенге көндә әтисе белән генә яши. Әнисе бер ел элек авырып, вафат булган. “Инвалидлар спорты спартакиадасында һәр ел катнашам. Спортны яратам. Мин дартс һәм бочче уйныйм. 3нче, хәтта беренче урыннарны яулаганым булды. Октябрь районы инвалидлар оешмасына кул эшләре белән шөгыльләнергә дә йөрим: кофе агачлары ясарга өйрәнәм. Өйдә әни булмагач, ашарга пешерергә дә туры килә. Мин бу эшне, әлбәттә, яратып башкарам. Әле тагын айга берничә тапкыр Казанга — әниемнең әнисе — 99 яшьлек әбиемә булышырга да барам”, — дип сөйләде Ленар.

Эльмира

Уртада - Эльмира Камалова

Уртада — Эльмира Камалова

Эльмира Камаловага — 26 яшь. Спартакиадага Ленин райо­ны­ның инвалидлар оешмасы составында килгән. “Бу оешмага йөри башлагач, дуслар таптым, элек гел әти-әнием янында гына булсам, хәзер күбрәк дуслар, танышлар белән уза вакытым”. Эльмира мәктәпне тәмамлаганнан соң, Сарапулда инвалидлар өчен колледжда кассир-оператор һөнәрен үзләш­тергән. “Эшкә урнашасым килә. Биржага баскан идем, аннан берничә адрес бирделәр. Шалтыраттым. Телефоннан сөй­ләшкәндә үк үземдә ДЦП (балалар церебраль параличы) икәнен әйттем. Шулай да алар, күңелдә өмет уятып, килергә куштылар. Ә мине күргәч: “Сез бездә эшли алмаячаксыз!” — дип, кире борып җибәрделәр. Вакыт биреп, мине тик­шереп карасалар, бәлки минем эшли алачагыма ышанырлар иде. Тик кызганыч, бер генә эш бирүченең дә үз өстенә инвалидлар өчен җаваплылык аласы килми”, — дип, Эльмира үз зарларын сөйләде.

Альфред

Альфред Пушинны мондый чараларга һәрвакыт әнисе йөртә икән. 28 яшьлек Ижау егете әле күптән түгел генә балык тоту бәйгесендә катнашкан, бүген инде дартс һәм бочче уйнарга килгән. Саф татарча сөйләшсә дә, аралашмый. Әнисе Суфия апа улы турында: “Ул гаиләдә берәү генә. Без аның белән икәү яшибез. Инвалидлар оешмасында дуслары бик күп. Көннәр буе алар белән дисәм дә була. Өйдә гел татарча гына сөйләшәбез”, — дип сөйләде.
Барлык ярышлар арасында кү­ңелемнең иң нечкә кылларына кагылганы җиңел атлетика булды. Анда төрле категорияләргә бүленеп спортчылар 100 метрга, 800 метрга йөгерделәр. Старт сызыгы янында — 4-5 коляска. Ә коляс­када — яп-яшь егетләр, хәтта 13 яшьлек Алеша да бар. Старт бирелгәч, алар, финишка беренче килергә тырышып, алга ыргылдылар. Алар үз хәлләреннән кимсенмиләр, ә киресенчә, дүрт саны төгәл булган сәламәт кешеләрдән күпкә өстенрәк булуларын исбатларга тырышалар. Бу мизгелдә аларда ихтыяр көче дә, яшәүгә омтылыш та күбрәк икәнен аңладым.

Салават белән Альберт

Сулда — Салават, уңда — Альберт

 

Иртән теркәлү вакытында ук игътибарым коляскада утыручы ике егеткә төшкән иде. Йөз-кыяфәтләре белән безнең милләттәшләр кебек тоелдылар алар. Ярты көн аларны читтән генә күзәткәннән соң, мин алар янына да килдем.
Берсе — Салават Бакиев. Ул — Ижау егете. Аңа 33 яшь. Калганнардан аермалы буларак, Салават тумыштан гарип түгел. Берничә ел элек скутер белән эшкә барганда, скутеры таралып, Салават юл читенә очып чыккан һәм скутер аның өстенә төшкән. Шул вакытта умырт­ка сөягенә зыян килеп, бүгенге көнен коляскада утырырга мәҗбүр ул. “Минем тормыш шул көнне ике өлешкә бүленде: һәлакәткә кадәр һәм аннан соң. Аякларым йөрмәячәген белгәч, бик авыр булды. Гаиләбез белән күпме стресс кичердек. Әле бүген дә күпвакыт төшенкелеккә биреләм, берни эшли алмаган көннәрем була. “Их, шул скутерны алмаган булсам”, — дип үкенгән вакытлар да була. Тик көч җыеп, әти-әнием, тормыш иптәшем, улым хакына тормышка кире кайтырга тырышам”. Салават Ижауның медицина кирәк-яраклары (бахилалар, бер генә тапкыр кулланыла торган пеленкалар, халатлар һ.б.) җитештерә торган “Локомотив” оешмасында эшли. “Локомотив” командасы сос­тавында баскетбол да уйный икән.
Аның дусты, хезмәттәше Альберт Мөхәммәтшинга 42 яшь. Ул ел ярым элек Ульян өлкәсеннән Ижау кызына гашыйк булып күченеп килә. Аның белән бераз яшәгәннән соң, хисләре сүнәме, язмышлар төрле булгангамы, алар аерылашалар. Бүгенге көндә Альберт берүзе генә вакытлыча кеше фатирында яши. Әлегә Ульянга кайтып китәргәме, Ижау­да калыргамы, калган очракта кем хакына, дип икеләнеп тора. Барлык туганнары, якыннары — Ульян өлкәсендә. Альберт “Локомотив” оешмасында эшли. Аның да аяклары йөрми. Бу — 1998 елда булган юл һәлакәте нәтиҗәсе икән. Ул утырып барган машина авариягә очрый. Машина эчендәге бар кеше дә юл читенә ыргытыла. Калган 4 кеше бернинди тән җәрәхәте алмый, ә таякның иң авыр башы 24 яшьлек егеткә эләгә: аның умыртка сөяге сына, бик каты травма ала. “Хастаханәгә эләккәч, беренче минутларда хәлемне аңлап бетермәдем. Әзрәк монда дәваланам да, өйгә кайтам дип уйладым. Тик… ике аягымда атлап чыга алмадым…” — ди Альберт. Әйе, кызганыч: Альберт Тадҗикистан якларында кайнар ноктада хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтса да, күрәчәге аны туган ягында көткән. “Егет чагымда бал һәм халык биюләре белән ныклап шөгыльләнә идем. Европа Кубогы алганым да бар, һәрвакыт гастрольләрдә йөри идем. Бүген инде коляска белән йөгерешләрдә катнашам, теннис, бочче гына уйнарга кала”.

Спартакиададан милләт­тәшлә­рем­­­нең холык-фигыль­ләренә, тырыш­­лык­ларына, сабырлыкларына, үзл­­ә­­­ренә карата таләпчән бу­лу­­ларына, язмышның якасына ябышып, кир-тәләр ал­дын­да сынмыйча, сыгыл­мыйча яшәүләренә сокланып кайттым. Сау-сәламәт килеш тә, тормышның вак-төяк авыр­лыкларына да зарланып яшәү­челәргә аларны үрнәк итеп куяр идем мин. Ходай аларга сабырлык биреп, башка бәла-казалардан сак­ласын иде.

Гүзәл Шакирова.