Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Язмыш туганлаштырды
18.06.2015

Язмыш туганлаштырды

freedomБөек Ватан сугышы ветераннары Барҗы авылыннан Мирсияпов Мәхмүт, Кичкетаңнан Гайнуллин  Гарифулла абзыйларның якты истәлегенә багышлана.

Сугыш бетте, давыл тынды.
И газиз туган яклар!
Ике авылга ике ир
Кайтты сыңар аяклап.

Гарифулла яу кырында
Югалтты сул аягын.
Мәхмүт кайтты Барҗысына
Калдырып уң аягын.

Сугыш кичкән батыр ирләр,
Бар авырлыкны җиңеп,
Тыныч хезмәткә җигелде,
Соңгы егәрен җыеп.

Мәхмүт кырык биш яшендә,
Гарифулла — илледә.
Тормыш дилбегәсен ирләр
Ныклап тотты илендә.

Мәхмүт — колхоз хисапчысы,
Шык итә агач аяк.
Гарифулла урман саклый,
Тормый угрыны аяп.

Көрт баскан карлы юлларда
Аяклар тыңламады.
Егылса — тәгәрәп чыкты,
Эшенә соңламады.

“Ир уртасы — ил тоткасы”, —
Дигәннәр бит элгәре.
Гел хәбәрләшеп яшәде
Күрше авыл ирләре.

“ Мин яхшы күн итек алдым,
Сыңары булыр сиңа”.
“Ә мин сандали алдырдым,
Сулы — сиңа, уңы — миңа”.

Шулай яши ике солдат,
Туганлашмый юк чара.
Һәр пар аяк киемнәрен
Бүлешәләр үзара.

Сызлангандыр төннәр буе,
Борчыгандыр ул аяк.
Тешне кысып түзде ирләр,
Мең сорауга бер җавап:

“Ятимнәре итәк тулы,
Һәр йорт саен тол хатын.
Исән кайткач кайгыртасың
Ятып калганнар хакын!”

Туганлашкан шәһәрләр бар,
Берләште авыллар да.
Бирешмәде ил ирләре,
Җилләргә, давылларга!

Рәмзия Җиһангәрәева,
Кичкетаң авылы.