Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Язмыш дулкыннары
13.10.2016

Язмыш дулкыннары

Язмышка кагылышлы язмалар «Яңарыш» битләрендә еш урын ала. Аларны укып күпчелек кеше узган гомернең  мизгелләрен, хатирәләрен искә тљшерә. Үзенә генә түгел, туган-тумачалары, танышлары џәм ватандашларына хас язмыш турында да уйланырга мәҗбүр була. Гомер кичү инеш кичү генә түгел шул. Борын-борыннан халык: «Әй, бу дөнья, кәкре морҗа, Каф таулары артына илтеп атасы иде», — дип зарланып та, кайвакытта: «Өлешеңә тигән көмешең», — дип, үз язмышларына риза булып яшәгән. Бу фани дөньяның язмыш дулкыннарында чайкала-чайкала һәрберебез гомерне фәкать игелек кылуга, матур яшәүгә багышласак иде. Матур яшәү, зәвык белән яшәү өчен күп кирәкми. Бары шуны тоемлау, шуңа омтылу да бик җитә.
Рәшит Фазлыйәхмәт улы Ситдыйковның  хәл-әхвәлен белешергә дип, өенә барганда, шундый уйлар кичердем.
Бер көн алдан «Яңарыш» газетасы хезмәткәре Рилия Закирова шалтыратып: «Ринат абый, Рәшит абый Ситдыйков авырып ята икән, әйдә хәл-әхвәлен белеп кайтыйк әле», — диде. Жомга көн иртәсендә без Дружба урамындагы йортка юл тоттык.
Бер катлы йортның фатир ишеген Рәшитнең тормыш иптәше Әлфинә ханым ачты. «Рәшит абый биредә яшиме? Хәл-әхвәлен белергә килдек», — дип, без урта ишекне ачып, түргә уздык. Һәркөнне тирә-ягындагы якыннарына бетмәс-төкәнмәс шатлык китерергә, саулык өләшергә омтылып торган Рәшитнең бүген үзенең ярдәмгә мохтаҗ булуын күреп, бермәлгә сүзсез калдык. Ул сызланган аякларын мендәргә куйган хәлдә мөлдерәмә күзләре белән безгә карады. Ыңгырашкан аваз белән безнең килүгә шат булуын белдерде.
Һәр кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, диләр. Шул язмышның асылташтай шатлык-бәхеткә бай мизгелләре дә, чуерташтай гадәти көннәре дә була. Рәшит тә бәхет һәм кайгы дәрьясын кат-кат кичә-кичә, йөз кырлы йөзен күрсәткән гомер бакыйның серле йомгагын сабыр гына сүтә. 20нче мәктәптә укып белем ала, матур итеп саф татар телендә сөйләшергә өйрәнә. Башта машина йөртүче булып эшли, аннан «Ижмаш» заводының 80нче цехында инженер, автомеханик булып хезмәт куя.
1985 елларда Удмуртия җирендә дә демократик үзгәрешләргә таләп тугач, уңай вәзгыятьне сизеп алган милләтпәрвәр Рәшит Ситдыйков татар тормышын яхшыртучылар агымына кушыла. Алар инициативасы белән 1989 елның 14 августында Ижау татарларының беренче жыелышы була. Анда шәһәрнең Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) оеша. Аның рәисе итеп Фәнүс Гобәйдулла улы Газизуллин сайлана.Үзәкнең идарә органында мәгариф, мәдәният, дин  һ.б. секцияләр оеша. Рәшит Ситдыйков иҗтимагый үзәк әгъзасы буларак дин секциясендә эшли. Татарлар оештырган бик күп чараларда актив катнаша. «Яңарыш» оешкан елларда аның актив фотохәбәрчесе була. Татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, халыкның социаль активлыгын көчәйтү кебек гамәлләрне тормышка ашыру өстендә армый-талмый хезмәт куя.
Газета-журналларга язылу вакыты җитә башласа, Рәшит өйдән-өйгә кереп йөри башлый. Бигрәк тә ташламалы язылулар барганда: «Әз булса да, акчагыз янга калыр», — дип үгетли. Еллар буе «Яңарыш»ны милләттәшләребезгә тарата.
Рәшит тагын бер игелекле эшкә алына – авыруларга, тәне, кул-аягы сызлаганнарга массаж ясый. Әнә шулай үз юлын табып, башкаларга сәламәтлек өләшергә тырыша Рәшит.
Әйе, бу мәшәкатьле, ыгы-зыгылы заманда нәрсә белән булса да мавыгып яшәүчеләр – бәхетле кешеләрдер ул. Рәшиткә сау-сәләмәт булганда күңел төшенкелегенә бирелеп, шыңшып утыру хас түгел иде. Киресенчә, ул һәр көнен яңалык табуга багышлады, иҗади эзләнү белән янды.
Әмма бәхет беркайчан да түгәрәк була алмаган кебек, тормыш беркайчан да бар яктан да тигез генә була алмый. Инсульт авыруы икенче кабат Рәшитне аягыннан екты. Ә дөнья газаплар белән тулы булса да, шул газапларны җиңү үрнәкләре җитәрлек. «Бәхетнең бер ишеге ябылганда икенчесе ачыла, ә без, ябык ишеккә текәлеп торып, аны күрми генә калабыз», — дип язган Америка язучысы Хелен Келлер. Сукыр, чукрак һәм хәлсез бу ханымның сүзләрендә хаклык бар, чөнки ул дөньяга күңел күзе белән карап яшәргә күнеккән.
Рәшит белән Әлфинә икесе дә бу тормышның шатлыкларын, михнәтләрен үткәннәр, олыгаеп килгән көннәрендә һәрнәрсәгә күңел күзе белән карап яшиләр. Уллары Рөстәм һәм кызлары Лилия әти-әниләрен ташламыйлар, ярдәм итәргә әзер торалар. Оныклары Кәрим дә инде бабасы һәм әбисе кебек матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнә, 10нчы мәктәптә белем ала.
Мин Рәшит яныннан моңсу халәттә китмәдем. Теләсәм, Рәшит кебек мин дә көчлерәк була аламдыр һәм тормыш әледән-әле ыргыткалап торган кыенлык­лардан аралар көчкә сыена аламдыр, дигән уй җанымда тагын да артты гына.
Ә гомер елгасы ага да ага… Баксаң, Рәшит Фазлыйәхмәт улының 70 яшьлек юбилее икән. Киләчәктә дә бер-берегезгә терәк, кирәк булып яшәгез, сәламәт булыгыз!

Ринат Батталов, Ижау шәһәре.