Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Язмышның кара шәле (хикәя)
18.04.2013

Язмышның кара шәле (хикәя)

Иртәнге кояш нурлары беренче булып Айзарның бүлмәсенә төшә. Җылы нурлар астында иркәләнәсе килә малайның. Кояш нурлары түгел, гүя,  әнисенең йомшак куллары аны иркәли. Әнисенең күптән аны сөйгәне, иркәләгәне юк шул. Эштән кайтып кергәч, мәктәптән кайткан улына җылы аш пешерергә дә оныта башлады ул. Айзар әнисен аңлый. Әтисенең үлеме аларның барысын да бик тетрәндерде шул. Тик менә әнисенең сынып эчә башлавы, упкынга таба атлавы, аның йөрәген бик әрнетте.

Әтисе шактый озак авырып ятты, чир тәмам бетерде. Өчәүләп аның гомере өчен көрәштеләр, якын тирәдә бармаган бер генә хастаханә дә калмады. Ләкин баһадир гәүдәле 35 яшьлек ир, ярты ел эчендә ябыгып, 70 яшьлек картка охшап калды. Әтисенең көннән-көн сула баруын, газаплануын күреп, Айзарның йөрәге телгәләнде. Әнисенең түземлеген, чыдамлыгын күреп, аны җиргә төбе-тамыры белән ябышып үскән, җил-давылга бирешми торган агач итеп күрде. Баш иеп, каршында тезләнерлек дөньяда  ике генә хатын-кыз бар, берсе Фәнис абый Яруллинның хәләл җефете – Нурсөя, икенчесе – әнисе дип фикер йөртте ул. Айзарның әнисе дә, Нурсөя ханым шикелле, әтисен сабый  баланы тәрбияләгәндәй карый. Айзар чын мәгънәсендә әнисе белән горурланды, ул, көченнән килсә, аңа һәйкәл дә куяр иде.

Әтисе вафатыннан соң әнисен алыштырып куйдылармыни? Көче ташып торган әнисе сынды, сыгылды. Эштән эчеп кайта да, улы белән әйткәләшә. Тоныкланган күз карашы белән стенадагы рәсемгә текәлеп, озак кына хәрәкәтсез утыра һәм кинәт кенә торып тәрәз борысына сөялә. Бу минутларда якынлашып килгән кичнең зәгыйфь яктысы әнисенең җыерчыклы йөзенә тагын да тирәнрәк моң сала. Мендәрен кочып елый-елый  йокыга киткән әнисенең чәчләреннән сөя Айзар.  Ул әнисенең бу халәтен күреп нишләргә дә белмәде. Әнисен югалтасы килми аның. Бу хакта сүз башларга  курыкты, әнисе үпкәләр дип уйлады. Кояшлы, якты көннәр дә аңа караңгы  булып тоела башлады.

Җәй уртасында була торган кызу көн иде. Кинәт кенә авылның икенче башындагы бер йортта янгын чыкты. Айзар да шунда ашыкты. Ут төреп алган өй каршында халык ыгы-зыгы килә, янгын сүндерә. Айзар күз яшьләренә буыла-буыла елаган бер хатынны күреп алды. Бу ананың яшь ярымлык сабые өйдә бер ялгызы калган икән. Айзар ике дә уйламыйча дөрләп  ялкынланып янган йорт эченә кереп китте. Берникадәр вакыт үткәч, кулына сабый бала күтәреп чыкты. Айзарның да чәч-кашлары янган, кул-аяклары җәрәхәт алган иде. Аны ашыгыч ярдәм машинасында район сырхауханәсенә алып киттеләр. Ана улын сырхауханәгә алып китүләрен ишетү белән, тиз генә төенчеген күтәреп шәһәргә таба йөгерде. Күршеләре күреп алып, аны машина белән  сырхауханәгә илтеп куйдылар.

Ана атылып  бүлмәгә керде һәм улын кочып алды. Баласының тәнендәге җәрәхәтләрне күреп җаны өзгәләнде, күзләрен яшь каплады. Бу хәлдә алар бер-берсенә карап озак тордылар. Айзар әнисенең бөртек-бөртек күз яшьләре җыерчыклы яңаклары буйлап тәгәрәп төшүен күрде. Ике йөрәктәге фаҗига һәм хәсрәт тә яшь тамчылары белән бергә агып китә тордылар. Әйтерсең лә, икесенең дә күңелләрен яктыртып сәгадәт кояшы чыкты һәм аның җылы нурлары аларның  җилкәләреннән язмышның кара шәлен алып ташлады. Айзар үзен бәхетле сизде. Кемнәргәдер кычкырасы килде: аракы эчми бит ул, батыр бит ул, матур, матур Айзарның әнисе!

Таңсылу Садыйкова, Иске Сләк авылы,
Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы