Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Язгы өмәләр башланды
18.04.2018

Язгы өмәләр башланды

17 апрельдә Ижауның Гагарин урамындагы Алексей Титов исемендәге скверны чүп-чардан арындыру өмәсе узды. Бу скверда беренче өмә булды. Карлар эреп, җир кипкәч, 27 апрельдә янәдән өмә булачак.
Кояш ныграк караган саен чүп-чарлар ныграк күренә башлый. Көннәр аяз торгач, күп кенә шәхси хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр үз территорияләрен чистартырга өлгерде инде. Чөнки 16 апрельдән Ижауда “Шәһәрдәге чисталык үзеңнән башлана!” девизы астында өмәләр башланып китте. Шәһәр хакимияте хәбәр итүенчә, Ижауда инде 125 өмә узган. Территорияләрне чис­тарту эшләрендә предприятие һәм оешмалардан 1590нан артык хезмәткәр катнашкан, 26 мең кв. метрдан артык территория чис­тартылган, 640 куб. м чүп-чар түгелгән, 43 санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән.
Сквердагы өмәгә Ленин районы баш­лыгының беренче урынбасары Рудольф Жиделев та килгән иде. Ул: “Бүгенге өмәдә Гагарин урамындагы йортларның идарә итүче компанияләре, укытучылар, укучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, коммерцияле предприятиеләр һәм шәһәр халкы катнаша. Районыбыз территориясе зур булганлыктан, бүгенгә кадәр 100гә якын өмә узды. Өмәләр бит берничә этаптан тора. Башта йортлар янындагы карларны таратабыз, кар астыннан чыккан чүпләрне җыябыз, узган елдан калган яфракларны чокырлар казып күмәбез, көннәр җылыткач, шул чистарткан урыннарга чәчәкләр утыртабыз. Чүпләрне полигонга илтү каралган. Узган ел мондый өмәләрдә 5 меңнән артык кеше катнашты. Быел да алда булачак өмәләрдә халык актив катнашыр дип өметләнәбез. Күреп торасыз: бу скверда өлкәннәр дә, кечкенә сабыйлары белән әниләр дә ял итәләр”, — диде. Исегезгә төшерәбез, өмәләрдә катнашырга теләге булган һәркем район хакимиятенә яки идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итә ала. Өмәләр графигы белән “Яңарыш” газетасы сайтына һәм “ВКонтакте” социаль челтәренә кереп таныша аласыз.
А.Титов скверын чистарту өмәсендә катнашучылар арасында милләттәшем Девятерня авылыннан Рәмзия Фәрхушинаны очраттым. Ул СПДУ оешмасында эшли. Мастерлары өмәгә барабыз дигәч, үзенең эш сәгатеннән соң әлеге скверны чүптән арындырырга да бик рәхәтләнеп килгән. “Кыштан соң бөтен пычрак, чүп чыга бит. Чистартмыйча булмый, шуңа да өмәләрне оештыру бик кирәк дип саныйм. Мин авыл кызы булгач, мондый эшне яратам. Эшем дә чүп җыю, себерү, чис­тартудан гыйбарәт. Көн саен җыештырып торсак та, чүп күп. Элек һәрбер территория предприятиеләргә беркетелә иде. Хәзер шәхси оешмаларның җаваплылыгы юк. Һәркем, үзе яшәгән йорт янына чыгып, өмәләрдә катнашса, яхшы булыр иде. Мин эшләгән урында ике йортта яшәүчеләр өмәгә чыга, ә бер йортта яшәүчеләр бервакытта да катнашмый. Бу инде йорт башлыгыннан тора. Ул ничек итеп чакыра бит. Башкалабызның чисталыгы үзебездән тора. Яшәгән урыныбыз чиста булса, үзебезгә дә рәхәт! Җыелган, капчыкларга тутырыл­ган чүпләрне дә вакытында алып китәләр. Шәһәребез җәйне чистарынып каршылырга тиеш, дип уйлыйм”, — ди Рәмзия ханым.
Скверны чистартырга килүчеләр арасында яшьләр дә бар иде. 23нче мәктәптән килгән Алена Кузнецова өмәләргә йөрүенең сәбәбен үзе яшәгән шәһәрне яратудан дип аңлатты. Ә 10нчы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Егор Кокорин дәрестән соң бирегә эшләргә дип дуслары белән бергәләп килгән. “Завучыбыз класска кереп, өмәгә барырга кешеләр кирәк дигәч, дусларым белән барырга булдык. Без бергәләп шәһәребезне чистартуга үзебезнең ярдәмне кызганмыйбыз, көчебезне куябыз. Мәктәп янында да җыештырабыз. Мондый өмәләргә һәркем чыгарга тиеш дип уйлыйм. Кайчак кемнеңдер чүпне җиргә ыргытканын күрсәм дә, алып чүп савытына ташлыйм”, — диде ул. Шәһәрдә яшәүче һәркем бу мөһим, уртак эштән читтә калмасын иде. Ә бит күпвакыт чүп-чарны кая туры килә, шунда ташлап китә кайберәүләр. Ә инде буш шешәләрне, тәмәке төпчекләрен фатир тәрәзәсеннән яки балконыннан ташлау – монысы бернинди кысага да сыймый….
Яз – чүп-чардан, пычрактан, искедән арыну вакыты. Әйдәгез, бергәләп ямьле җәйләргә чиста урамнардан, парк-скверлардан атлыйк! Чистарту эшләре әле дәвам итәчәк. Шуңа да көрәк, тырма, себеркеләрне кулга алып, яшәгән урыныбызны — башкалабызны — чүптән арындырыйк. Тагын шунысын да онытмыйк: чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында гына була. Өмәдә катнашучыларның хезмәтен хөрмәт итик!

Гөлнара Вәлиева.