Язгы чакырылыш — 2017
Илебездә язгы чакырылыш башланды. Удмуртиядән 1100 ир-егет хәрби хезмәткә алыначак. Республика хәрби комиссариатында язгы чакырылышның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Шуларның иң мөһиме — армия хезмәтеннән кичектерелүнең шартлары үзгәрүе.
Язгы чакырылыш вакытында республикада 8 меңгә якын кеше медицина тикшерүе үтә. Хәрби хезмәткә аларның бары 1100е генә китә. Гадәттәгечә, хәрби хезмәткә чакырылучыларның яртысы коры җир гаскәрләре сафын тулыландырачак. Аннан соң исемлектә хәрби-космик, ракета гаскәрләре тора. Ә менә милли гвардиягә һәм һава десанты гаскәренә квоталар иң азы.
Медицина тикшерүен узучыларның 70% хәрби хезмәткә яраклы дип табыла. Өчтән бере сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән кичектерү ала. “Егетләрне хәрби хезмәт үтәүдән кичектерүнең сәбәпләренең иң еш очрый торганы — кан йөреше системасы авырулары. Узган елгы көзге чакырылыш вакытында андыйлар 22,9% тәшкил итте. Чагыштыру өчен, Идел буе федераль округында бу сан 11,4%. Аерма ике тапкырга күбрәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә без әлеге мәсьәлә өстендә эшлибез”, — диде Удмуртия хәрби комиссариатының хәрби табиблар комиссиясе рәисе Николай Артемьев. Гипертония авыруы булуы турындагы белешмәне хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәр бишенчесе алып килә. Икенче урында — психик тайпылышлар, барлыгы 15%. Өченче урында — ашказаны-эчәк авырулары. Исемлекне сөяк-мускуллар авырулары яба.
Быел махсус уку йортларында белем алучы егетләр дә укуларын тәмамлаганчы хәрби хезмәттән кичектерү алырга мөмкин (бу шулай ук укырга керүчеләргә дә кагыла).