Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Язгы чакырылыш башланды
11.04.2013

Язгы чакырылыш башланды

Армия хезмәте бер елга гына калдырылса да, егетләр Ватан алдындагы бурычларын үтәргә ашкынып тормый. 2012 елда Россиядә хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрнең саны 235 мең булганын ишеткәч, шаккаттым. Яшь, сау-сәламәт егетләрнең армиядән куркып, үзләренең дәрәҗәсен төшереп, качып йөрүләре һич аңлашылып бетми миңа. Мондый егетләрне чын ир-ат дип атап буламы соң, алар киләчәктә үзләренә нинди юл ярыр, балаларына нинди ата булыр? Гомер буе әти-әниләреннән ярдәм көтеп, үз-үзләрен генә кызганып, өф-өф итеп яшәүче яшьләр артканнан-арта бара түгелме?!

Раил Разов, Ижау шәһәре

1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә чираттагы чакырылыш чоры башланып китте. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Оборона министрлыгы 153 мең 200 яшь солдат армия сафларына алыначак, дип планлаштыра. Димәк, көзге чакырылыш белән чагыштырганда, 13 меңгә артыграк солдат хәрби хезмәткә җибәреләчәк.

«Илебездә яңа закон нигезендә хәрби хезмәткә чакырылышка үзгәрешләр кертеләчәк. Әлеге закон солдатка чакырылучы егетләрне, чакырылыш башланган көннән алып, 14 көн эчендә мөстәкыйль рәвештә хәрби комиссариатка килеп повестка алырга мәҗбүр итәчәк. Повестка алырга килмәгән егет законны бозучы булып саналачак һәм 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк”,- дигән сүзләр язгы чакырылыш алдыннан ук йөрсә дә, әлегә бу закон чынга ашырылырга өлгермәде.

Удмуртиягә килгәндә, агымдагы язгы чыгарылыш вакытында республикабыздан 1250 кеше хәрби частьләргә җибәрелергә тиеш. Моннан тыш, 11 кеше альтернатив гражданнар хезмәтенә барырга теләк белдерде. Медицина һәм чакырылыш комиссиясе аша язгы чакырылышта 7 меңгә якын яшь егет узды”, — дип хәбәр итте УР хәрби комиссары Александр Комлев.