Язгы чакырылыш башланды
1998 елның 28 мартында кабул ителгән “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәтне үтәү турындагы” 53нче санлы Федераль Закон буенча, запаста булмаган, яше тулган һәр гражданин хәрби комиссариаттан чакыру килгәч, медицина тикшерүе узарга, чакыру комиссиясе утырышында катнашырга, хәрби исәпкә алу яки хәрби хезмәткә бару турындагы мәгълүматларны белергә тиеш.
Быел Ватан алдында бурычларын үтәү өчен Удмуртиядән 1130 егет чакырылачак. Бүгенге көндә медицина комиссиясен, булачак солдатлар белән бергә илебезнең хәрби уку йортларына керергә теләүчеләр дә үтә. Хезмәткә яраклы булучылар саны һәр елдагыча 68,5% тәшкил итә. Иң еш очрый торган авырулар – югары кан басымы. Гипертония турындагы табиб белешмәсен һәр бишенче егет китерә икән. Икенче урында – психик авырулар. Шуңа күрә быелдан башлап чакырылыш вакытында психологик тикшерү һәм тестлар узу мәҗбүри булачак.
Булачак солдатларның хезмәткә китү географиясе киң – Калининградтан алып Сахалинга кадәр. Егетләрнең күбесе коры җир гаскәрләрендә солдат хезмәте узачак.
Быел республикабыз территориясендә хезмәт итү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. Кизнерда инженер-сапер полкы, Камбаркада тимер юл гаскәрләре составында механизация полкы формалаша. Анда солдатларны елның икенче яртысында көтәләр.
Хәрби хезмәткә тантаналы озату апрель аеның соңгы декадасында башланачак.