Язгы чакырылыш башланды
30 мартта Удмуртия республикасы хәрби комиссариатында солдатларны язгы чакырылышка әзерләү турында пресс-конференция булып узды. Аны хәрби комиссар Александр Комлев үзе алып барды.
Комиссар хәбәр итүенчә, 1 апрельдән башланачак язгы чакырылыш барышында 7 меңнән артык яшь егет медкомиссия узачак. Аларның 2484се илебез армиясе сафларын тулыландырачак. Моннан тыш альтернатив хезмәткә дә 8 кеше җибәреләчәк. Узган ел белән чагыштырсак, бу 2011 елда аларның саны 4 кә артыграк.
Чакырылыш һәр елның яз һәм көзе саен кабатланып, егетләр бер үк тәртиптә армия сафларына озатылуга карамастан, бу өлкәдә һәр елны үзгәрешләр булып тора. Быелгы язгы чакырылышка да берникадәр үзенчәлекләр хас. Башка еллардан аермалы буларак, хәрби частьләргә озатылыр алдыннан егетләргә быел банк карталары биреләчәк. Иҗтимагый оешмалар, ата-аналар комитеты вәкилләре чакырылыш комиссиясе утырышларында катнаша һәм булачак солдатларны хезмәт итәчәк урынга кадәр озата ала.
Республика хәрби комиссариаты хәрби исәптә торучы һәм хезмәткә чакырылырга тиешле егетләрнең, 2011 ел белән чагыштырганда, 47 процентка кимүе, шулай ук чакырылыш комиссиясе дә кыскаруы хакында хәбәр итте. Хәзер «Ижау шәһәре» муниципаль берәмлегендә бары тик бер генә чакырылыш комиссиясе эшләячәк, элекке кебек һәр районның чакырылыш комиссиясе булмаячак. 1 марттан Завьялово районы хәрби комиссариаты кыскартылган. Хәзер Завьялово районы буенча кабул итү эшләре Первомай һәм Ленин районы хәрби комиссариатларына йөкләнгән. Хәрби комиссариат өчен дә, хезмәткә чакырылучылар өчен дә мондый үзгәрешләр бу язгы чакырылыш белән бәйле чараларны катлауландырмыйча калмаган.
Гадәттәгечә, Удмуртиядән хезмәткә чакырылучылар Россиянең төрле регионнарына, аларның 50 проценты коры җир гаскәренә җибәрелә. Хәрби хезмәткә алыначакларның яртысыннан күбрәге Үзәк хәрби округы чикләрендә хезмәт итәчәкләр. 900гә якын булачак солдатның С, Д, Е категорияле автотранспорт йөртүче белгечлекләргә ия булулары күздә тотыла.
«Булачак солдатлар өчен хезмәт итү шартлары, туклану, кием белән тәэмин итү һ.б. яхшырганнан-яхшыра бара. Калганы барысы да солдатның үзеннән тора», — ди хәрби комиссар.
Һәрбер ата-ананың һәм солдатның теләге, әлбәттә, тынычлык һәм иминлек. Сау-сәламәт әйләнеп кайтырга язсын, сезгә ил сакчылары.
Элмира Нигъмәтҗан