Язгы ташуга әзерлек эшләре бара
Табигатьтә яз хакимлек итә. Елның әлеге фасылы куандырса да, аның бәла-казалар алып килүе дә мөмкин. «Алдан кайгырткан откан» дигән хакыйкатьне нәкъ менә хәзер искә төшерергә вакыт.
Күңелсез хәлләрне булдырмый калу өчен башкалабыз хакимияте язгы ташу чорына әзерлекне башлады. «Удмуртгипроводхоз» институты җитәкчесе Владимир Своекошин билгеләп үтүенчә, фаразлар буенча быел язгы ташу уртача яки бераз артыграк дәрәҗәдә узачак. “Шәһәрнең коткару хезмәте язгы ташуга әзер, коткаручылар кулында махсус техника, авария-коткару автомобильләре, катерлар, көймәләр, снегоходлар, су суыртучы мотопомпалар бар, команда-штаб өйрәнүләре үткәрелде”, — диде шәһәр хакимияте Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Шастин.
Удмуртия гидрометцентр мәгълүматлары буенча, Ижауда кар катламының калынлыгы 20нче мартка норманың 90-96% тәшкил итә, туфрактагы туң нормадан түбән, уртача 68 см яисә 63%, карның дым запасы 110 мм яки 84% тәшкил итә.
Ижау хакимияте Гражданнарны саклау идарәсенең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү бүлеге җитәкчесе Антон Колпаков сүзләренчә, язгы ташуга каршы әзерлек эшләренә 1 298 кеше, 238 берәмлек техника җәлеп ителгән. Тәүлек саен 7 коткаручы кизү торачак. Ташу көчле чагында кизү торучыларның саны артачак.
Язгы ташкын вакытында гадәттән тыш хәлләр туып, кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаса, халыкны ашыгыч рәвештә эвакуацияләү оештырылачак, вакытлыча урнаштыру пунктлары булдырылачак. Зыян күрүче халыкны эвакуацияләү Ленин һәм Первомай районнары хакимиятләре белән берлектә үткәреләчәк. Зыян күрүчеләрне вакытлыча тору пунктларына илтү “ИПОПАТ” транспортында тормышка ашыру күздә тотыла. Зыян күрүчеләр өчен вакытлыча тору пунктлары беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән, 230 комплект әзерләнгән.
Игътибар! Торак йортларны һәм биналарны су басмасын өчен, биналар һәм өй яннарын кардан чистартырга, арындырырга кирәк. Явым-төшем сулары өчен каралган канализацияләрне, су агызып җибәрү канауларын чистартырга, түбәләрне кардан арындырырга, шәхси хуҗалыкта яшәүчеләргә су баскан очракта зыян күрергә мөмкин булган әйберләрне җыеп куярга кинәш ителә.
Су басу куркынычы булган предприятиеләргә, оешмаларга, учреждениеләргә, һичшиксез, барлык кыйммәтле товарларны, документларны, ким дигәндә 1,5 метр биеклеккә күтәрергә, ә иң яхшысы югары катка күчерергә, су басу куркынычы янаган гаражлардагы автомобильләрне алырга киңәш ителә.
Ижауның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте, Бердәм коткару хезмәте телефоннары 57-25-12, 57-21-14, 01,
мобиль элемтә — 101, 112.