Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Язгы ташуга әзерлек ничек бара?
9.03.2017

Язгы ташуга әзерлек ничек бара?

Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Ижау шәһәре хакимиятен язгы ташуга әзерлек эшләрен начар алып барулары өчен тәнкыйтьләде.
Бу атнадагы аппарат киңәшмәсендә Александр Соловьев иң беренче язгы ташу мәсьәләсенә тукталды. ”Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хәбәр итүенчә, быел 20 регионда, шул исәптән, Удмуртиядә дә язгы ташу аеруча көчле булыр дип көтелә. Безгә язгы ташуга әзерлек мәсьәләсенә игътибарыбызны арттырырга кирәк. Һәр җитәкченең дә шәхси җаваплылыгы турында тагын бер кат искәртәм. Быел яуган карның күләме 1979 елдагы кадәр, ягъни су басу куркынычы аеруча зур», — диде Удмуртия Башлыгы.
Александр Соловьев Ижау шәһәренә дә су басу куркынычы янавын билгеләп узды. “Ял көннәрендә башкала буенча күп йөрдем. Карт көртләре һаман да тау-тау булып ята. Аларны беркем дә шәһәрдән чыгарырга җыенмый, ахры. Юрий Александрович (Тюрин), Ижауда яшәүчеләрне нәрсә көтә? Барыбызга да көймә сатып алыргамы? Шәһәр җитәкчелеген һәм шәхсән үзегезне хөрмәт итсәм дә, бу хәл белән килешәсе килми. Әйдәгез, уйлашыйк. Урамнарны карт көртләреннән тиз арада чистартырга кирәк! Ижауның явым-төшем сулары ага торган җайланмалары быелгы күп күләмдәге кар суларын кабул итеп бетерә алмаячак. Шуңа күрә кар сулары асфальт өстеннән ага һәм аны боза. Мондый җавапсыз караш аркасында юллар сафтан чыга. Кар эреп беткәч, шәһәр халкы юл төзүчеләрне гаепләячәк. Шуңа күрә көн-төн шәһәр урамнарын, ишегалларын кардан чистартырга кирәк”, — диде Удмуртия Башлыгы. Ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә әлеге мәсьәлә буенча өстәмә киңәшмә уздырырга, кар чыгару эшенә барлык предприятиеләрне, министрлыкларны, идарәләрне җәлеп итәргә кушты.