Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Язгы ташуга әзерлек бара
2.03.2017

Язгы ташуга әзерлек бара

Удмуртия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау буенча комиссия оештырылды. 21 февральдә комиссиянең беренче утырышы узды һәм язгы су басу чорына әзерлек кысаларында подрядчы оешмалары белән юлларны һәм ясалма корылмаларны әзерләү планы булдырылды. Юл оешмалары җитәкчеләренә су басуга каршы көрәшкә багышланган чаралар уздыру бурычы йөкләнде.
“Автомобиль юлларын кар суларын уздыруга әзерләү эшләре ел саен башкарыла. План нигезендә кюветлар, юл буйлары кар көртләреннән азат ителә. Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгы кураторлары көн саен торба һәм күперләр торышын тикшерә. Подрядчы оешма эшчеләре тәүлек дәвамында ясалма корылмаларны күзәтү астында тота”, — дип сөйләде министр урынбасары Юлия Башкова.
Апрель аенда боз кузгалгач, Удмуртия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләнү-коткару хезмәте ярдәме белән бөкеләрне булдырмау һәм күперләрне саклап калу максатыннан проблемалы елгаларда шартлату эшләре уздырылачак. “Кайбер муниципаль берәмлекләрдәге ситуация куркуга сала. Монда сүз ел саен су астында калучы төньяк районнар турында гына бармый. Башкалабызга да куркыныч яный. Хәзерге вакытта Ижаудагы юл хезмәтләренә шәһәрне кардан чистарту эшләрен тизләтергә кирәк. Юкса, быелгы карлы кыштан соң, юл катламын җимерелүләрдән саклап калып булмаячак”, — диләр министрлыкта.