24.03.2012
Язгы ташуга каршы
1 март күрсәткечләре буенча республикада кар катламы уртача 43 см, бу күпьеллык уртача нормага тәңгәл.Кардагы дымлылык запасы нормадан 10 процентка кимрәк, туфрактагы туң катламы 75 см. Кама елгасында боз калынлыгы 57 см, Позимьдә — 40 см, Чепцада — 40 см. Язгы ташуларга каршы чараларга 17 000 кеше һәм 2000 данә төрле техника җәлеп ителгән. 11 белгеч боз тыгылган урыннарда шартлату эшләре алып бару өчен махсус әзерлек үткән.
УР Президенты һәм
Хөкүмәте хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде