Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Язгы тамчы -2014
3.04.2014

Язгы тамчы -2014

Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге ел саен татар һәм башкорт халкының музыка уен-коралларында башкаручыларның “Язгы тамчы” фестиваль-конкурсын уздыра. Быел ул 21нче тапкыр ”Халыклар  дуслыгы йортында” старт алды.

Республикабызда  50дән артык сәнгать һәм музыка мәктәпләре эшли. Анда белем алучы балалар арасында татарлар да бик күп. Әлеге балаларны барлау максатыннан, Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты Мәсгуть Гаратуев тәкъдиме белән һәр елны “Яшь музыкантлар” бәйгесе уздырыла башлый. Конкурста бары тик татар халык көйләре, Татар композиторларының әсәрләрен генә башкару таләп итеп куела.

“Элек фестиваль үзеш­чән формада гына булса, ул елдан-ел үсеп, югары дәрәҗәгә җитте. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе Сәгыйть Хәбибуллин, Россиянең халык артисты Шәүкәт Әмирҗанов мондый бәйгенең бик кирәкле, үзенчәлекле икәнен әйттеләр. 20 ел эчендә бәйгедә биш меңнән артык бала катнашты. Аларның лауреатлары Ижау музыка көллиятендә, Казан, Мәскәү һәм Урал консерваторияләрендә укып, зур исемнәргә лаек булдылар. Рөстәм Ямилов, Гүзәл Мостафина, С. Шакирҗанов  халыкара, бөтенроссия конкурслары лауреатлары. Руслан Даутов (укытучысы Гөлчәчәк Нуриева) 2013 елда Испаниядә Гран-прига лаек булды, ул шушы атнада Германиядә халык­ара конкурста катнаша”, — дип сөйләде Гайсә Талипов.

4 апрельдә “Язгы тамчы” фестивале Удмуртиянең төньяк шәһәр һәм районнарында читтән торып сайлап алу турлары узачак. Фестивальнең жюри әгъзалары  көчле һәм сәләтле укытучылар: Светлана Кайсина, Динә Тимергалеева һәр чыгышка һөнәри күзлектән чыгып бәя  бирәчәк. Фести­вальнең табышы дип, виртуоз, катлаулы әсәрләр уйнаучы Руслан Валеев (баян) табылды. Ул тиздән Ижау музыка көллиятен тәмамлый. Думбрачылар да үзләрен яхшы уйнаучылардан күрсәттеләр. Үзәк зонаның беренче туры өлкән буын чыгышлары белән тәмамланды.

Бәйгегә йомгакны Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн  Мирзаянов ясады. Ул үз чыгышында барлык катнашучыларга, укытучыларга рәхмәт хатлары  тапшырды.

25 апрель финалга чыгучылар көч сынашачак һәм ахырдан Гала-концерт булачак. Бу көнне Башкортостан, Татарстан республикаларыннан, Пермь өлкәләреннән дә кунаклар көтелә.

Ализә Хурамшина,

Ижау шәһәре.