Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Язгы бәйрәм шаукымы
8.03.2012

Язгы бәйрәм шаукымы

Ижауның сәхнә тормышы төрледән-төрле концерт-тамашаларга бай. Шушы көннәрдә татар эстрадасының иң якты, яшь йолдызлары янә, шау-гөр килеп, ижаулыларга “Татарча солянка” тәкъдим иттеләр. «Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт» дигәндәй, кыска гына вакыт эчендә Ижауда икенче тапкыр концерт куюларына карамастан, ни гаҗәп, залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамаша бик кызыклы, җанлы үтте. Күпләрне үз иҗатларына гашыйк иткән Раяз Фасыйхов, Илназ Бах белән беррәттән Алинә Бәширова, Илназ Вәлиев кебек яшь җырчылар чыгыш ясадылар. Бу юлы җырчылар белән якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме — 8  март хакында әңгәмә корырга булдык.

Булат Бәйрәмов:Дөресен генә әйткәндә, 8 март бәйрәменә алдан  әзерләнгәнем юк. Артистларның тормышы бик кызыклы, күпчелек очракта, нинди генә бәйрәм булмасын, эш көненә туры килергә мөмкин. Быел да 8 март көнендә без Ләйсән белән эшлибез. Шуңа да карамастан, бу көнне сөекле хатыныма һәм ике кызыма, һичшиксез, чәчәк бәйләмнәре бүләк итәчәкмен. Ә инде төп бүләккә килгәндә, монысы сер булып калсын, бу хакта шапырынып сөйләргә яратмыйм.”

Ләйсән Гимаева:8 март иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе, чөнки бу көнне үзем дә якыннарымны котларга яратам. Булаттан әллә нинди зур бүләкләр өмет итмим, минем өчен иң мөһиме – аның игътибары һәм мәхәббәте.”

Раяз Фасыйхов:Минем өйдә ике хатын-кыз, берсе – сөекле хатыным булса, икенчесе – нәни кызым. Бу бәйрәмне чәчәк бәйләмнәреннән башка күз алдына китерүе авыр, шуңа күрә, иң беренче чиратта, матур чәчәкләр булачак. Тормыш иптәшем сары тюльпаннар ярата, мин әлеге чәчәкләрне күп тырышлык белән, кайдан булса да, эзләп табам һәм зур бәйләм ясап матур итеп әзерләп бүләк итәм. Кызым уенчыклар бик ярата, шунлыктан аңа берәр матур, кызыклы уенчык бүләк итәчәкмен. Ә зур бүләккә килгәндә, 10 март көнне Һиндстанга сәяхәткә китәргә уйлап торабыз, хатын-кызларыбызга улым белән миннән иң истәлекле бүләк шул булыр, дип уйлыйм.”

Мурат Гайсин:Март аенда минем өчен икеләтә бәйрәм, берсе – Халыкара хатын-кызлар көне булса, икенчесе – 6 мартта мин дөньяга килгәнмен. Бу елгы туган көн минем өчен үзенчәлекле, чөнки юбилей елы – 25 яшь тулачак, шунлыктан, 8 март белән туган көн бергә бәйрәм ителер дип уйлап торам. Ә бүләккә килгәндә, сөеклем миңа нәрсә бүләк итте, мин дә шундыйрак рухта бүләк ясаячакмын (көлә)”.

Ильмира Нәгыймова:8 март бәйрәменә төрле бүләкләр сайлап, егетләр күбрәк әзерләнәләрдер дип өметләнәм. Бәйрәм көнне үземне тәртипкә китереп, затлы күлмәкләр киеп, бизәнеп-ясанып, матур-матур бүләкләр кабул итәргә әзерләнәчәкмен.

Эльмира Хаматова:8 март хатын-кызларыбызның көтеп алынган лаеклы, язгы бәйрәмнәренең берсе дип уйлыйм. Шәхсән үзем әлеге бәйрәмне бик көтәм, чөнки тормыш иптәшем нинди дә булса бүләк ясап мине сөендерер дип өмет итәм. Бу көнне әниләремне, әбиләремне котлап, бүләкләр белән сөендереп килергә уйлап торам.

Ландыш Нигъмәтҗанова:8 март башка бәйрәмнәр кебек күп кенә чыгымнар таләп итә торган көн. Бүләкләр алырга бик яратам, ә якыннарыма бүләк ясау минем өчен тагын да зур сөенеч. Бүләкләр сайлаганда күп уйланырга, һәр кешенең холкын, нәрсә белән кызыксынуын күзалларга тырышам.

Илдар Әхмәтов:Хатын-кызлар көненә кадәр 4 мартта зур вакыйга – сайлаулар көтелә бит әле. Алла боерса, бәйрәмчә рух белән сайлауларга барачакбыз. 8 мартка килгәндә, шулай ук зур бәйрәм, форсаттан файдаланып, барлык Ижау хатын-кызларын шушы матур бәйрәм белән котлап, иң матур, җылы теләкләремне юллыйм. Биредә гомер итүче якын туганнарыма да исәнлек-саулык телим.

Илшат Вәлиев:8 март бәйрәмен без ир-атлар куркып көтеп алабыз, чөнки бу көнне савыт-саба юу безнең өстә була. Ул кадәр алдан шау-гөр килеп әзерләнгән юк, чөнки һәркөнне хатын-кызларга бәйрәм ясап торабыз, чәчәкләр бүләк итеп, үзебезнең яратуыбызны белдерәбез. Әлбәттә, инде бу көнне сөйгәнемә матур, җылы сүзләр әйтеп, чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырачакмын.

Ләйсән Әхмәтова