Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


31.03.2016

Ягез әле, әбиләр!

Алар яшьләрдән дә арт­тыра. Можгада бе­ренче тапкыр “Ягез әле, әбиләр” бәйгесе узды. Аны Можга татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды. Узган елларда Можгада “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләре уздырылды. Быел әбиләргә чират җитте.

Иң яхшы әби исеменә көрәшү өчен сәхнәгә 6 әби чыкты: Минзилә Уразова, Фәния Гыйззәтуллина, Гүзәлия Гарапшина, Фәридә Аникина, Алмазия Гыйбадуллина, Фәнзия Гыйльманова.
Әбиләр — сокланырлык тормыш юлы үткән кешеләр. Һәммәсенең үз язмышы. Алар — зирәкләр, уңганнар, киңәшчеләр, балалар үстергән аналар. Бәйгенең 5 сынавының беренчесендә алар үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар. Оныклары турында бик горурланып сөйләделәр.
Алмазия апа оныкларга иң бай әби булып чыкты. Аның 6 оныгы бар. Бу көнне аларның барысы да сәхнә түрендә булды. Бәйгедә оныклары белән чыгып, туган тел җырын җырлавы бик матур күренеш булып истә калды. Халкыбызның мирасы бик зур. Аны яшь буынга тапшыру — өлкәннәрнең бурычы. Алмазия Хатыйп кызы 36 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, 10 елдан артык үз теләге белән татар теле түгәрәге дә алып бара.
Әдәби бәйгедә әбиләребез үзләрен халкыбызның әйтем-такмак, мәкаль-мәзәк белгечләре итеп күрсәттеләр.
Җырлата да, биетә дә торганы “Аулак өй” дип аталган бәйгедә булды. “Ул күңелле елларны онытып булмый”, — диләр алар. Элек басуларда иген урып, колхоз малларын туйдырып кайткач, өйләргә кичке уеннарга җыелганнар. Тәмле-тәмле ризыклар: бәлеш, гөбәдия, кош теле, өчпочмак, чәк-чәк пешереп алып килгәннәр, җырлаганнар, күңел ачканнар, чәй эчкәннәр.
Һәр бәйге саен әбиләрнең яңадан-яңа сыйфатлары ачыла барды. Алар чигәләр дә, бәйлиләр дә, бакчада җиләк-җимеш тә, яшелчә дә үстерәләр, шигырьләр иҗат итәләр, оныкларын да тәрбиялиләр. Шуның өстенә аш-су осталары да Минзилә, Фәридә апаларның дәртле биюләре, Фәнзия, Алмазия апаның җор теллелеге, Гүзәлия апа белән Фәния апаның моңлы җырлары берәүне дә битараф калдырмады. “Мин кечкенәдән татар халык көйләренә гашыйк. Безнең нәселебездә гармунчылар, җырчылар бик күп, әни дә, әти дә җырлыйлар иде. Мин дә гомерем буе үз халкымны, аның көй-моңнарын бик яратып яшим”, — диде бәйгенең иң олы катнашучысы — 70 яшьлек Фәния әби.
Бәйгедә катнашкан әбиләре­безнең тагы бер үзенчәлеген аерып әйтәсе килә. Алар иҗти­магый эшләрдә дә бик актив. “Сөмбел” фольклор ан­самблендә җырлыйлар, театрда уйныйлар, шәһәркүләм мил­ли бәйрәмнәребезне оештыруга үзләреннән зур көч кертәләр.
“Әбиләр һәрьяклап булган, алардан безгә үрнәк алырлык. Кайбер бәйгеләрдә яшьләрне дә арттырып җибәрделәр”, — диделәр бәйгене карарга килүчеләр.
Жюри әгъзасы, Удмуртия та­тарларының милли-мәдәни авто­номиясенең мәгълүмат һәм мат­бугат чаралары буенча комиссия җитәкчесе Нәзир Ногманов катнашучыларның әзерлегенә дә, чараның оештырылу дәрәҗәсенә дә югары бәя бирде. “Әбиләрнең һәммәсе үзенчәлекле иде. Чараны оештыруга килгәндә, Можга шәһәре татарлары элек-электән республика күләмендә гел алда баралар. Шулай зал тутырып, чаралар уздырулар бүгенге көндә аларның аякта нык басып торуын исбатлый. Матур эшләре өчен ­Можга милли-мәдәни автоно­миясенә зур рәхмәт”, — диде ул.
Бәйгенең җинүчесе итеп Алмазия апа Гыйбадуллина билгеләнде. Фәридә апа Аникина “Тамашачы күңелен яулаган әби”, Гүзәлия апа Гарапшина “Иң шәфкатьле әби”, Минзилә апа Уразова “Иң сөйкемле әби”, Фәнзия апа Гыйль­манова “Иң өлгер әби”, Фәния апа Гыйззәтуллина “Иң җитез әби” дип билгеләнделәр. Һәммәсенә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. “Соңгы 2 атна эчендә йөреп арыган репетицияләр, булдырырмын микән дигән борчылулар артта калды. Без бик канәгать”, — диделәр әбиләр.
Алар өчен бит урын мөһим түгел, олы шатлык — газиз, яраткан әби булуда!

Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре.