Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юл төзүчеләр эшкә керешә
30.04.2019

Юл төзүчеләр эшкә керешә

26 апрельдә Министрлар кабинеты башлыгы Ярослав Семенов җитәкчелегендә Ижау хакимияте вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын һәм башка федераль, республикакүләм программаларны гамәлгә ашыруда катнашачак асфальт-бетон заводларын һәм юл предприятиеләрнең җитештерү базаларын тикшерделәр.

Беренче тукталыш — «Ижевское» юл предприятиесе заводы булды. Бу компания быел аукционда башкала урамнарын төзекләндерү хокукына ия булды. Предприятиегә Ижауда 27 участокта гомуми озынлыгы 25 км юлларны яңартырга кирәк.
Оешманың җитештерү егәрлекләре җитәрлек, дип ышандырды комиссия әгъзаларын «Ижевское» предприятиесе генераль директоры Александр Асаналиев: «Сезон вакытында шәһәрдә асфальт-бетон катнашмалар җитештерүче 5 җайланма эшләячәк, гомуми җитештерү күләме сәгатенә якынча 380 тоннаны тәшкил итәчәк. Мондый күләм, 7 метр киңлектәге гадәти юлга күчереп исәпләгәндә, 2500 квадрат метр мәйданлы участокта катлам җәюгә җитә, бу — 5 сантиметр калынлыкта 400 метр юл участогы дигән сүз».
Бүгенге көндә Ижауда барлык объектларны ремонтлау өчен кирәкле бөтен инерт материалларның 60% ка якыны, 6 мең тонна битум һәм башка кирәк-яраклар әзерләнгән. Бу яңа сезонга тыныч һәм ышанычлы рәвештә керергә мөмкинлек бирә.
Ярославль Семенов җитәкчелегендәге төркем завод территориясен, оператор урынын, эмульсияләр җитештерү җайланмасын, материалларның һәм заводтан чыгарыла торган продукциянең сыйфатын тикшерү өчен заманча җиһазлар белән җиһазландырылган лабораторияне карадылар.
Подрядчы җитештерү базасында булган юл техникасын күрсәтте. Алар сезонны башларга әзер һәм төзек хәлдә. Асфальт түшәүче техникаларга видеокамералар урнаштырылган. Удмуртия халкы эш урыныннан трансляцияләрне май аенда ук республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында карый алачак. Андагы барлык мәгълүмат өч ай сакланачак.
Төзекләндерү эше барган урынны бүлеп алуга аерым игътибар биреләчәк. Предприятие якын арада шәһәр урамнарында барлыкка киләчәк юл билгеләре экспозициясен дә тәкъдим итте. Ярослав Семенов подрядчы игътибарын транспорт хәрәкәтен оештыру схемаларын катгый үтәү зарурлыгына юнәлтте: «Билгеләр — предприятиенең генә түгел, милли проектның йөзе дә, бу безнең гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге белән бәйле, шуңа бу вак-төяк мәсьәлә була алмый», — дип ассызыклады.
Комиссия алдында эш башлануга әзерлеге турында хисап тоткан икенче юл предприятиесе — « Удмуртавтодор». Якшур-Бодья юл идарәсенең махсус-лаштырылган базасы буенча журналистлар өчен экскурсияне генераль директор Владимир Ястреб үткәрде. Предприятиедә әзерләнгән инерт материаллар еллык гомуми күләменең 40% тәшкил итә, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча — 60%. 5 асфальт җәюче техника эшкә әзер, тагын берсе ремонтта, сезон башланганда ул да сафта булачак.
Хөкүмәт Рәисе күргәннәрнең нәтиҗәләреннән канәгать калуын белдерде. Удмуртия предприятиеләре, сезонның иртә башлануына карамастан, эш башларга яхшы әзерләнгәннәр һәм аларга ремонт эшләренә вакытында тотынырга берни дә комачауламый.
Ярослав Семенов сүзләренчә, предприятиеләрнең эшне вакытында башкаруы даими күзәтү астында булачак. “Подрядчылар безгә үзләренең җитештерү графикларын хәбәр иттеләр. Без бу график­ларны контрольдә тотучы системага кертәбез. Һәр объект кайдадыр 4, кайдадыр 5 өлешкә бүленә: өске катламны кисү, тигезләү катламы, кирәк булса,тротуарлар салу һәм өске катлам. Аларның һәркайсына 3-5 көн бирелә. Заказ бирүче һәр тиешле этап тәмамланганнан соң, нәтиҗәләрне әлеге программага кертә. Әгәр, әйтик, фрезерлау тәмамланмаса, система кызыл лампочканы кабыза.. Подрядчылар эшне вакытында тапшыра алмаган очракта, аннан аңлатмалар таләп ителә”, — диде ул.
«Автомобильная Удмуртия» иҗтимагый оешмасы рәисе Борис Ломаев: «Бүген без предприятиеләрнең эшкә әзерлеген карап чыктык. Безне аукционда җиңү яулаган оешманың эш күләмен үтәп чыгарга көче җитәрме дигән сорау борчый иде. Үз күзләребез белән күреп, «Ижевское” юл предприятиесенең техникасы, материаллары барлыгына, эш графигы төгәл язылганлыгына төшендек . Бу — беренче. Икенчедән, лабораториядә кернның (тау токымы) ничек тикшерелгәнен күрдек. Предприятиенең әзерлеге сүздә генә түгел, гамәлдә ачык күренә. Техника әзер – безгә аны күрсәттеләр. Һәм хәзер без эшләрнең башлануын көтәбез.


Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Удмуртиядә гомуми озынлыгы 134,5 км булган 79 юл участогын «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча төзекләндереләчәк.

Элмира НИГЪМӘТҖАН әзерләде.