Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Юл газабы – гүр газабы
21.03.2013

Юл газабы – гүр газабы

Газетаның 8нче санында чыккан Дилфәр Хәсәновның “Ник туктамадың?” дигән язмасын укыгач, үз башымнан узган хәлләр искә төште. Онытырлык та түгел шул ул газаплы юлларны…

1973 елның маенда Рыс авылыннан күченеп, Яганга килдек. Күчкән өчен белешмә кирәк булып, Салагышка кайттым. 1974 елның кара көзе иде. Ул елны яңгырлар явып, көннәр суыткач катырды. Юллар бик тайгак иде, кар декабрь аенда гына яуды. Әгерҗедән Салагышка кадәр ничек тә кайтырга кирәк булгач, сөт тракторына да, атка да, мотоциклга да утырып, күпмедер араны җәяүләп тә кайттым җиттем. Икенче көнне кире Әгерҗегә кайтырга кирәк. Идарә йорты яныннан район үзәгенә бара торган машинага утырып киттек. Тирсәгә мең газап аша барып җиттек. Көннәр кыска вакыт, караңгы тиз төште. Шофёрлар Тирсәдә ял итеп алгач, янә юлга чыктык.  Бераз баргач, машинабыз әйләнеп, юл янындагы канауга төште. Арбада капчыкка тутырылган бәрәңгеләр бар иде, шулар астында калганмын. Башым белән каты итеп бәрелгәнем хәтердә, аннары аңымны җуйганмын.

Әгерҗе шифаханәсендә аңыма килдем. Күземне ачкач, табиблар кайда баруымны, документларымны сорадылар. Мин барсын да сөйләп бирдем. Милициядән берәү сумкамны алып килеп бирде. Акча да, документлар да урынында иде. Ул машинада Салагыштан Линуза исемле кыз да бар иде. Аның Казанда укып йөргән вакыты иде ул. Ул да нык тән җәрәхәтләре алган, диделәр. 40 елдан артык гомер үтсә дә, ул юллар әле дә онытылмый.

Разета Абязова, Яган авылы