Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юллар, юллар…
13.04.2012

Юллар, юллар…

«Ах, шайтан алгыры! Бетте машинам!..» Бу көннәрдә мондый җөмләләр, сүгенүләр тимер ат хуҗалары авызыннан еш ишетелә. Ник дигәндә, бик тырышып, әкрен генә йөргән очракта да асфальттагы өсте-өстенә ясалган тирән чокырларга төшми калу мөмкин түгел. Ленин районында кызыклы күренешкә тап булдым: бер машина хуҗасы, капчык белән алып килеп, юлдагы чокырларга кирпеч ватыклары салып йөри. «Моның өчен юл төзүчеләр бар , нишләп йөрисез? – дигән сорауга ул: «Аларны көтсәң, кыш җитәр. Ә мин машинамның ике тәгәрмәчен шартлаттым инде бу юлда», — диде. Мактаулы эш башкарса да, бу күренеш миңа кызганыч тоелды. Әйе, кая соң ул юл төзәтүчеләр? Кем ничектер, моңа кадәр мин аларны әле бер генә тапкыр күрдем. Анысы да карлы яңгыр яуган көн иде. Эшчеләрнең карлы суны себерә-себерә чокырларга асфальт салуларын күреп, белгеч булмасам да: «Бу ямаулык озакка җитмәячәк», — дип уйлап куйган идем ул чакта. Әлбәттә, ай да узмады, ул чокырлар янә пәйда булдылар.

Мондый күренеш ел саен язга чыгу белән күзәтелсә дә, быел юлларның торышы аеруча начар. Белгечләр табигать шартларының кырыслыгы белән аңлатырга тырышсалар да, сәбәбе шул гына микән?

«Эксперт-Урал» аналитика үзәге 10 регион арасында уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, узган ел 85 чакрым юл төзеп, Удмуртия беренче урынга чыккан. Ләкин юллар төзекләндерү буенча республикабыз иң артта калган. Мәсәлән, Башкортостанда — 350, Чиләбе өлкәсендә 314 чакрым юл төзекләндерелсә, Удмуртиядә бу сан 40 чакрым гына тәшкил итә.

Удмуртия Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юлия Башкова хәбәр итүенчә, 2012 елда «Удмуртиядә автомобиль юллары үсеше» программасы буенча юллар төзелешенә һәм төзекләндерүгә 57 472, 273 мең сум каралган. Әлеге акчалар Ижау- Сарапул юлын төзекләндерүгә сарыф ителәчәк. Гомумән, ел дәвамында җирле һәм региональ юлларны төзекләндерүгә 1 126 541 372 сум акча тотылып, 4000 чакрым юлга профилактика, 2,5 чакрым юлга сызыклар сызу, юлларны яктырту, күперләрне төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бер караганда, бу әз сумма түгел. Бары тик ул акчаларның тиешле максатка тотылуы, юл төзүчеләрнең үз эшләрен намус белән башкарулары мөһим. Намус төшенчәсенә ныграк басым ясыйсы килә. Ә бездә эшкә караш һәркемгә таныш мәзәктәгечәрәк шул. Өч кеше ашыга-ашыга эшли. Берсе чокыр казый, икенчесе су сибә, өченчесе күмеп куя. Моны читтән күзәтеп торган кеше: «Сез нишлисез соң, һич аңламыйм?» — ди. Тегеләр бертавыштан: «Агач утыртабыз. Тик үсентеләрне утыртучы кешебез эшкә чыкмады бүген», — диләр. Һәркем үз вазифасын миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип түгел, ә булсын дип башкарсын иде.

Рәмзия Габбасова