Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юллар, юллар…
17.07.2020

Юллар, юллар…

8 июльдә Ижау хакимияте белгечләре, подрядчылар, ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашындагы кабул итү комиссиясе Парашютная, Загородная һәм Драгунов урамнарында уздырылган юл эшләренең сыйфатын тикшерделәр. Әлеге объектларны ремонтлау «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында башкарыла. Парашютная урамында — Гагарин урамыннан Степная урамына кадәр — тротуар, су үткәрү системасы ремонтланган. Юлларга асфальт түшәлгән. Загородная урамында да (Областная урамыннан Нагорная урамына кадәр участокта) ремонт эшләре төгәлләнгән. Участокның озынлыгы — 260 метр. Юл 3 нче санлы шәһәр хастаханәсенә илтә. Шуңа күрә медицина учреждениесенә килүчеләр яңартылган юл өчен бик шатланалар. Башкарылган ремонтның сыйфатына «Благо» инвалидлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Сергей Меркурьев бәя бирде: «Биредә барысына да уңайлы булачак — инвалидларга да, балаларын коляскада йөртүче әниләргә дә. Ремонт ясаган вакытта ук тротуарның кимчелекләрен әйтеп, кисәтүләр ясаган идем. Бүген аларның барысы да исәпкә алынганын күреп сөенәм. Минем юлчыларның эшенә дәгъвам юк», — ди. Әлеге урамнардагы эш барышы, кимчелекләр, урам халкының ризасызлыгы турында газетабызның 24нче санында язып чыккан идек. Ниһаять, подрядчы оешма аларның җан авазын ишетеп, кимчелекләрне төзәткәннәр. Тротуар да алар теләгәнчә эшләнгән. Тик явым-төшем, кар суларын агызу юллары гына биредә яшәүчеләрне канәгатьләндерми. «Көчле яңгырлардан соң урамның түбәнрәк өлешендә күл барлыкка килә», — ди Әнисә апа.
Драгунов урамындагы участокта – Мужвайская урамыннан К.Герд урамына кадәр — юлчылар эшкә планлаш­тырылганнан алданрак керештеләр. График буенча, ремонт июль ахырында гына башланырга тиеш иде, әмма 1 июньдә эшкә керешергә карар кылынды. Участокның озынлыгы — 600 метрдан артык. 85 нче мәктәпкә, шулай ук 213 нче һәм 268 нче балалар бакчаларына әлеге юлдан йөриләр. Барлык объектлар да кабул ителеп, тикшерүчеләр кабул итү актларын имзаладылар.
«Бүгенге объектларның барысы да Ижау шәһәренең Ленин районында булуы сөендерә. Моннан тыш, бу юллар — мәктәпләргә, балалар бакчаларына, хастаханәләргә алып баручы социаль мөһим участоклар. Быел Ленин районында 11 юл участогы ремонтланачак. Бу Ижауда милли проект кысаларында ремонтланачак объектларның иң күп өлеше. Күптән түгел генә төзекләндерү эшләре Кирзаводская урамында башланды. Бу юл 50 елдан артык ремонт күрмәгән, — диде Удмуртия Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов. — Ижау — бөтен кеше өчен уңайлы шәһәр булырга тиеш!»