Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юллар, юллар, инде ничә еллар…
20.04.2016

Юллар, юллар, инде ничә еллар…

Шушы көннәрдә “Центр” медиатөркемендә Республика министрлыклары, Ижау хакимиятенең транспорт һәм төзекләндерү идарәсе, регионның эре подряд эшләрен башкаручы оешмалар вәкилләре катнашында эшлекле очрашу узды. Һәр як үзенең фикерен һәм файдалы киңәшен җиткерде.

Удмуртиянең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Афонькин яңа ысул — “йөзеп йөрүче” люклар урнаштырылачагы турында сөйләде.
— Даими люклар автомобиль йөртүчеләр өчен зур бәла булып тора. Алар аркасында йә сикертеп үтәсең, йә бөтенләй ба­тасың. Асфальт белән люкны тигез итеп томалап куеп тикшереп карадык. Шулай иткәндә асфальт та, люк та берьюлы төшә яки күтәреләчәк. Мондый тәҗрибә Свердловск өлкәсендә кулланыла. Бераз кимчелекләре булса да, тулаем уңай бәяләнә, — ди министр урынбасары. Моннан тыш, юл хез­мәткәрләре карны трассаның кырыеннан ук эттерәләр. Нәтиҗәдә, кар юлны бозмыйча, аның читендә калып эри һәм җиргә сеңә.
Тагын бер яңалык кертелде — юл тө­зүчеләр төнлә асфальт салу, тө­зек­ләндерү белән башка шө­гыль­лән­мәячәк. Моның сәбәбе — төнге вакытта контроль булмавы белән аңлатыла.
Әлеге конференция барышында җәмгыять эшлеклеләре юл ремонтлау катнашмаларының сыйфаты турында да фикер алыштылар. “Катнашмаларның сыйфатын тиешле дәрәҗәдә бәяләү өчен шәһәребездә үз лабораториябезне булдыру мөһим. Асфальтбетон заводлары әзерләгән катнашма сыйфаты икеләнү тудырмасын өчен, аларны сертификацияләү дә зарур”, — дигән фикерләр яңгырады. Бу мәсьәләгә карата Ижау хакимиятенең транспорт һәм төзекләндерү идарәсе җитәкчесе Сергей Кабанов: “Заводлар асфальтбетонның катнашмасын заказ бирүченең рецепты белән эшли. Шуңа күрә асфальтның сыйфатын тикшереп торуның мәгънәсен күрмим. Лаборатория кирәк, әлбәттә, ләкин ул безнең өчен кыйммәткә төшә. 15 млн сум җиһазландырырга һәм 2-3 млн сум ел буе тоту өчен кирәк булачак. Моның өчен безнең матди мөмкинлекләр чикләнгән”, — дип җавап бирде.
“Юлларны даими ремонтлап торалар, нигә алар бик тиз эштән чыга?” Әлеге сорау һәркемне борчый. Түгәрәк өстәлдә дә журналистлар тарафыннан бу сорау яңгырамыйча калмады. «Ижевское» юл предприятиесе гендиректоры Александр Чумаков җавап бирде:
— Юл дөрес проектлаштырылган һәм сыйфатлы итеп төзелгәндә генә үзенең гарантия срогын аклый. Ә иң мөһиме, дөрес эксплуатацияләнергә тиеш: вакытында кардан арындырырга, суны читкә юнәлдерергә кирәк. Александр Чумаков әйтүенчә, түшәлгән асфальтның ярылган урыннарына заливка ясалмый. Бу аскы катламнарга су үтүгә китерә. Аның әйтүенчә, юл төзү эшләрен башлар алдыннан аскы катламның — нигезнең ныклыгын тикшерергә, шуннан соң гына юлларны нәрсә белән капларга кирәклеген хәл итәргә кирәк.
Сергей Кабанов бүгенге көндә транспорт күп булу сәбәпле, юлларга басым зур булуын ассызыклап үтте.
— Без капиталь ремонт ясарга әзер, әмма аның өчен бүленгән акча, бары тик өске катламны төзекләндерү өчен генә җитәрлек, — диде ул.
Җәйге ремонт барышын видеога төшерү, контрольдә тоту өчен җаваплы оешмалар үз хисапларына камера сатып алырга да әзер. Шәһәр һәм республика хакимияте бу идеяне хуплады һәм активистларга берләшеп эшләргә киңәш бирде.
Бүгенге көндә ремонт эшләрен кайдан башларга кирәк? Кичектергесез төзекләндерү таләп ителгән урыннар кайда? Моны ачыклау өчен «Автомобильная Удмуртия» иҗтимагый оешма рәисе Борис Ломаев җитәкчелегендәге төркем Ижау юлларының гарантияле участокларын тикшереп чыккан. Максатлары — бер ел элек ремонтланган юлларның торышын тикшерү. Шушындый 5 “гарантияле” учас­токны барып караганнан соң, менә нинди карарга килгән алар.
“30 лет Победы һәм 6-я Подлесная урамнары кисешкән беренче участокта юлларны коммуналь торак хезмәткәрләре авария булу сәбәпле, ватарга мәҗбүр булганнар. Бу урынны 25нче майга кадәр “Удмуртия коммуналь системасы” үз хисабына ремонтларга тиеш.
50-летия ВЛКСМ урамындагы асфальт 2013нче елда түшәлгән булган. 2 кат вак таш һәм мастика белән салынган булганга бу урыннар бүгенге көндә дә яхшы хәлдә.
Калган өч участок — 40 лет Победы, Камбарская, 10 лет Октября урамнарындагы юлга 2015 елда бер генә кат асфальт түшәлгән булган. Җылы һәм коры көннәр башлану белән бу урамнарда асфальтның икенче каты салыначак. Бу урамнардагы юлларга бүгеннән ремонт таләп ителә”.
Гомумроссия Халык фронты инспекциясе уздырган 2015 ел нәтиҗәләре буенча юллар рейтингында Ижау шәһәре 117 шәһәр арасында 85нче урында тора. Әлеге статистика үзе үк Ижау юллары хакында барсын да сөйләп бирә.
Шулай да, якын киләчәктә бездә дә юлларга зур игътибар бирелер, дигән өмет яши.

Элмира Нигъмәтҗан.