Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - «Юллар, юллар, инде ничә еллар…»
22.10.2015

«Юллар, юллар, инде ничә еллар…»

 Ләбиб Кәрам улы Айтуганов — татар музыка эшлеклесе, шагыйрь, журналист, драматург, композитор. 1935 елның 24 октябрендә (Татар энциклопедиясендә — 21 октябрь) Әгерҗе районы Нарат авылында гаиләдә бишенче бала булып туа. Кечкенәдән үк акыллы, зиһенле бала була, 4 яшендә укый белә, шигырьләр ятлый, йомшак холыклы, кешелекле, ярдәмчел була. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шуңа күрә тормыш шартлары җиңел булмый. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Шул чорда каләме тагын да чарлана — шигырь һәм мәкаләләрен җирле һәм республика матбугатында бастыра, үз чорының күренекле әдипләре белән тыгыз элемтәдә тора. Музыкаль сәләте төрле яклап ачыла, нота язарга, рояльдә, мандолинада уйнарга өйрәнә. Минзәлә училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Казанда укыган вакытта Ләбибнең чын иҗат эше башлана. 3нче курста укыганда ук Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башлый. Укып бетергәч тә, бу эшеннән аерылмый. Һәрвакыт үсештә, хәрәкәттә булган иҗат кешесе авылга кайткач та тик ятмый — авыл яшьләрен җыеп, спектакльләр, концертлар оештыра, агитбригада белән төрле авылларга йөри.
Ләбиб Айтуганов — бүгенге заман кешесенә үрнәк булырлык шәхес. Ул беркайчан да эшсез ятмый, тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында үз исемен мәңгеләштерә. Нарат авылындагы үзе туып-үскән урам һәм ул укыган Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбе аның исемен йөртә. Шулай ук мәктәптә ел саен иң сәләтле балаларга Ләбиб Айтуганов исемендәге стипендия бирелә.
Якташлары Ләбиб Айтугановны онытмый. Аңа багышланган кичәләр даими оештырылып тора. Быел исә Ләбиб Айтугановның тууына 80 ел. Шушы уңайдан Девятерня авылында 23 октябрьдә зур кичә уздырылачак. Анда Әгерҗе районында яшәп иҗат итүче язучылар, күренекле шәхесләр, журналистлар, мәдәният эшлеклеләре катнашуы көтелә.

Л. Айтуганов (арткы рәттә сулдан икенче) Минзәлә педагогия училищесында. Стена газетасы редколлегиясе.

 

Әле дә исемдә

Иртә таңнан уятты әни
Әй шатлана, әй көлә.
Үзе елый, эшли алмый
Шатланган әллә нигә.

— Нигә шатландың, әни, — дим, —
Әллә әти кайттымы?
— Әйдә, тор, тизрәк киен,
Әтиең дә кайтыр, — ди.

— Нигә, әни, шатланасың?
— Беткән бит, улым, сугыш!
Шулчак тирән шатлыгымнан
Кысылды минем сулыш.

Сугыш беткән! Сугыш беткән!
Ерткыч фашист җиңелгән!
Безнең илгә кызыгып ул
Калган үзенең иленнән.

Ялкыным син

Алтыным син, ялкыным син,
Киңәшчем, куанычым.
Авыр көннәр үткәргәндә,
Син — минем юанычым.

Фронтларда йөргән чакта
Син булдың исләремдә.
Сайраучы сандугач булып,
Гел кердең төшләремә.

Җилкенеп кайттым яныңа,
Сагынып кайттым сиңа.
“Бәгърем” дигән сүзең
Музыка кебек миңа.

Л. Айтуганов (сулдан икенче) КДПИда узган әдәбият түгәрәгендә.

Л. Айтуганов (сулдан икенче) КДПИда узган әдәбият түгәрәгендә.

Юллар

Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.

Алларымда якты йолдыз төсле
Мавыктыргыч утлар яналар;
Юллар, юллар, борма-борма юллар
Шул утларга таба баралар.

Яшьлек ямен, тынгысызлык дәртен
Вакыт яңгырлары юмасын;
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын.

Тибрәндереп якты уйларымны,
Җәелеп ята данлы, киң Идел;
Юллар, юллар алга таба дәшә,
Бармый калыр хәлем юк минем…

Авылымда

Быел язын мин авылда булдым:
Сагындырган Көтмәс буйлары,
Сагындырган урман, болыннары,
Сагындырган сабан туйлары.

Кайтып керсәм, таный алмый тордым,
Авыл яшеллеккә күмелгән.
Урамнардан аңкый агач исе —
Рәхәтләнеп китте күңелләр.
Ун көн тордым туган авылымда,
Килми генә, каһәр, китәсе!
Эх, мин әйтәм, туган илебезнең
Һәрбер җирен матур итәсе!

Яшеллеккә күмик туган илне,
Яшеллектә булсын җиребез,
Шул чагында тагы да гүзәл булыр
Сөеклебез — туган илебез!

Ләбиб Айтуганов (алгы рәттә сулдан икенче) агитбригада белән. Казан КДПИ.

Ләбиб Айтуганов (алгы рәттә сулдан икенче) агитбригада белән. Казан КДПИ.

 

Төнбоеклар

Төнбоеклар, төнбоеклар
Күзләрен йомып йоклар,
Тик синең генә күзләрең
Сагынудан боеклар.

Төнбоекларга карасам,
Йөрәгем дулкынлана,
Сөйгәнеңне төнбоекка
Карап сагынырга кала.

Килер көтелгән минутлар,
Уяныр төнбоеклар.
Алар, кояшта елмаеп,
Безнең кавышуны котлар.

Җил исе

Җилфер -җилфер җил исә,
Гөл сабагын җил кисә.
Җилгә сәлам әйтер идем
Сөйгәнемә җиткерсә.

Җилфер — җилфер җил исә,
Чәч толымын җил сүтә.
Җил аркылы сәлам әйтсә,
Сәламе барып җитә.

Җилфер — җилфер җилләрем,
Матур туган җирләрем.
Туган илдә сагынып көтә
Нечкә билле чибәрем!

Җилләр, җилләр исәләр,
Киң кырларны кичәләр.
Җил назына иркәләнеп,
Тук бодайлар үсәләр.

Моңланма, дустым

Көмештәй дулкын көймәне
Тирбәтә, тирбәтә.
Ай безне каурый болытлар
Аркылы күзәтә.

Нигә соң күлдәй зәңгәр күзләрең
Моңсулар, кадерлем?
Хәтерлим аларның шат чагын,
Хәтерлим, хәтерлим.

Моңланма, яшьлек елларым
Эзсез, дип үттеләр,
Үттеләр, безнең чәчләргә
Көмеш чык сиптеләр.

Нәрсә ул көмеш чык, йөрәктә
Кайнар дәрт дөрләсә,
Күңелләр сөюдән һаман да
Дулкындай тибрәлсә.