Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Юллар – шәһәр көзгесе
13.08.2020

Юллар – шәһәр көзгесе

Юллар – шәһәрнең көзгесе. Юллар начар булса, шәһәрнең бер уңайлыгы, матурлыгы да күренми. Ләкин ул юлларны төзек итеп тоту бик җинел бирелми. Ижау шәһәрендә бүгенге көндә кызу эш өсте, кайда карама, юллар төзекләндерелә.
11 августта Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев бер төркем журналистлар белән берлектә Ижауда ремонтлана торган юл объектларында эшләрнең барышын тикшерде. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелүче юлларны карау Шабердино трактыннан башланды. Шушы уңайдан шәһәр башлыгыннан үземне кызыксындырган сорауларга җавап алдым.

— Шабердино трактында эш барышы белән тирәнрәк таныштырып үтсәгез иде.
— Әлеге юлны ремонтлау инде төгәлләнеп килә. Шабердино тракты — Ленин районында төп автомагис­траль. Төзекләндерелә торган юллар арасында иң озын объект – Шевченко урамыннан шәһәр чигенә кадәр 4,5 км. Әлеге объект буенча халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр алдык. Аларны борчыган мәсьәләләр бүгенге көндә чишелеп килә.
Төзүчеләргә трактның өч учас­тогында юлның нигезен тулысынча үзгәртергә туры килде, су агызу юллары төзекләндерелде, бордюрлар яңартылды. Җәмәгать транспортының соңгы тукталышында автобусларга борылу өчен мәйданчык зурайтылды, бу автомобиль юлының куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Машиналар йөрү өлешендә ике катлам асфалт түшәлә. Парковкаларда һәм тукталыш урыннарында да асфальт түшәләчәк.
Вараксино стеласыннан ерак түгел урында тукталыш ясалачак. Биредә моңарчы тукталыш юк иде. Бу автобус көтүче пассажирларның иминлеген тәэмин итәчәк. Соңгы тукталыш янында юл өслегенә ясалма калкулык кую үтенече белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Бигрәк тә Малиновая гора бистәсендә яшәүчеләр зарлана. Юл билгеләре юл аркылы чыгучы балаларның һәм өлкән кешеләрнең иминлеген тәэмин итми иде. Хәзер бу җитешсезлектән чыгу юлы табылды. Автобусларга борылу өчен юл киңәйтелде. 1 нче Тверская урамында 60 нчы мәктәпкә бару юлы ремонтланачак.
Бу эшләр барсы да Россия Президенты Владимир Путин инициативасы ярдәмендә оештырылган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» (БКАД) илкүләм проекты кысаларында эшләнә. Эшләр экономияләнгән чаралар хисабына башкарыла.
Юл өслегенә тамгалар сызу өчен аерым килешү төзеләчәк. Бу эшләрне сентябрьнең беренче яртысында башкарачаклар. Шабердино трактын төзекләндерү 91 млн сумга төшә.
Клубная урамын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Эшләр график нигезендә башкарыла, ремонт барганда җәмәгать транспортлары хәрәкәте туктатылмады. Чөнки әлеге юл Төзүчеләр шәһәрчеге белән шәһәрнең үзәген тоташтыра.
Әлеге объектның әзерлеге бүген 75% тәшкил итә, аның күп кенә урыннарында юл тулысынча яңартылды, өске катламын җәю тәмамланып килә. Моннан тыш, Клубная урамында тротуарлар өлешчә ремонтланачак.

 

— Саранская һәм Кирзаводская урамнарында барган төзекләндерү эшләре турында әйтеп үтсәгез иде.

— Бу урамнардагы юллар узган гасырның 60нчы елларында төзелгән. Җимерелгән урыннарын ямау ысулы белән генә чикләнеп ка­лу мөмкин түгел иде. Юлның ниге­зеннән алыштыру таләп ителә, кайбер урыннарда юл бөтенләй юк. Кирзаводская урамында юл катламы 48% ка яңартылды. Юлчылар әлеге урамны ремонтлауга июль башында керешкәннәр иде. Биредә бер катлам җәелгән инде. Хәзер тротуарларны ремонтлау бара.
Саранская урамында эшләр әле башланды гына. Түбән урыннарда су үткәрү торбалары алыштырылачак. Хәзерге вакытта юлның нигезен алыштыру өчен иске катлам тулысынча алына. Шуннан соң гына биредә асфальт җәеләчәк. Моннан тыш, юлның бөтен озынлыгы буенча яңа тротуарлар булачак.

— Гомумән, проект кысаларында юлларны төзекләндерү эше ничек бара?

— Быел «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Ижауда ремонтлана торган 23 участокның 13е инде файдалануга тапшырылды. 10сында эш дәвам итә. Бүгенге көндә объектларның әзерлеге 88% тәшкил итә.

— Объектларны төзекләндерү эшләрен башкарганда халык фике­ренә таянасызмы, иҗтимагый оешмалар белән ничек эшлисез?

— Әлбәттә, социаль әһәмияткә ия объектлар барысы да халык фикерен күздә тотып төзекләндерелә. Моның өчен иҗтимагый комиссия төзелә. Быел без җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча тавыш бирүне яңадан башлап җибәрдек. Шәһәр халкы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзекләндерү өчен объектлар исемлеген үзләре сайлый ала. Ул объектлар2021 елгы эш планына тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кертеләчәк. Программага кертү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу буенча рейтинглы тавыш бирү ел саен үткәрелергә тиеш. Ул беренче тапкыр 2018 елда узды, анда шәһәр халкы төзекләндерелергә тиешле 14 парк һәм скверны билгеләде. 2019 елда Ижау халкы проектка кертү өчен тагын 7 территорияне сайлады. Иҗтимагый комиссия карары буенча, агымдагы елда сораштыруга 8 территория кертелгән, алар өчен гражданнар тавыш бирә ала. Объектлар исемлеген шәһәр сайтындагы “Формирование современной городской среды” дигән бүлектән таба аласыз. Газета укучыларны үз шәһәребез язмышын хәл итүдә актив катнашырга чакырам.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Элмира Нигъмәтҗан.