Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Юллар чистартыламы?
6.03.2019

Юллар чистартыламы?

Кышның беренче аенда кар әз дип аптырашсак, февраль аенда нормадан өч тапкыр күбрәк кар явып, авыл-шәһәр халкына бик күп мәшәкать тудырды. Юлны чистартып торсалар, игътибар да итмибез, уйламыйбыз да: кем чис­тарта, ник чистарта һәм ничек? Ә менә инде чистартмасалар, кар көрәлмәсә, аяк астында, юлларда ниндидер “ботка” булса…
28 февраль көнне Ленин районының шәхси сектор урамнары буйлап чираттагы рейд булып узды. Тикшерүче төркемне Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев үзе җитәкләде. Төркемдә Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллин, аның урынбасары Рудольф Жиделев, Удмуртия мөфтие Фаиз Мөхәммәтшин, Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов районда урамнарны чистарту өчен җаваплы подрядчы оешма вәкилләре, журналистлар бар иде. Ленин районы территориясен карауны Фурманов урамыннан башладылар. Чөнки бу урында җәмәгать транспортының соңгы тукталышы урнашкан. Автобус тукталышына һәм кибетләргә бару өчен наратлык аша бердәнбер юл яхшылап чистартылмаган, кешеләр, кар таптап, сукмак салганнар. Фаиз хәзрәт 11ле автобусның тукталышына, кибетләргә урман аша салынган тротуардан йөрүләрен, ә аның беркайчан чистартылмавын әйтте һәм әлеге тротуардан 3 урамда яшәүчеләрнең йөрүенә басым ясады. Безгә үз күзләребез белән балаларның шушы юлдан мәктәптән кайтуларын да күрергә туры килде. Шәһәр башлыгының шелтәсенә каршы Рамил Гайнуллин: “Тротуарның киңлеге техника белән чистартырга мөмкинлек бирә. Алга таба тротуарны асфальтка кадәр чис-тарттырачакбыз”, — диде.
Кар күп булу сәбәпле, машина юллары тарайган. Шәһәр башлыгы район хакимияте һәм подрядчы оешмага хәлне төзәтергә кушты. Донская, Новгородская, Севастопольская, Фурманов урамнарының кайбер участокларында зур кар өемнәренә тап булдык. Барлык кисәтүләр буенча подрядчы аңлатмалар бирде һәм алга таба болар кабатланмаячак дип ышандырды.
Өстән кар явып торганлыктан, кар көрәргә чыгучыларның күплегенә игътибар иттем. Һәркем капка төбен көри, кемдер трактор эттереп киткәннән соң капка төбенә өелгән карны читкә ыргыта. Грейдер эттергән бастырылган карның авырлыгын үзе кар көрәгән кеше генә чамалый аладыр. Ә җепшек кар тагы да авыррак… Севастопольская урамындагы абзый эшләвеннән бүленеп: “Карны наратлыкка кадәр көрим. Грейдер көн саен узмый ул. Быел 5 тапкыр килдеме икән? Ә безгә машина белән көн саен чыгарга кирәк. Ярый без әле эшләрлек хәлдә. Ә күрше-тирәбездә ялгыз әби-бабайлар яши”, — дип, үзенең фикерен җиткерде. Флүрә апа Исхакованы да капка төбендә очраттык.

«Яңарыш» газетасын Зөһрә апа Камалиева аша яздырып ала ул. “Үзем 3нче группа инвалид. Карны эттереп китсәләр, һич кенә дә чыгып булмый. Көн саен трактор белән эттереп китсәләр, бик биек өелмәс иде дә. Аннан чүп түгү өчен мульдалар булмавы борчый. 3 мульда бар иде. Аны да алып киттеләр. Гел чакыртып торып булмый бит чүп түгү машинасын! Иртән халык эшкә барышлый чүп капчыкларын ыргытып китә алыр иде”, — дип, моң-зарларын сөйләде Флүрә ханым.
Алдагы тукталыш — Азин һәм Гагарин урамнарын тоташтыручы Парашютная урамы. Биредә яшәүчеләрдән подрядчыларга шикаятьләр күп булган. Подрядчы оешма җитәкчесе бу урам буенча юлларның көн саен чистартылуын аңлатты. Урамнан 1 700 кубометр кар чыгарылган. Бу — 75 машина дигән сүз. Тик шулай булса да, мондагы кар өемнәренә әле бөтенләй дә кул тимәгән кебек.
Олег Бекмеметьев подрядчының игътибарын юл чатларындагы кар көртләренә юнәлтте. Бу көртләр автомобиль йөртүчеләргә уңайсызлыклар тудыра. Моннан тыш, әлеге микрорайонга ел саен су басу куркынычы яный. «Кинәт җылытып, су басу куркынычы тудыручы урыннарны чистартуның төгәл графигы булырга тиеш. Якын арада көннәр җылыну һәм кар эрү көтелә. Бу, һичшиксез, кар “боткасы” барлыкка килүгә китерәчәк, шуңа күрә юл чистартучылар көчләрен кызганмыйча, ике тапкыр артыграк эшләргә тиеш. Өстәвенә, Ижауда югары әзерлек режимы гамәлдән чыгарылмаган. Карны вакытында чыгару язгы ташу чорындагы югалтуларны минимальләштерергә ярдәм итәчәк. Хәзер үк барлык проблемалы урыннарны контрольдә тотарга кирәк», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Җитәкчеләр, иҗтимагый, дини оешмалар, җирле халык шулай бергәләп, кулга-кул тотынып эшләгәндә теләгәнебезгә ирешергә мөмкин, подрядчы оешмалар да үз чиратында эшләренә җаваплы карасыннар иде, дигән теләктә калдым әлеге рейдтан соң. Мондый проблемалар шәһәрнең бер генә районында түгел бит.
Белешмә өчен: Кыш башыннан Удмуртия башкаласында 25 миллион кубометр кар яуган, бу, узган ел белән чагыштырганда, биш миллион кубометрга күбрәк. 23 февральдә Ижауда югары әзерлек режимы кертелгән иде. Әлеге режим һаман да үз көчендә.

Гөлнара Вәлиева.