Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Юллар, фельдшерлык пунктлары, пенсияләр, варяглар һәм Удмуртиянең киләчәге турында
18.05.2016

Юллар, фельдшерлык пунктлары, пенсияләр, варяглар һәм Удмуртиянең киләчәге турында

643

“Бердәм Россия”нең праймеризына санаулы көннәр калганда, без РФ Дәүләт Думасының вице-спикеры Андрей Исаев белән очраштык.

— Андрей Константинович, соңгы ике айда сез Мәскәүдән Ижауга күченеп килдегез. Республика буенча күп йөрисез, гади кешеләр белән аралашасыз. Удмуртия өчен кайсы проблемалар кичектергесез чишелеш таләп итә дип уйлыйсыз? Республикадан Дәүләт Думасына сайланган очракта сез аларны ничек хәл итәргә уйлыйсыз?
— Беренче чиратта, әлбәттә, юллар сыйфаты. Федераль үзәктән өстәмә акчалар бүленү өчен көрәшергә кирәк. Бу яңа трассалар төзергә, булганнарын төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук җирле җитештерүне үстерү өчен кирәкле инфраструктура булдырырга да ярдәм итәчәк. Әйтик, сәламәтлек саклау проблемалары хәл ителәчәк, ашыгыч медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртачак.
Икенчедән, сәламәтлек саклау системасын оптимальләштерү мәсьәләсендә артыгын кыланып, ихтыяҗ зур булган урыннарда фельдшер-акушерлык пунктларын япканнар. Медицина учреждениеләренә тиз арада барып җитү мөмкинлеге булган шәһәрләргә караган нормативларны ерак авылларга карата кулланырга ярамый. Шуңа күрә хәзер яңа фельдшер-акушерлык пунктларын ачу турында карарлар кабул итәргә кирәк, ә без сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга үзгәрешләр кертү өстендә эшләячәкбез. Моннан тыш, без Дәүләт Думасының бу сессиясендә үк медицина учреждениеләрен иҗтимагый экспертиза уздырылганнан соң гына, ягъни авылларда, шәһәр һәм поселокларда халык фикере карары буенча ябарга мөмкин булачак, дигән закон кабул итәргә ниятлибез.
Өченчедән, Россиянең башка регионнарында кебек үк, республика халкын пенсия яше артуы турындагы хәбәләр борчый. Мин моңа каршы. Бу — гаделсезлек. Икътисади үсеш мини­стры А.В. Улюкаев Дәүләт Думасында пенсия яшен арттырырга кирәк, дип чыгыш ясаганда: “55 яшьлек хатын-кыз эш урынында иң абруйлы, карьерасы чәчәк аткан чорда лаеклы ялга китәргә мәҗбүр”, — дип дәлилләргә тырышты. Бу очракта министр бераз ялганлый, чөнки безнең илдә пенсионерлар эшли алу хокукына ия. Мин үзем авыр эштә (рубщица литейных болванок) эшләүче 54 яшьлек ханымны беләм. Ул исә 55 яшендә пенсиягә чыгуына шатлануын яшерми һәм бу көнне көтеп тора. Моннан тыш, әлеге карар дәүләт өчен дә отышлы булмаячак.
Дүртенчедән, очрашу вакытында районнарда авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү темасы еш күтәрелә. Кызганычка каршы, соңгы вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең инициативасын хуплаучы карарлар сирәк булды. Моңа җир участокларына милекне бәйләүгә, кулланылмый торган җир учас­токларын авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтаруга бәйле проблемалар да керә. Шулай ук авыл халкы өчен тагын бер баш авыртуы булган органик ашламаларга махсус лицензия бирү мәсьәләсе дә бар. Кеше турында уйлаучылар юк. Билгеле, әлеге сораулар буенча без законга үзгәрешләр кертүгә әзерләнәчәкбез.
Удмуртиянең киләчәге өчен аеруча әһәмиятле булган аерым тема — салымнар бүленеше. Республикада җыелган салымнарның 35%ы гына Удмуртиядә кала, калганнары федераль үзәккә китә. УР Дәүләт Советы салымнарны 50гә 50 принцибы буенча бүлү турындагы закон проектын әзерләде. Моңа җитди нигез бар, дип уйлыйм. Өстәмә акчалар республиканың агымдагы һәм социаль проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
— Удмуртия халкы сезне республика мәнфәгатьләрен кайгыртырга уйламый торган читтән килгән кеше, варяг буларак кабул итәр дип уйламыйсызмы?
— Мин бит килдем дә: “Менә мин вице-спикер, мине сайлагыз”, — дип әйтмим. Мин республика буенча күп йөрим, кешеләр белән очрашам, регионда ныгытып эшләргә тырышам. Белмим, ничектер, әмма мин үземне биредә чит кеше итеп тоймыйм. Шуңа күрә Удмуртия проб­лемалары — минем проблемалар. Командабыздагы дуслар белән бар кешегә дә: “Кирәк икән, димәк, республика файдасы өчен җигелеп, намуслы хезмәт итәчәкбез. Бирегә без командировкага гына дип килмәдек. Без җитди эшләргә һәм озакка калырга уйлыйбыз”, — дибез.