Юллар төзү сезоны ачылды
Удмуртиядә юл төзү-төзекләндерү эшләре башланды. Шушы көннәрдә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектын тормышка ашыруда үз көчләрен куячак подрядчы оешмаларның әзерлеге тикшерелде.
“Ижевское”, “Удмуртавтодор”, “Лидер” кебек махсус техника һәм асфальт-бетон җитештерүче подрядчы оешмаларның юл төзү-төзекләндерү сезонына әзерлеген анализлау, фикер алышуда Республика Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексей Горбачев һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнаштылар. Шушы көннәрдә Ижау шәһәренең Пушкинская, 10 лет Октября, Коммунаров һәм Ялтинская урамнары юлларын төзекләндерүгә әзерлек эшләре башланды. Иң элек, юлларның иске өске катламын махсус техника ярдәмендә кырдырып алачаклар. Ул эшкәртелеп, яңа асфальт салганда кулланылачак. Пушкинская һәм Коммунаров урамнарын төзекләндерүгә 18 майда, ә Ялтинская һәм 10 лет Октября урамнарына 24 майда старт биреләчәк.
Республика трассаларында беренчеләрдән булып Завьялово районының Ижау-Ува (25 май) юл участогы, Сарапул-Воткинск (28 май) һәм Ува-Вавож (4 июньгә кадәр) объектлары төзекләндереләчәк. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча юл эшләренең кайчан тәмамланачагы да билгеле: Ижауда — 15-21 августка кадәр, республикада 15 августка кадәр юл төзү эшләре тәмамланыр дип көтелә.
Җитәкчеләр подрядчы оешмаларның эшләргә тулаем әзер булуларын билгеләп үттеләр. 2018 елда әлеге проект буенча барлыгы 114 чакрым юлны төзекләндерү өчен 220 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы, шул исәптән, 86,5 мең тонна вак ташлы асфальт-бетон кирәк булачак. “Ижевское” юл оешмасы җитәкчеләренең сүзләренә караганда, җитештерү эшләрен тоткарламау, графиктан тайпылмау өчен кирәк булган материалларның инде 95%ы булдырылган, барлык подрядчыларның да техникасы 100 процентка әзер.
Уңай яңалыкларның берсе буларак, оешмалар һәм подрядчылар арасында килешү төзелгән. Хәзерге вакытта коммуналь һәм юл хезмәтләре үзара килешеп, урам юлларын һәм коммуникацияләрне төзекләндерү графигын төзи. Шулай ук 2018 елда юл төзү-төзекләндерү сезонының үзенчәлеге – подрядчыларның хезмәтен һәм нәтиҗәлелекне көчәйтелгән контрольдә тоту. Сүз сыйфат ягыннан тикшерү, моның өчен җәмәгать контроле һәм махсус экспертиза да чакыртылу турында бара.
Тагын бер яңалык – төзекләндерү эшләре барышында вак ташлы асфальт-бетонның әйләнеше, яки югарыда искәртеп үтелгәнчә, иске асфальт катламын куллану. Бу яңа төр эшкәртү хакында Ярослав Семенов: “Берничә мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк бу алым турында узган елдан бирле сүз алып барабыз. Икенче кат кулланылачак вак ташлы асфальт-бетонны исәпкә алу системасы төзелде, аның ярдәмендә юл кырыйлары ныгытылачак, асфальт салганда вак таш урынына кулланылачак. Әлеге асфаль-бетонның бер килосы да югалмыйча, юллар төзелешендә кулланылачак”, — диде.
Удмуртия 2017 елдан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектында катнаша. Әлеге проект нигезендә Ижауда һәм башкалабыздан 100 чакрым ераклыкта урнашкан юллар төзекләндерелә. 2018 елда проектны финанслау 1,460 млрд. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән, 730 млн сум күләмендә акча федераль бюджеттан, 730 млн. сум Удмуртия Республикасы бюджетыннан. 2018 елда 114,7 чакрым юл төзекләндерү планлаштырыла, шул исәптән, 49,15 чакрым республика юллары (12 объект), 65,61 чакрым җирле юллар (43 объект Ижауда, Камбаркада – 8) төзекләндереләчәк.
Әлеге проект нигезендә 2018 елның ахырына Удмуртиянең 870 чакрым юлы, яки гомуми юллар озынлыгыннан карасак, 53%ы төзекләндереләчәк. Агымдагы елда юл һәлакәте еш була торган 23 юл участогындагы кимчелекләр юк ителәчәк.
Ләйсән Әхмәтова.