Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Юллар төзекләндереләчәк
10.03.2016

Юллар төзекләндереләчәк

2016 елда республика бюджетыннан Ижауга автомобиль юлларын төзекләндерү өчен 500 миллион сум бүлеп биреләчәк. Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев: “Бу ике елда без шәһәргә яхшы гына ярдәм иттек. Күп кенә урамнар тәртипкә китерелде. 2016 елда да булышачакбыз.

Бу максатка 500 миллион сум акча бүлеп бирү турында Хөкүмәт карары кабул ителде. Быел 2012 елда Юл фонды хисабына Ижауда 9 гына чак­рым юл төзекләндерелгән булса, соңгы ике елда бу сан 150 чакрымга җитте. Моңа реконструкция, агымдагы һәм капиталь ремонт та керә. Тулаем алганда, 2014-2015нче елларда Юл фондыннан якынча 10 миллиард сум акча тотылды. Соңгы 15 елда әлеге тармакка бу кадәр акча бүлеп бирелгәне булмады. Әмма ике елда гына дистә еллар эчендә эшләнми калган эшләрне башкарып бетереп булмый. Үзегез карагыз: 40 лет Победы, Ленин, Камбарская урамнары участогы 1986 елдан, ягъни кулланылышка тапшырылганнан бирле төзекләндерелмәгән. Ижаулыларны тынычландырасым килә: мин дә сезнең кебек үк көн саен шушы юллар буенча йөрим һәм проблемалы урыннарны күрәм. Һава шарт­лары уңай булу белән юлчылар төзекләндерү эшләрен башлаячак. Әлегә бу эшләрне башларга ярамый. Чөнки файдасыз булачак. Мин берәүгә дә асфальтны суга салып, акчаларны агызырга рөхсәт бирмәм. Әлеге ситуауцияне шәхси контрольгә алырга сүз бирәм. Проблемалы урыннарга шәхсән үзем барачакмын. Ижау хакимиятен дә читтән генә күзәтмичә, нәтиҗәле эшләргә чакырам”.
Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрына Виктор Вахромеевка гарантия вакытлары узмаган, әмма төзекләндерү таләп ителә торган юлларны тикшерү бурычын йөкләде. “Әгәр андыйлар ачыкланса, намуссыз юл төзекләндерүчеләрне закон тәртибендә җаваплылыкка тартачакбыз һәм исемнәрен халыкка җиткерәчәкбез”, — диде ул.