Юлларда имин йөрик!
Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта, алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре дә ешая. Иң аянычы шул: дистәләгән сабыйлар гомере өзелә яки тән җәрәхәтләре ала.
Монда транспорт йөртүче өлкәннәрне генә дә гаепләп булмыйдыр, чөнки әлеге күңелсез хәлләр балаларның юл кагыйдәләрен белмәүдән дә килә. Юлларда дөрес йөрергә өйрәтү, игътибарлы булырга кирәклегенаңлату — балалар бакчалары, мәктәпләрнең һәм әти-әниләрнең төп бурычы булып тора.
Бу юнәлештә безнең 107нче «Энҗе» балалар бакчасы даими эш алып бара. Уку елы дәвамында барлык төркемнәрдә дә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла. Балалар белән саф һавада булганда да, экскурсияләргә чыкканда да төп игътибар шуңа юнәлтелә.
Ә август аеның бер атнасын без тулысынча әлеге темага багышладык. Бу чарага юл йөрү кагыйдәләре турында булган белемнәрне ныгыту, алар ярдәмендә балаларда сөйләм телен үстерү, бер-берсенә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү максаты куелган иде. Атналык башланыр алдыннан балалар һәм ата-аналар белән дә әңгәмәләр оештырылды. Күп кенә гаиләләр сабыйлары белән бергәләп әлеге темага кул эшләре ясап китерделәр. Һәр бала үз эшен күрсәтеп, кыскача мәгълүмат бирде. Балалар ясаган рәсемнәрдән һәр төркемдә күргәзмәләр оештырылды. Асфальтта рәсемнәр ясау нәниләр күңеленә хуш килде. Берничә минут эчендә бакчадагы таш юллар юл йөрү билгеләре белән бизәлгән иде.
Атналыкның соңгы көнендә «Юл йөрү әлифбасы» («Дорожная азбука») дип аталган бәйрәмгә җыелдык. Ул шигырьләр, әңгәмәләр, жырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең төп герое Белмәмеш куйган киртәләрне балалар Светофор һәм Юл билгеләре ярдәмендә җиңел уздылар. Юлда авыр һәм катлаулы хәлләргәтарыган вакытларда аннан чыгу юлларын бергәләп эзләделәр.
Балалар бакчаларында алып барылган әлеге эшләр бакча капкасын чыккач та онытылмасын иде. Әти-әниләр үз сабыйларының алган белемнәрен ныгыту өчен һәрвакыт сорап, теге яки бу ситуациядә нишләргә кирәклеген аңлатып торсалар иде. Юлларда имин йөрегез!
Ләйсирә Йосыпова,
107нче балалар бакчасының
татар теле белгече.