«Юк», — дип әйтә алмадым!
Җәйнең нәкъ туйларга бай мизгелләрендә Радик белән Алисә Вахитовлар да үз никахларын законлаштырып, яшь татар гаиләләре рәтен тулыландырдылар. Бүген сезгә аларның мәхәббәт тарихларын тәкъдим итәбез.
Танышу тарихы
Алисә: “Радик — минем сыйныфташымның дусты. Ул мине беренче тапкыр сыйныф белән бергә төшкән фотода күргән һәм сыйныфташыма танышасы килүе турында әйткән. Ләкин ул Радикны икенче кыз белән таныштырган. Ул минем дус кызым булып чыкты. Алар якыннан аралаша башлагач, дус кызым миннән Радик белән сөйләшеп карарга кушты. Янәсе, башка кызлар белән ничек үзен тотар, аңа карата мөнәсәбәте ничек, хисләре чынмы? Шулай без Радик белән аралаша башладык. Беренче очрашуыбыз мәктәп дискотекасында булды. Аннан соң ул мине ошатып йөрүе турында язды. Ә мин аны күреп гашыйк булуым турында аңа әйтмәдем. Ул мине күп тапкырлар очрашуга чакырды, ләкин мин дус кызымның егете икәнлеген истә тотып, һәрвакыт кире кактым. Вакыт шулай уза торды. Беренче очрашуыбыздан соң ярты ел узгач, дус кызым белән Радик арасында мөнәсәбәтләр суына башлады. Соңгы кыңгырау чыңлап, чыгарылыш кичәсе алдыннан, Радик мине тагын бер кат очрашуга чакырды. Менә шул очрашу икебезнең дә тормышыбызга зур үзгәрешләр кертте. Без аның белән 6 ел очраштык. Беренче очрашу көнебез 4 июнь иде, туй көнебез дә шул датага туры килде”.
“Син миңа кияүгә чыгасыңмы?”
Алисә: “Беркөнне дус кызым мине кич белән очрашуга чакырды. Мин: “Радик белән очрашасым бар”, — дип киреләнсәм дә, ул миңа берәр кафеда утырырбыз, синең белән бик мөһим нәрсә турында сөйләшәсе бар дип, үзенекен итте. Кич белән машинада мине алырга килеп тә җитте. Ләкин кафега барганчы курсташ кызга зачет кенәгәсе бирәсе бар дип шәһәр буйлап йөртте (күрәсең, вакыт кына уздырып йөргән). Нәтиҗәдә, без, Дуслык Монументы янында машинаны калдырып, буага таба җәяү төшеп киттек. Яр буенда “Алисә, чык миңа кияүгә” дип берничә машинаның арткы тәрәзәләрендәге язуны күреп гаҗәпләндем. Ышанасы да килмичә, яр буена йөгердем. Ә анда Радик һәм барлык дусларыбыз җыелган иде. Кызлар шарлар тотса, Радикның кулында зур чәчәк бәйләме иде. Ул миңа матур сүзләр әйтеп, кулымны сорады. Мин аның нәрсә турында сөйләгәнен дә, хәтта тезләнгәнен дә хәтерләмим. Ул миңа чәчәкләрне тезләнеп бүләк иткән икән (дуслар төшергән фотодан күрдем). Шулкадәр хисләр дулкынында мин аңа берничек тә: “Юк”, — дип әйтә алмадым. Һәм мин Радикка кияүгә чыгарга ризалык биргәнемә бик шат. Ахырдан барлык дуслар белән шарларны һавага очырдык. Бу көн минем өчен иң бәхетле һәм сөенечле көннәрнең берсе булып истә калачак.”