Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Юксынабыз сине, Әлфия
25.05.2012

Юксынабыз сине, Әлфия

Узган елның кызу август аенда «Әлфияне үтергәннәр» дигән чәчләрне үрә торгызырлык, үзәк өзгеч куркыныч хәбәр килеп иреш­те. Чынмы бу? Кемгә кирәк булган безнең Әлфияне үтерү?

Кайдан килә икән адәм баласына шулхәтле кансызлык? Безнең дустыбыз, сыйныфташыбыз Әлфия дә әнә шулай вәхшилекнең корбаны булды. Аның үлеменә ярты елдан артык вакыт үтсә дә, күңел һаман да ышанмый. Аңа нибары 50 яшь – гомеренең җәе генә иде. Яшисе дә яшисе, югыйсә. Кече улы Илназны үстерәсе, оныкларын сөясе бар иде әле аның!

Ш. Садыйков язганча:

«Җирдә күпме кеше яши,
Бар яхшысы, яманы.
Яхшылар тота дөньяны
Яманнар боза аны».

Әлфия — Нарат авылында яшәүче Нәҗибә апа һәм Зөфәр абый Гобәйдуллиннарның төпчек кызлары иде. Алар үзләре кебек әйбәт өч кыз үстергәннәр.

Әлфия һәрчак тырыш, уңган, чиста-пөхтә, ачык йөзле, кешелекле иде. Ул һәркем белән елмаеп сөйләште. Мәктәптә укыганда безнең иң матур җырлаучы кызыбыз булды. Әйбәт укыды. Мәктәпне тәмамлап, сатучы һөнәрен үзләштерде. Сарапул шәһәрендәге кибетләрнең берсендә эшләде. Кибеттә аңа карап шаккатырсың: һәрбер сатып алучыны елмаеп каршы ала, елмаеп әйберен үлчи, елмаеп озата иде. Шуңа күрә аны һәркем яратты. Классташлары да, авылдашлары да, бергә эшләгән сатучылар да, сатып алучылар да. Ул һәрчак, һәркемгә булышырга әзер булды. Кунакка килсә дә, берәр эш табып эшли башлый иде.

Сагынабыз сине, Әлфия, бик юксынабыз. Урының оҗмаһта булсын! Нәҗибә апа белән Зөфәр абыйның сабыр канатлары сынмасын, бер-берсенә терәк булып, исән-сау яшәсеннәр!

Резидә Шәймәрданова,  Ижау шәһәре