Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Юкаменда — Нәүрүз
4.04.2013

Юкаменда — Нәүрүз

Нәүрүз — безнең районда яшәүче татарларның иң яраткан милли бәйрәме. Быел бездә әлеге күркәм бәйрәм 15нче тапкыр уздырылды.

Тарих белән бәйләсәң, 15 ел әллә-ни күп тә түгел кебек. Икенче яктан караганда, шушы узган еллар районыбыз татарлары тормышында матур бер эз калдырды.

Бәйрәмебез уңаеннан котларга безгә күп кенә кунаклар да килгән иде.  Кияс районының Байсар һәм Тауҗамал авылларыннан килгән үзешчән артистлар үзләренең матур бию-җырлары, бүләкләре белән сокландырды. Шулай ук Глазов шәһәреннән, Красногорье, Яр, Балезино районыннан да кунаклар күп килгән иде.

Кичә барышында видеоматериалларга да тукталып, хәтеребездә 90нчы елларга кайттык.  Бу елларда күп кенә төрле оешмалар, милли үзәкләр барлыкка килде. Алар арасында безнең Юкамен районында да “Милләт” дип исемләнгән оешма эшли башлады. Бәйрәмебез вакытында ул елларда милли хәрәкәтне алып баручылар  да бүләкләнде.

Бәйрәмгә ветераннар да чакырылган иде. Мөршидә апа Вершинина Нәүрүз бәйрәменә багышлап шигырь язган, укытучы булып эшләгән Таһира апа Абашева бик матур итеп татарча тәбрикләү сүзен укыды, Тәнзилә апа Абашева, бар ветераннарга багышлап, «Яшь гомер» җырын башкарды.

Кызганычка каршы, авылларыбызда кичке уеннар, милли җырлар, биюләр онытылды,  бәйрәмнәр дә юкка чыгып баралар. Милли хәзинәбезне – авыл фольклорын гомер буе саклап килгән әбиләребез, әниләребез картаеп бара. Шушы бәйрәмебез, Аллага шөкер, авыл уеннарын, җырларын саклап калырга ярдәм итә. Яшьләр күңеленә дә моңлы милли җырлар, авыл көйләре сеңеп калыр, тальян гармун тавышлары тавыш көчәйткечләр арасында югалып калмас дип ышанасы килә.

Мәрьям Арасланова, Тегермән авылы