Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Югалган хәрефләребез турында
31.03.2016

Югалган хәрефләребез турында

Редакциябез почтасына килгән хатлар арасында безне уйланырга, гаҗәпләнергә, эзләнергә этәрүчеләре байтак була, ә кайберләренең эчтәлеге еллар үтүенә карамастан, күңелдән җуелмый. Ижау шәһәрендә яшәүче Марс абый Хуҗагалиевның 1939 елда латин алфавитыннан кирилицага күчкәндә югалган хәрефләр турындагы язмасы шундыйлардан. (Ул 2014 елның 41нче санында дөнья күрде). Редакциябезгә әлеге эчтәлекле хат килеп кермәсә, бәлки алфавитта [к], [г] һәм [w] авазларының төшеп калуы турында уйланмас идек тә. Ә менә Марс абый өчен ул хәрефләр кадерле, чөнки ул латин алфавиты белән укырга өйрәнгән, туу турындагы таныклыгы да нәкъ шул хәрефләр белән тутырылган. Марс абыйның әлеге хәрефләрне эзләп, Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына хат юллавына да “Афәрин” дип әйтәсе килә. Әйдәгез, башта Марс абыйның хаты белән танышып китик.

«Алфавитта “къ”, «гъ» хә­реф­­лә­ре  булса, аларның әйтелеше турындагы ка­гый­дәләрнең кирә­ге дә булмас иде. Дө­рес татар мәктәпләрендә белем алган кешеләрдә андый сорау тумый. Түбәндәге җөмләләрне шәһәр мәк­тәп­ләрендә белем алучы балага укытып карагыз. “Кара карга калай түбәгә кунып, канатларын кага-кага кайгылы вакыйга турында үзләренә генә билгеле булган элемтә белән файдаланып, башка каргаларга хәбәр итә. Алар кайда гына булса да, куркыныч турында хәбәр килгәч, ярдәмгә ашыгалар”. Ул, әлбәттә, “к”, “г” хәрефләрен русчалатып, нечкә итеп укыячак. Алфавитта “къ”, “гъ” авазларын билгеләүче яңа хәрефләр булса, дөрес укылыр иде”.

Ул хәрефләр киләчәктә татар алфавитына кертеләчәкме? Бу со­рауга без җавапны Галимҗан Иб­раһимов исемендәге тел, әдә­бият һәм сәнгать институтының Фән эшләре буенча директор урын­-
басары О.Р. Хисамовның Марс абыйга язган хатыннан белербез.

“Хөрмәтле Марс Мөкәр улы!
Татар теленең язмышы турында борчылып язган хатыгыз өчен зур рәхмәт. Җавап итеп түбәндәгеләрне әйтә алабыз.
Татар теленең алфавит һәм орфография мәсьәләсе ике хәреф белән генә чикләнми. Галимнәр бу турыда хәбәрдар, теоретик һәм практик яктан һәрдаим эшләп торалар. Кызыксынган очракта, аларның фикерләре белән таныша аласыз. Татар теленең графикасы, орфографиясе, орфоэпиясе мәсьәләләре Г.Х. Алпаров, Л. Җәләй, Х.Р. Курбатов, М.З. Зәкиев, Ф.А. Ганиев, Р.С. Абдуллина һ.б. бик күпләрнең хезмәтләрендә төрле яссылыкта, төрле аспектларда яктыртыла. Аларны хәл итү юллары да тәкъдим ителә. “Фән һәм тел журналы”ның 2009 елгы 2нче санында” Ш.Н. Асыл­гәрәев “Татар теленең алфавиты һәм орфографиясе турында исемле мәкаләсендә бу мәсьәләләрне янә күз уңыннан үткәреп, гомумиләштереп, мисаллар белән ныгытып шәрехләп бирә. Орфография мәсьәләләре безнең чыгышларыбызда да шактый киң итеп яктыртылган иде (мәсәлән: “Май ботканы бозмаса да…” Мәдәни җомга, 2011. 20 май, № 20; Тимерханов А.Ә., Сәфәров Р.Т. “Язылышта сүзнең язмышы…” Мәдәни җомга. 2015. № 38. 2 окт. 9 б. һ.б.).
Хәрефләр кертү турындагы тәкъ­димегезгә килгәндә, Институт галим­нәренең фикере әлегә үзгәрешләр кертмәү ягында.
Татар теленең гамәлдәге орфографиясе 1941 елда кабул ителә. Ә инде 1950 еллар уртасыннан алып орфографиянең тел үзенчәлекләрен тулысынча исәпкә алып бетермәве турында газета-журналларда, фәнни даирәдә бүгенгә кадәр дәвам итеп килгән бәхәс башлана. Бу бәхәснең үзәгендә, нигездә, әйтелештә булган, ләкин язуда аерым билгеләре булмаган [к], [г] һәм [w] авазлары тора.
Әлеге бәхәснең нәтиҗәсе буларак, 1989 елда “к”, “г” һәм “у” хәрефләрен дә үз эченә алган яңа “Татар әдәби теле алфавиты” кабул ителә һәм ул Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Указы белән раслана да. Әмма ул гамәлгә ашырыла башлауга карамастан, халык кулланылышына үтеп керми һәм шулай итеп үзенең яшәүгә сәләтсез икәнен исбатлый.
2012 елда “Татарстан Рес­публикасында татар теленең дәүләт теле буларак кулланылышы турында”гы закон кабул ителде. Әлеге закон нигезендә татар теленең гамәлдәге алфавиты һәм орфографиясе калдырылды. Анда [к], [г] һәм [w] авазларын белдерү өчен аерым хәрефләр каралмады. Моннан тыш, Татар­станнан һәм Россиядән читтә яшәгән татарлар өчен һәм фән­­­ни максатлардан рус-кирилл хәрефләренең латин һәм гарәп язуында эквивалентлары билгеләнде. Теләгән кеше кириллицаны да, латиницаны да, гарәп язуын да куллана ала, ләкин рәс­ми кабул ителгән язу элекке алфавитка нигезләнгән булып кала.
Бу канун галимнәрнең, шул исәптән, Г. Ибраһимов исе­мен­дәге Тел, әдәбият һәм сән­гать институты галимнәренең фикерен исәпкә алып кабул ителде. Мәсьәләнең турыдан-туры телгә караган теоретик ягын гына түгел, гамәли ягын да исәпкә алып, мондый үзгәрешләрнең шактый чыгымнарга китерүен дә (уку-укыту, китаплар бастыру, элмә такталарны алыштыру, паспортларга үзгәрешләр кертү һ.б. бихисап эш!!!) күзаллап эш ителде”.

Рилия Закирова әзерләде.