Юбилейлар да, проблемалар да уртак
Элекке автономияле республикаларның кайберләре өчен юбилейлар елы быел. Аларның төзелүләренә 100 ел тула. Шул исәптән Татарстанга һәм Удмуртия Республикасына да.
Автономияле республикаларның юбилейлары турында уйлану, тарих битләрен тагын бер тапкыр күздән кичерү берәүгә дә комачауламас дип уйлыйм. Рәсәй тарихына игътибар итсәк, ул — беренче чиратта, сугышлар, кан коюлар, яулап алулар тарихы. Элекке автономияле республикаларның Рәсәй империясе составына керүләре дә төрле вакыйгалар нәтиҗәсендә булган. Кайберсе (Казан ханлыгы, Себер ханлыгы) кан коюлы сугышларда яулап алынган, кайберсе (башкортлар, Идел буе халыклары һ.б.) Мәскәүгә каршы торырлык көчләре булмаганлыктан, “үз теләкләре белән” Рәсәй империясенә кушылганнар. Халыкка белем бирү өчен дә, анда мәдәниятне үстерү өчен дә патша хөкүмәте акча бирмәгән. Татар зыялыларының нинди авырлыклар белән белем алганлыгын без аларның биографияләреннән яхшы беләбез. Әгәр Октябрь инкыйлабы булмаса, элекке автономияле республикалар халкы бүген нинди үсештә булырлар иде – моны күз алдына китерүе дә авыр…
Автономияле республикаларның юбилее хакында язганда В.И.Ленинны искә алмыйча мөмкин түгел. Беренчедән, автономияле республикаларны оештыру турындагы декретка ул кул куйган. Икенчедән, патша хөкүмәте кимсеткән, кыерсыткан халыкларны яңа үсеш юлына чыгарып, аларның мәгарифен, мәдәниятен дөнья югарылыгына күтәрү идеясен беренчеләрдән булып нәкъ менә В.И.Ленин күтәреп чыга.
Нәрсә соң ул автономияле республика булу? Авто сүзе – үзе (үзем) дигән мәгънәне аңлата. Ә автономияле республика үзидарә хокукына ия дигән сүз. Димәк, республика үзенең үсү юлын үзе билгели (илнең яшәү курсына каршы булмыйча, әлбәттә), халык хуҗалыгы өчен үзе җавап бирә. Халыкларга үзләренең автономияле республикаларында язмышларын үз кулларына алып, сәнәгатьне, икътисадны, авыл хуҗалыгын, мәгарифне үстерү бурычы торган. Кызганыч, автономияле республикаларга чын-чыннан үзидарә хокукы бирелми.
Татарстан белән Удмуртия һәрвакытта (бу территорияләр әле республика булып формалашканчы ук) тыгыз мөнәсәбәттә яшиләр. Мөнәсәбәтләр рәсми рәвештә дә (хөкүмәтләр, төрле җирле хакимиятләр югарылыгында) һәм гади халыкларның бер-берсе белән дустанә яшәвендә дә чагылган. Каләмдәшем, шагыйрь Ринат Батталов бер шигырендә татар һәм удмурт крестьяннарының (җирләре елга аша гына урнашкан) дустанә мөнәсәбәтләре турында матур итеп язып чыккан иде.
Удмурт зыялыларының күбесе инкыйлабка кадәр үк Татарстанда (күбрәк Казанда) белем алганнар. Казан университеты, Казан консерваториясе, төзүчеләр институты кебек югары уку йортлары Удмуртия үсешен төрле яктан тәэмин итүче югары белемле белгечләр әзерләгәннәр. Удмуртиянең сәяси үсешендә дә Татарстан мисалы зур роль уйнаган. Татарлар удмурт халкына практик ярдәм дә күрсәткәннәр. Моның ачык мисалы булып 1918 елда узган беренче оештыру съезды тора. Ул Алабуга шәһәрендә үткән. Чөнки Удмуртиянең үзендә тиешле үткәрү урыны да, тәҗрибәле оештыручылары да булмый.
Мөнәсәбәтләрнең иң әһәмиятлесе, мөгаен, ике республика арасында хезмәт ресурслары алмашу булгандыр. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыштан соң Татарстан авылларында тормыш авыр була. Хезмәт өчен түләүнең “хезмәт көне” (халык телендә “таяк”) белән билгеләнүе, ә иң мәсхәрәлесе – “хезмәт көне”нә түләүнең аз булуы авыллардан яшьләрнең качуына сәбәп була. Ә кайда чыгып качарга?
Татарстанның Удмуртия белән чиктәш районнарыннан яшьләр, теләсә нинди юл белән паспортларын алып, Ижау шәһәренә агылалар. Аларның саны йөзләр белән түгел, меңнәр белән исәпләнә. Ул вакытта Ижауның “Ижсталь” һәм “Ижмаш” заводлары үсеш чоры кичерәләр һәм аларга эшчеләр күп кирәк була. Татарстан районнарыннан килгән яшьләр йортлар төзеп, шәһәрдә зур микрорайон калкып чыга. Әлеге микрорайонны күпләр “Татар Базар” дип йөртәләр. Ул вакытта Ижауга килеп урнашкан кешеләр уены-чыны белән бергә: «Бер төн эчендә йорт төзеп, иртәнгә мич торбасыннан төтен чыгып тора иде», — дип сөйлиләр.
Күп еллар элек Удмуртиягә визит белән килгән ул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев татар милли хәрәкәте активистлары белән очрашуда авыр елларда татар яшьләрен кабул итеп, аларга ярдәм күрсәткән Удмуртия халкына үз рәхмәтен җиткергән иде. Ә Чаллыда КамАЗ һәм Түбән Кама шәһәрендә химия комбинаты төзелешләре башлангач, Удмуртиядән күп кенә яшьләр Татарстанга китеп, зур төзелешләрдә катнашалар. Удмуртиядә нефть табыла башлангач, күп кенә нефтьчеләр Татарстаннан киләләр.
Сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында ике республика һәрвакыт алдынгы хезмәт тәҗрибәләрен даими рәвештә уртаклашып яшиләр. Шунысын да ассызыклап әйтергә кирәк: ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек буенча махсус килешү бар. Даими рәвештә ике республика делегацияләре очрашып, килешү шартларының үтәлешен тикшерәләр һәм килешү һәр ике республика өчен дә файдалы булсын өчен аны камилләштереп торалар.
Сер түгел, Казан — студентлар шәһәре, дистәләгән дәрәҗәле югары уку йортлары бар. Бик күп Удмуртия яшьләре югары белемне Казанда алалар һәм бу алга таба да дәвам итәр дип уйлыйм. Ә соңгы елларда, киресенчә, күп кенә Татарстан яшьләренең Удмуртиягә килеп югары белем алулары күзәтелә. Аеруча медицина академиясенә, авыл хуҗалыгы академиясенә татар яшьләре күп килә икән. Хикмәт монда Ижауның Татарстан районнарына якын булуында гына түгел, ә Удмуртия уку йортларының бик югары квалификацияле белгечләр әзерләвендә икән.
Ә мәдәният өлкәсендә ике республиканың хезмәттәшлеге турында артык күп язып тормасаң да була. Сентябрь аеннан икенче елның май аена кадәр Удмуртия шәһәрләренең концерт залларында атнасына икешәр тапкыр татар эстрада артистлары концертлары, спектакльләр куелу үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Юбилей елында уткүршеләр булып яшәүче Татарстан белән Удмуртиянең уңышлары турында сөйләү бик тә шатлыклы күренеш. Ләкин шатлык тантаналары чишелмәгән проблемаларның да күп булуын оныттырмасыннар иде. Авыллардан яшьләрнең китүе ике республиканы да борчый. Ә авыллар бит — милләтнең телен, гореф-гадәтләрен саклау урыннары. Ике республикада да мәктәпләрдә милли телләрне укыту проблема гына түгел, ә трагедиягә әйләнеп бара түгелме соң? Безнең юбилейлар да, проблемалар да уртак.
Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.