Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Эш хакыгыз нинди «төстә»?
11.05.2017

Эш хакыгыз нинди «төстә»?

УР буенча Пенсия фонды бүлегендә хезмәт хакын легальләштерү эше дәвам итә.
РФ законнарында хез­мәт хакларын «ак», «соры» һәм «кара» төсләр буенча бүлү каралмаса да, көнкүрешебездә бу сүзләрне кулланмый мөмкин түгел. УР Башкарма хакимият органнары, УР Прокуратурасы, Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм УР Пенсия фонды хезмәт хакларын «күләгәдән» чыгару өчен», — дип билгеләп үтте УР Пенсия фонды координацион совет җитәкчесе урынбасары Сергей Блохин.
Закон буенча «ак», «соры» һәм «кара» эш хакы да юк, әмма бу сүзләр күптән инде халык телендә ныклы урын алды. Рәсми булмаган хезмәт хакы турында сөйләгәндә иң элек, «ак» эш хакы дигән төшенчәнең асылын аңларга кирәк. Легаль эш хакы тиененә кадәр бөтен документлар аша да үтә: түләү турында положениедә, хезмәт килешүендә, эшкә кабул итү турында приказда билгеләнә. «Ак» эш хакы түләнгәндә аны исәпләү юлларын, өстәмә түләүләрне, тотып калынган акчаларны күреп була.
Эш бирүче, үзара килешү төземи генә, ялланып эшләү­челәрнең хезмәтеннән файдалана икән, димәк, ул үзенең хезмәткәрләрен лаеклы пен­сияләреннән мәхрүм итә. Мондый хәл белән килешүче граж­даннар «больничныйлар» һәм башка төр пособиеләрне куллана алмый, эштән китә калса — пособие ала алмый, эшләгән еллары стаж буларак исәпләнми. Фатир алганда ипотека, банкларда кредит рәсмиләштергәндә дә бары тик законлаштырылган эш хакы турында гына мәгълүмат кабул ителә. Дәүләт, аеруча урындагы үзидарә эшчәнлеге өчен дә рәсмиләштерелмәгән хезмәт мөнәсәбәтләренең, «конверттагы» эш хакының зыяны зур: УР бюджетына һәм бюджеттан тыш фондларга ел саен берничә миллиард сум салым җыелмый кала.
Еш кына социаль түләүләрдән качу өчен, эш бирүче, хезмәт­кәренең хокукый белеме булмаудан файдаланып, гражданлык-хокукый характердагы килешү төзи. «Соры» яки «конверттагы» эш хакы түләүнең эшкуарлар өчен файдасы күп, әлбәттә. Бу очракта эш хакының аз өлешеннән генә салым исәпләнә, ә калганы хезмәткәрнең кулына бирелә. «Соры» эш хакы салымнан качучы эшкуар өчен генә түгел, хез­мәткәргә дә «файдалы» була шул: керем салымы, алиментлар рәсми эш хакыннан гына исәпләнә.
Мондый төр хокук бозулар 2016 елда 3252 эш бирүчедә 26741 очрак теркәлгән һәм алар легаль ләштерелгән. Башкарылган эш нәтиҗәсендә гражданнарның пенсия счетлары 185 млн. сумга тулыланган. Пенсия фонды үз хокукларыгыздан файдаланырга һәм эш бирүчеләрдән легаль яки «чиста» хезмәт хакы таләп итәргә киңәш итә. Исегездә тотыгыз, рәсми хезмәт хакы булган очракта, Россия Федерациясендә хезмәт хакының минималь күләме хәзерге вакытта 7500дән ким булырга тиеш түгел, ә Удмуртия Республикасы территориясендә аның күләме 8625 сумнан артыграк. Республикадагы эш бирүчеләрнең исләренә төшерәсе килә: легаль булмаган хезмәт хакын түләгән өчен РФ Салым кодексының 122 маддәсе нигезендә административ җаваплылык, хәтта җинаять җаваплылыгы да яный.

«Соры» яки «кара» хезмәт хакы күңелегездә ризасызлык тудырса, хокукларыгызны яклауны сорап кайда хәбәр итәргә соң? Хезмәт хакларын конвертларда түләү һәм рәсми булмаган хезмәт базарын легальләштерү эше буенча УР Пенсия Фондына кайнар линия телефоны аша (3412) 400-123 яки Пенсия фонды территориаль идарәсенә, шулай ук Прокуратурага һәм УР Хезмәт буенча дәүләт инспекциясенә (3412)63-63-08 телефоны буенча шалтырата аласыз.

Хезмәт хакларына кагылышлы мәсьәләләр — көн үзәгендә

Шушы көннәрдә Ижау­­да «Социаль сәя­сәттәге актуаль мәсьә­ләләр» темасына түгәрәк өстәл узды. Утырышта Удмуртия Дәүләт Думасы депутаты Андрей Исаев һәм Федераль хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов катнашты. Түгәрәк өстәлне УР Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, төбәктә социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен күп эшләр башкарыла, Удмуртия Хөкүмәте үз бурычларын үти. «Дәүләт Советы депутатлары республикада яшәүче халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән законнар кабул итә. Узган ел авыл җирлегенә кайтып эшләүче табиб, фельдшер кебек яшь белгечләргә ярдәм турында закон кабул ителде. Мондый ярдәм агымдагы елда күрсәтеләчәк. Алга таба да без бу юнәлеш буенча эш алып барачакбыз», — диде.
Владимир Невоструев бил­геләп үтүенчә, партия проектлары кысаларында да эш алып барыла. Шул исәптән «Хөрмәт» проекты ветераннарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. РФ Хезмәт һәм социаль сәясәт министр урынбасары Андрей Пудов сүзләре буенча илдә, шул исәптән Удмуртиядә дә кешеләрне пенсияләрне индексацияләү, хезмәт хакы буенча бурычлар, хезмәт өчен минималь түләү, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләменә кагылышлы сораулар борчый. Аеруча «соры» хезмәт хаклары проблемасын хәл итү зарурлыгын билгеләп үтте ул.
Андрей Исаев билгеләп үтүенчә, федераль министр­лык вәкиленең Удмуртиягә килүе ул — федераль парламентта Удмуртиядән депутатларның эш нәтиҗәсе. «Без Удмуртия профсоюзлар йортында социаль сәясәткә кагылышлы көн үзәгендәге мәсьәләләр хакында сөйләштек. Кискен сораулар куелды. Шунысы мөһим: әлеге сөйләшүләрдә катнашучылар ул сорауларның чишелешен дә эзләделәр», — диде ул.

Гөлнара Вәлиева әзерләде.