Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Эш сөйгәнне ил сөйсен
25.05.2012

Эш сөйгәнне ил сөйсен

Мартта сыерчык бураннары була, диләр. Ә алар өйләнешкән елны, 18 мартта шаулап-гөрләп сулар аккан, гөрләвекләр гөрләгән. Кары-бураны кая булгандыр, әмма мартның җаннарны җылытырдай җылысы хәтерләренә уелып калган Мөнҗия апа белән Рәфис абый Шәяхмәтовларның. «Сайлау иде ул көнне, — ди Мөнҗия апа, хатирәләр яңартып, — Рәфисләргә килен булып төштем, ә аннан соң җитәкләшеп сайлауга киттек…» 50 ел бергә, иңне-иңгә куеп, бер-берсен ярты сүздән аңлап, үзара ихтирам итешеп яшәгән бу сөйкемле парны авылдашлар бик хөрмәт итәләр, якыннары яраталар, балалары олылыйлар. Башкача булу мөмкин дә түгел. Рәфис абый Шәяхмәтов 48 ел гомерен руль артында үткәреп, ничә чакрым юллар үткәндер дә, күпме йөкләр ташыгандыр, ә сөекле җәмәгате, имин кайтуларын тели-тели, күпме сәгатьләр аны көткәндер! «Элек бит юллар бик начар иде, — ди Рәфис абый. — Әгерҗедән көнен кайтып җитеп булмаган чаклар булды, хәзерге кебек кулда телефоны да юк иде. Күп вакытым юлда үтте инде…» Рәфис абыйның мактау кәгазьләре бер кочак. Үз вакытында иң алдынгы шофер, яшьләр өчен менә дигән остаз була авылдашым. Гомерлек яр итеп, туган авылының иң чибәр, иң сөйкемле, тыйнак, эшчән, кап-кара толымнары җилкәләреннән төшеп торган кызны — Мөнҗияне сайлый ул. Күп балалы гаиләдә үскәнгәме, килен булып төшүгә, олылар белән бергә яшәүгә тиз ияләшә Мөнҗия апа. Ярты гасыр пар канатлы тормышның 25 елын кайнана белән тора. Көнне төнгә ялгап, 35 ел терлекчелектә эшли, Рәфис абый белән бергәләп дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. «Колхозда эшләгән елларны искә төшерсәк, исләр китә, ничек җитешкәнбездер? Рәфис гел юлда, үзем фермада. Балаларны… кайнанам карашты, булышты инде, урыны оҗмахта булсын…» — ди Мөнҗия апа. Кызлары кул арасына керә башлауга алар да әниләренә ияреп, фермага йөри башлыйлар, сыерларга ашарга бирәләр, савалар, асларын чистарталар… «Хезмәт гаиләсендә начар бала үсмәс», — диләр бит. Чыннан да, кызлар менә дигән! Алар хакында «Без, без, без идек» исемле кичәдә:

«Дүрт бөртек кыз үстердегез,
Берсеннән-берсе чибәр,
Һәрберсе кашыкка гына,
Салып йотарлык, диләр…»
— дип, сәхнәдән сөйләгән идем мин. Чибәр генәме соң?!

Кызларның иң өлкәне —  Әлфия Бурганиева районда гына түгел, Татарстанда танылган, грантка ия булганмөгаллимә, остаз.

Авылда гомер итүче кызлары Халисә дә апасыннан калышмый: Россия Федерациясе кооперациясенең 175 еллыгы билгесенә, Татпотребсоюз грамоталарына, бүләкләренә лаек булды ул. Ә иң мөһиме, сатып алучылар, үз борчуларын яшерә белгән, гел елмаеп, үз эшен белеп башкаручы бу сатучыны бик яраталар, хөрмәт итәләр.

Рәфис абыйларның Фәридәләре дә авылда төпләнде. Балалар бакчасында эшли ул. Җитәкчесе аның хакында: «Фәридә озак еллар эшен яратып, төгәл башкара, ул — минем уң кулым», — ди.

Төпчекләре Ләйсирә исә Әгерҗе үзәк хастаханәсендә иң  мөлаем, якты йөзле, ягымлы, игътибарлы  шәфкать туташларының берсе. «Куллары шифалы», – диләр авырулар аның хакында.

Кызларның дүртесенә дә хас бер шөгыльләре — әниләре кебек матур гөлләр үстерү булса, икенчесе — тәмле чәкчәк, бәлешләр пешерү. Бу уңайдан үткәрелгән бәйгеләрдә аларны уздыручылар сирәк.

Кышын, ап-ак пәрдәләрен сак кына күтәреп, тәрәз төбендәге кып-кызыл  яраннары, тамчыгөлләре арасыннан тәңкә-тәңкә карлар яуганын күзәтергә ярата Мөнҗия апа. Ак күңелле, башына чөеп кенә ап-ак яулык бәйләгән, бик ипле сөйләшүче бу сөйкемле ханымга бик килешеп тора бу халәте. Март айлары җитсә, йөрәк тагын бер җилкенеп ала һәм алар, янәшә утырып, хатирәләр яңарталар: яшьлекләренә кайтып, фотолар карыйлар…

Балалары  ямансулап утырырга ирек бирмиләр аларга, кечкенә вакытта әтиләре ял итәргә басу-болыннарга йөртсә, хәзер балалары әле кунакка алып китәләр, әле үзләре кайталар. «Минем бит бик шәп дүрт киявем бар, — ди Рәфис абый горурланып. — Сигез оныгым! Әле күптән түгел оныкчык та алып кайттылар!» Әти-әни бәхетле булсын өчен тагын ни кирәк?! Икесенең дә исән-сау булуларына, тигезлекләренә бер сөенсәләр, балалары, оныклары уңышына, бәхетенә тагын куанып яши Шәяхмәтовлар.

Ярату, тугрылык, сабырлык алиһәләре булырдай, 50 ел тигез гомер иткән, туган җиренә кендеге белән береккән, күпләргә өлге итәрдәй мондый парлар бик күп түгел. Уйлап баксаң, Шәяхмәтовларның элек колхозда, хәзер «Ак Барс-Әгерҗе» агрофирмасының Исәнбай бүлекчәсендә куйган хезмәте генә дә, бергә кушсаң – 83 ел! Авылда андый тагын бер-ике генә пар бар. Район күләмендә җыйсаң да, 10-15тән артмаслар алар, чөнки, җитәкләшеп мәңгелеккә китүчеләр юк бит ул. Туган җирләребезнең күрке булган бу «эш ат»ларын зур бер кичәгә җыеп, хөрмәт итәргә иде. Сабантуйларда билгеләп китсәк тә, яхшы булыр! Һәр тәкъдимне, башлангычны күтәреп алучы, игенче-терлекчеләргә олы хөрмәт белән караучы, киң күңелле җитәкче Илгиз Хәйдәр улы Салихов моңа һич каршы килмәс, иманым камил!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы